Нәкъ шулай дип бәһалый аны әсәрләренең берсендә танылган шагыйрь Велимир Хлебников. Бүген сүзебез үзенчәлекле сәләт иясе Давид Бурлюк хакында булыр.
Заманында безнең республикада иҗат иткән рәссам элек-электән байтак сәнгать әһелләрен кызыксындыра. Тарихи-туган якны өйрәнү музееның күргәзмә залында башлангыч алган «Бурлюк-Октябрь» арт-проекты — моның ачык мисалы. «Урыс футуризмы атасы» (футуризм — 20нче гасыр башында сәнгать һәм әдәбиятта өстенлек алган агым) буларак танылган шәхес 20нче гасыр сәнгатендәге төрле иҗади күренешләргә (перфоманс, боди-арт, эксперименталь театр һ. б.) нигез салган, дияргә мөмкин. Аның исеме, иҗат юлы Башкортстан белән тыгыз бәйле. Мәшһүр якташыбыз Рудольф Нуриев сыман дөнья күләмендә танылу алган шәхесләрнең берсе ул. Тәүдә кыскача аның тормыш сәхифәсенә мөрәҗәгать итү урынлы булыр, мөгаен.
Безнең тарафта да булган ул...
Давид Бурлюк 1882 елда Украинада туа. 1967 елда АКШта эмиграциядә вафат була. Безнең төбәк белән ни рәвешле бәйле соң иҗатчы? Баксаң, ул 1915 елның язында Уфа губерниясендәге Иглин станциясендә яшәгән икән. Шулай ук еш кына Бүздәктә гомер иткән анасы Людмила Михневич йортында да кунак булган. Беренче Бөтендөнья сугышы чорында Давид Давидович Русия армиясе хаҗәте өчен мал азыгы әзерләүдә булыша. Ике ел Башкортстанда яшәү дәверендә 200гә якын гаҗәеп сурәтләр иҗат итүгә ирешә. Шуларның 37се 20нче гасыр авангард урыс сәнгатенең иң чагу мисаллары булып тора. Картиналар М. В. Нестеров исемендәге Башкорт сәнгать музеенда саклана. Русиядә эшләгән мәлендә иҗат иткән иң тулы һәм югары сыйфатлы әсәрләр җыелмасы бу. Сурәтләрендә Бурлюк гади крәстиән көнкүрешен чагылдыра, җете-чагу төсләр ярдәмендә халык тормышына кагылышлы төрле вакыйгалар, образларны тасвирлый. Алардан гаҗәеп рух күтәренкелеге, сафлык-самимилек бөркелә сыман. Әйткәндәй, рәссам Уфага еш килә, андагы сәнгать түгәрәге утырышларында катнаша. Әлеге түгәрәк ул чорда яшь башкорт рәссамнарын берләштерә. 1918 елгы революциядән соң Давид Бурлюк атаклы шагыйрь Владимир Маяковский белән Урал һәм Себер яклары буйлап сәфәргә юллана, Уфага кереп чыгу форсатын да таба. «Шунысы игътибарга лаек, инде йөз ел гомер үтсә дә, Давид Бурлюк сурәтләре, шигырьләре, һичшиксез, бүгенге көн рухына да җавап бирә», дип билгели сәнгать белгечләре.
Инде күргәзмә залында тәкъдим ителгән эшләргә килгәндә. Биредә республика, Мәскәү, Милан (Италия) авангардчы рәссамнарның иҗат җимешләре урын алган. «Урыс футуризмы йолаларын дәвам итеп һәм аның белән элемтәгә кереп, күргәзмәдә катнашучылар әлеге сәнгать төрен хәзерге заман мохитенә күчерә, вакыт, образ, уй-фикерләр бәйләнешен тергезә», дип билгели чараны оештыручылар. Экспозициядә катнашучы авторлар арасында — В. Ханнанов, А. Терегулов, И. Гыйльманов, М. Рошняк, А. Хансен, һ. б. Проектта Октябрьский рәссамнары эшләре дә күрсәтелгән.