Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
27 сентябрь 2018, 12:27

Башкортстан Башлыгы Октябрьскийда эш сәфәрендә

22 сентябрьдә Республика Башлыгы Р. Хәмитов эш сәфәре белән Октябрьскийда булды.

22 сентябрьдә Республика Башлыгы Р. Хәмитов эш сәфәре белән Октябрьскийда булды.
Рөстәм Зәки улы иң тәүдә өченче су тәэминаты комплексын сафка кертү төзелеше белән танышты. Әлеге төзелеш республиканың 100 еллыгына тәгаенләнгән 100 объект исемлегенә кертелгән. Башкортстан Башлыгын озатып йөрүчеләр арасында БР табигатьтән файдалану һәм экология министры Илдар Хадыев, төзелеш һәм архитектура буенча БР Дәүләт комитеты рәисе Григорий Невоструев, БР сәнәгать һәм инновацияләр сәясәте министры вазыйфаларын башкаручы Урал Насыйбуллин, Октябрьский хакимияте башлыгы Алексей Шмелев һәм башка рәсми затлар бар иде.
Мәгълүм булганча, элеккеге су тәэминаты челтәре сыйфат таләбенә җавап бирми иде. Нәтиҗәдә яңа система төзү турында карар кабул ителде. Бу җәһәттән 1,8 млрд сум бүленде. Су тәэминаты системасын яңарту кысаларында заманча ике катлы лаборатория төзелде. Анда көн саен шәһәргә килүче су сыйфаты тикшерелә. Элек су катылыгы 11-12 берәмлек тәшкил иткән булса, бүген ул 7 берәмлеккә төшерелгән. Бу нормага туры килә. Су тәэминатының яңа системасын сафка кертү шәһәрне тәүлегенә 33,7 мең кубометр сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итү мөмкинлеген бирә, электр энергиясен тотынуны 20 % киметә. Җәй көне су кытлыгы да булдырмый. Резервлар шәһәргә арытаба киңәю ихтималлыгын бирә.
Рөстәм Хәмитов яңа система төзүчеләренә рәхмәт белдерде. Предприятие хезмәткәрләре сүзләренчә, су сыйфаты яхшыру махсус тикшеренүләрдән башка да сизелә. Төбәк Башлыгы шәһәрдә канализация челтәрен реконструкцияләү, яңа чистарту корылмаларын булдыру зарурлыгын да ассызыклады. Бу максатларга 1,5 млрд сум акча кирәк. Бүгеннән үк проект документларын әзерләү бурычы куелды.
Арытаба Рөстәм Зәки улы «Евротекс» җәмгыяте эше белән танышты. Компания пар, дымлылык тәэсиреннән, җилдән саклаучы чималлар җитештерү буенча алдынгылардан санала. Предприятие буйлап экскурсияне генераль директор Руслан Шәрипов үткәрде. Рөстәм Хәмитов җитештерү мәйданчыкларын, склад биналарын карады, хезмәткәрләр белән аралашты. Төбәк Башлыгы БР сәнәгать һәм инновацияләр сәясәте министрлыгы алдына тизүсешле предприятиеләрне хуплау мәсьәләсен хәл итүне куйды. «Алар — сезнең потенциал, кешеләр — безнең ныклы терәгебез», диде ул.
«ПетроТул» җәмгыятендә очрашулар да фәһемле булды. Биредә нефть һәм газ скважиналарын бораулау өчен инженер-техник хезмәтләндерү төрләренең тулы спектры тәкъдим ителә. Төп заказчыларның берсе — «Башнефть» компаниясе. Рөстәм Хәмитов сәнәгать мәйданчыклары, җиһазлар, продукция үрнәкләре белән танышты, предприятие җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре белән әңгәмәләште. «ЕRP» системасын кертү мәсьәләсен дә күтәрде. «Аннан башка булмый. Материалларны исәпкә алырга, планлаштырырга, системага салырга кирәк», — диде ул. Шулай ук «сакчыл җитештерү» алымнарын кертү ихтималлыгы, эш нәтиҗәлелеген күтәрү мөмкинлегенә кагылышлы сөйләшүләргә дә урын бирелде. Моннан тыш Төбәк Башлыгы «ПетроТул» тарафыннан төзелгән объектлар — балалар уен мәйданчыгы (мәйданы 2 мең кв. м.), 180 тамашачыга исәпләнгән футбол кырында булды. Шәһәрдә төзеләчәк социаль объектлар проектлары белән танышты. Алексей Шмелев комплекслы спорт мәйданчыкларын тергезү хакында сөйләде. Алар Республика Башлыгы йөкләмәсенә ярашлы төзеләчәк.
Эш сәфәре ахырында Рөстәм Зәки улы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Продукция сыйфаты белән кызыксынды, шәһәр халкы, җитештерүчеләр, эшкуарлар белән әңгәмәләште.

Читайте нас: