Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
27 сентябрь 2018, 12:43

«Эшең булса йөз, туклыклы булыр көз»

Борынгыдан төрле милләт халыклары кырларда һәм бакчаларда урып-җыю эшләре тәмамлангач, «Уңыш бәйрәме»нә әзерләнә башлый.

Борынгыдан төрле милләт халыклары кырларда һәм бакчаларда урып-җыю эшләре тәмамлангач, «Уңыш бәйрәме»нә әзерләнә башлый.

Ул ямьле җәйне озатып, мул җимешле, «алтын» көзне каршы алу йоласы буларак күзаллана. Күркәм гадәт буенча, көзге муллык бәйрәмен күркәм табын әзерләп, яхшы кәеф белән каршы алалар.
Агымдагы елда шәһәребезнең «Милли мәдәниятләр үзәге»ндә дә көзге уңыш җыю тәмамлануга багышланган чара оештырылды. «Уңыш бәйрәме» исемле бәйгедә катнашуга барысы 29 гариза килде.
Күргәзмә бик күңелле, иҗат җимешләренә бай булуы белән хәтергә кереп калды. Анда шәһәрдәшләр, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, милли берләшмәләр коллективлары катнашты. Бәйгечеләр эшен жюри әгъзалары: ветераннар советы рәисе Юрий Корольков, шәһәр хатын-кызлары советы рәисе Асия Моффазалова, «Милли мәдәниятләр үзәге» директоры вазыйфасын башкаручы Регина Евсеева бәяләде.
«Уңыш бәйрәме» күргәзмәсендә табигать байлыкларыннан әзерләнгән күп сандагы эшләнмәләр белән танышу, аларны тәмләп карау мөмкин булды. Шулай ук бәйгечеләр кышкылыкка тәмле кайнатмалар, кабымлыклар әзерләү серләре белән дә уртаклашты. Кызыклы экспонатлар белән фотога төшәргә теләүчеләр дә күп булды. «Милли мәдәниятләр үзәге»нең иҗат коллективлары чыгышы бәйрәмгә ямь, күңелгә күтәренке кәеф өстәп торды.
Бу арада күргәзмә гөрләп эшләвендә булды. Яшелчә тулы кәрзиннәр, зур-зур кабаклар, чәк-чәк, бавырсаклар, cамавырлы өстәлләр һәр тамашачыны үз янына чакырып тора сыман. Конкурста катнашучыларның иҗат эшләре белән якыннанрак танышыйк.
Кабак — бер карашка гади генә яшелчә төре. Әмма иҗатчылар хыялы белән ул искитмәле төсмерләргә керә ала икән. Мәсәлән, кабактан Золушкага бик матур карета, яки чагу бәйрәм шәмдәле ясарга, шулай ук тәмле нигъмәтләр әзерләргә мөмкин. Бу эшләнмәләр 36нчы балалар бакчасы тәкъдимендәге күргәзмәдә урын алган. Ә менә Галиуллиннар гаиләсе (36нчы бакчаның 8нче төркеме) «Маша һәм аю» мультигына багышланган композиция ясаган. Монда да төп «герой» — шул гади генә, ләкин серле дә, татлы да кабак...
«Улыбка» балалар бакчасы тәрбиячеләре ата-аналар белән берлектә «Крокодил Гена, Шапокляк һәм башкалар» исемендәге гүзәл композиция әзерләгән. Бу төркем иҗат эшләренә гүя бар күңел җылысын, илһамын салган. Шуңадырмы, алардан аерым бер нур, җылылык бөркелә сыман.
«Көз бүләкләре» исемле бәйге эше дә игътибарны җәлеп итә. Андагы эшләнмәләрне ата-аналар балалар белән берлектә иҗат иткән. Биредә «Дуслык бакчасы»н, «Көзге агач»ны, җиләк-җимеш ташучы «Күңелле паровоз»ны күрергә мөмкин иде.
Шәһәрдәшләр фикерен ишетү ниятендә оныкларын иярткән Ирек агага сүз кушам.
— Данил һәм Максимны әбиләренә илтергә чыккан идем, — ди Ирек Сәгыйт улы. — Күңелле җыр-моң ишетеп, юл уңаеннан бирегә кагылырга булдык. Һәм... чын могҗизалар иленә юлыктык, дисәм, ялгышмасмын! Нәрсә генә юк күргәзмәдә: керпе-куяннар дисеңме, әкият геройларын чагылдырган эшләнмәләр дисеңме. Боларның һәммәсе дә хуҗалыкларда җитештерелгән табигый продуктлардан ясалган. Бу үзе зур соклануга лаек ич! Шәһәребездә шундый оста куллы, ачык күңелле кешеләр яшәвен белү аеруча сөендерде.
— Нигъмәтләрне тәмләп карадыгызмы соң?
— Әлбәттә, яшелчә-җимешләрдән авыз иттек. Әнә, оныклар хәтта шундый тәмле ризыклардан «телләрен югалтты» ахры, сөйләшмиләр дә... (көлә).
— Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек телибез. Бәйрәм белән!
... Шәһәрдәшләр белән әңгәмәләшкән арада жюри әгъзалары бәйгечеләрнең иҗат эшләре белән танышты. «Талларым», «Родные напевы», «Ынйылар» ансамбльләре аларны җыр-моң белән каршылады. «Улыбка» бакчасы хезмәткәрләре дә музыкаль «күчтәнәч» — үзләре иҗат иткән такмакларны бүләк итте.
Ниһаять, нәтиҗәләр ясалды. Бүләкле урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
Балалар бакчалары арасында «Улыбка» — җиңүче. «Золотая рыбка» һәм «Колокольчик» бакчалары 2нче һәм 3нче урыннарда.
Башка төркемнәрдә:
«Яшел дөнья» клубы — 1нче, «Видергебурт» милли-иҗтимагый берләшмәсе — 2нче, «Родные напевы» халык вокал ансамбле 3нче урын яулады.
Балалар экология-биология үзәге һәм 2нче китапханә махсус бүләкләргә лаек булды.
... «Эшең булса йөз, туклыклы булыр көз» диләр. Дөрестән дә, көз — басулардан җыеп алынган иген, бакчалардан җыелган яшелчә, җиләк-җимеш бит ул. Бу нигъмәтләрнең кешеләр өчен файдасы бик зур.
Язын-җәен бакча, кырларда тырышып эшләгән якташларның хезмәтен зурлаучы «Уңыш бәйрәме» ише чаралар үз эшеңнең әһәмиятен, кешегә кирәк булуыңны тоемларга мөмкинлек бирә.


Л. ГАБИТОВА, автор фотосы.
Читайте нас: