Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
21 сентябрь 2018, 17:42

«Чүп-чар җыюның да кагыйдәләре бар!»

«Иртән-иртүк тордың исә, шунда ук үз планетаңны җыештырырга, тәртипкә салырга кереш». Мәшһүр язучы, хәрби очучы Сент-Экзепюри сүзләре бу. Ифрат еш китерелә алар. Тик тирәнтен мәгънәсенә төшенә микән күпләребез әлеге фикернең?

«Иртән-иртүк тордың исә, шунда ук үз планетаңны җыештырырга, тәртипкә салырга кереш». Мәшһүр язучы, хәрби очучы Сент-Экзепюри сүзләре бу. Ифрат еш китерелә алар. Тик тирәнтен мәънәсенә төшенә микән күпләребез әлеге фикернең?


«Иярегез уңай үрнәккә!»
Шундый заманага килеп җиттек, җәмәгать, чын мәгънәсендә чүпкә «күмелеп» барабыз. Коточкыч хәл. Җирдә дә, күктә дә хакимлек итә ахрысы ул чүп-чар дигәннәре. Моның ни дәрәҗәдә хәвефле икәнен бик аңлап та җиткермибездер. Адәм баласының гадәте шундый: «борын төбенә» китереп өймичә, сизмәмешкә салышып тик йөри. Җәмгыять алга барган саен, чүп-чар өемнәре дә «яңа продукция»гә тулылана. Еллар дәвамында да юкка чыкмый торган калдыклар ишәя. Әлбәттә, кешелек дөньясы туктаусыз баш вата. Нәрсә эшләргә ул чүп өемнәре белән, кай тарафларга олактырырга? Берәр файдалы гамәлгә кулланып буламы калдыкларны?
Чүп-чарны теләсә кайда ташламау, махсус тәгаенләнгән контейнерларга китереп җиткерү, калдыкларны төренә карап аерып салу һәркемнең кулыннан, көченнән килә торган эш. Анысын да үтәмәүчеләр байтак, кызганычка каршы. Бер ише «акыллы башлар» чүп тулы пакетын гомум коридорда калдырып китә хәтта. «Берәрсе үтешли эләктерер әле», дип уйлыйлардыр күрәсең. Бәлки уйлап та бирмиләрдер...
Бөтен дөнья күләмендә Чисталык көнен игълан итү — үтә кирәкле гамәл. Урамнарны чүп-чардан арындыру өндәвенә һәммәсе дәррәү кушылмаса да, тынгысыз җаннар байтак ич арабызда. Башкарган эшләре хакында кычкырып, күкрәп кагып йөрми андыйлар. Менә бүген дә тирә-як мохит иминлегенә битараф булмаган, туган табигатькә сакчыл мөнәсәбәт турындагы сүзләрне йөрәге белән якын кабул иткән шәһәрдәшләр әйләнә-тирәне ямьсезләгән чүп-чар өемнәренә каршы көрәшкә чыкты. Яшьләре дә, һөнәрләре дә, мавыгу даирәләре дә төрлечә аларның. Максатлары, ниятләре исә уртак — кулдан килгәнчә пөхтәлек, чисталыкка юл яру, хәрәкәткә кушылырга батырчылыгы җитмәгән якташларны да гомум эшкә җәлеп итү. Уңай үрнәккә иярергә теләк белдерүчеләр табылмый калмас!
Әлегә исә чарада катнашучыларның кайберләре белән таныштырып үтмәкчемен. Шулай итеп, без 29нчы төбәктә. Юл буенда шау-гөр килеп чүп-чар җыеп йөрүче үсмерләргә тап булам. 22нче мәктәпнең 8г сыйныф укучылары икән. «Безнең мәктәптән ерак та түгел биләмәне җыештырырга булдык, — ди сыйныф җитәкчесе Альбина Бәдретдинова. — Уртак эшкә өлешебезне кертергә телибез. Тирә-юньгә хәстәрлекле мөнәсәбәт хакында һәрдаим сөйләшүләр алып барабыз, әлбәттә». Үсмерләр сер бирми, эш белән мәшгульләр. Шаярышып-көлешеп алырга да өлгерәләр. Капчыклар исә вак-төяк чүп-чар белән тула бара. «Урамнарның күзгә күренеп чистаруы куандыра», — ди Алина Хәмидуллина, Катя Рожнова. Уңган кызларны сыйныфташлары Аделина Ямалиева һәм Евгений Платонов та хуплый: «Анысы хак. Пөхтәлек һәр җирдә кирәк. Тик шулай да, теләсә кайда чүп ташламасалар, яхшырак булыр иде. Культура җитешми барыбер да күпләргә». Төпле фикер йөртә яшь буын.
Арытаба сәфәрем 28нче бистәдәге 13нче йортка таба булыр. Экологик чарада катнашучылардан бер төркем нәкъ шушы өй янында очрашырга тиеш. Яшь кенә ханымнар елмаеп каршылый. Араларында кечкенә малай да бар. Танышабыз. Чараны оештыручыларның берсе — Ольга Тинякова. Хәрәкәт активистлары — Елена Гәрәева, Айгөл Ануфриева. Малай Таһир исемле булып чыкты. Әнисе Елена белән килгән икән. «Алты яшьтәмен, 35нче балалар бакчасына йөрим», ди. Бик мәслихәт. Кечкенә дә, төш кенә. Күренеп тора, тәвәккәл егет!

«Ни генә юк биредә...»
«Бүген без 21нче төбәккә таба биләмәне җыештырабыз, — ди Ольга. — Ифрат чүпле урыннар». Чыннан да, 28дән 21гәчә сузылган юл бик тә аулак. Шешә «дуслары»на, кеше күзеннән читтә кәеф-сафа коруны хуплаган шикле бәндәләргә хөррият. Агач-куак арасында ышык. Хәер, маэмайлар да үз итә бу якларны... 20 ел элек ничек булса, әле дә шул килеш, үзгәрешсез. Әйе, шактый кыенга туры килер биредә тәртип урнаштыручыларга... «Шәһәрдәшләр Чисталык көненнән читтә калмас, дип ышанабыз, — ди Ольга. — Белешмә җитәрлек күләмдә бирелде: Интернетта, матбугат басмаларында, очрашулар вакытында да... Игъландагы телефонга шалтыратучылар күп булды. Бүген иртән дә бәйләнешкә керделәр хәтта. «Без дә кушылырга телибез», диләр. Яшьләр сарае каршында җыелучылар да бихисап. Алар төрле юнәлештә эшкә кереште дә инде. Кайтышлый безгә дә ярдәмләшерләр ихтимал...»
«Тотындык!» Капчыкларны — кулга! Ольга янә бер тапкыр кисәтә: чүпне өч капчыкка тутырырга. Берсенә көнкүрештәге калдык-постык, икенчесенә пыяла, пластик, аллюминий ишеләрне салырга. Өченче капчыкта хәвефле калдык әйберләр (аэрозоль, батарейкалар, һ. б.) урын алачак. Мәгълүм ки, шешәдән дә күп нәрсә юк безнең көнкүрештә. Андагы сыекчаны түгәргә, бөкесен салдырырга, шешәнең үзен нык кына кыскаларга, ямьшәйтергә туры килә. Капчыкта артык урын алмасын өчен. Таһирга игътибар итәм. Шундый оста башкара кушылганны, искитмәле. «Бакчадагы дусларыңа сөйләрсең инде бүгенге эшләрең турында. Кызыгып та куярлар әле», димен. Олыларча баш кына кага. Егет кеше сүз «боткасы» куертмый шул...
Йә, Хода, ниләр генә ыргытмый, уйласаң, адәм балалары йөрегән юлларында. Пыяла кисәкләрен махсус ваклаганнар, диярсең. Табын корып утырганның соңында калган күмер кисәкләре, целлофан, ризык калдыклары. Хәтта ки әллә ничә төргәк видеокассеталарга хәтле тап булдык. Хаҗәте беткәч, ташлаганнардыр. Йорт янәшәсендә куелган контейнерларга ыргытып булмады микәнни... Ул гына да түгел (әйтсәм әйтим инде), тизәкле бала чүпрәкләренә кадәр юлыкты җыештыручылар. Менә сиңа «бишектән бирелгән тәрбия»! Ташландык, калдык-постык әйберләр телсез, әмма хуҗаларын фашлый сыман тоелды миңа...
Ул арада безгә янә ике ханым кушылды. Аббасова Эсмира, Наталья Павлова — «Дуэт» компаниясе хезмәткәрләре. «Интернетта укып белдем шимбә өмәсе турында, — ди Эсмира. — Тәүге катнашуым түгел мондый чараларда. Элегрәк Фәния Усманова җитәкчелегендә өмәгә чыга идек. Әле дә калмаска тырышам. Күршеләрне, бергә эшләгән ахирәтләрне дә үгетлим. Байтагы аңламый: «Сиңа бөтенесеннән дә артык кирәкмени, ни хаҗәтемә ул өмә?», диләр. «Балаларыгыз үсеп килә. Алар киләчәге өчен борчылмыйсызмы?», дип тә карыйм. Кемдер бераз уйга кала, кемдер юк...». «Әле генә 21нче төбәктән кайтышым, — әңгәмәгә Наталья да кушыла. — Андагы мәхшәрне күрсәгез... Җыештырырга ниятләп килгән кызларның бер ише түзәлмәде андагы «муллык күренешенә», үзен начар хис итә башлады хәтта. Кая бара бу халык, нигә иртәгәсен кайгыртмый?!»
Шунысын ассызыклау мотлак, биләмәне бар булмышын биреп чистартучы әңгәмәдәшләрем бу тирәдә яшәми дә, башка төбәкләрдән. Ә менә фәкать монда гомер кичерүчеләрнең ник берәрсе өмәгә кушылсын, һәрхәлдә туктап сорашсын, рәхмәт әйтсен, ичмасам. Югыйсә, каршы йорт тәрәзәләреннән ханымнарның ни белән шөгыльләнгәне аерымачык күренеп тора. Шушы тирәдә яшәүчеләр мәнфәгатендә хезмәт сала түгелме гүзәл затлар. Аларның сабыйлары җәрәхәтләнмәсенгә түгелме?! Һай, калын да соң битарафлык, гамьсезлек «битлеге»... «Күршеләрем мине гомумән аңламый, — ди әнә Елена да. — Фортепьяно алган идем яңарак, бөтенләй аптырадылар. Нигә кирәк ул, диләр. Рухи азыкка да мохтаҗ бит әле адәм баласы». «Җирне чүп-чардан арындыру барышында син үзең дә пакьләнәсең ич, — дип өсти Ольга. — Рухи яктан чистарынасың. Тормышыңа да уңай тәэсир итми калмый бу гамәл. Монастырьларда көн күрүче диндарларны гына алыгыз. Алар җыештыру эшләрен иң файдалыга, хөрмәтлегә саный. Хәтта ки сорап та алалар икән... « Менә шулай, җәмәгать, һәрьяклап гыйлемле, фәлсәфи фикерләүгә сәләтле дә яңа танышларым.
... Өмәдән соң тирә-юнь сафланып, иркен тын алып кала. Үлән-куакларга кадәр канәгать елмая сыман... «Һәркайсыбыз әлеге гамәлгә өлешен кертү мөмкинлегенә ия бит, шул хакыйкатьне җиткезәсе иде якташларга. Чистарткан саен шәһәребез матурланып, яшәреп китә. Халык аңы, мәдәнияте дә үсә. Иң мөһиме — балалар өлкәннәргә карап өлге ала. Мондый төр чаралар — менә дигән тәрбия ысулы». Өмәчеләр хаклы. Хезмәт күнекмәләре җитенкерәми яшь буынга. Төрле түгәрәкләр, секцияләр, күңел ачу чаралары әйбәт нәрсә анысы. Тик «эш», «хезмәт» төшенчәсенә дә игътибарны киметү ярамас. Югыйсә, җәмгыятьнең кай тарафка барып «төртелүен» шәйләми дә калуыбыз ихтимал.
... Унбер капчык (!) чүп-чар җыйды яңа танышларым бу көнне. Ахырда әлеге «байлык» махсус оешмалар карамагына тапшырыла. Бүгенгә исә сәфәребез тәмам. Күпмегә кадәр чиста килеш сакланыр икән биләмәләр, сукмаклар? Озаккарак вакытка булсачы. Башкалар хезмәтен ихтирам итсә иде бирегә юллары төшкән күпсанлы узгынчылар. Намус төшенчәсе уянса иде күңелләрдә...

С. ГАРИФУЛЛИНА, автор фотолары.


Читайте нас: