Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
14 сентябрь 2018, 17:26

Сез — өметебез, киләчәгебез!

Балалар — безнең киләчәгебез, имин, бәхетле тормышка өметебез. Шуның өчен дә олылар каршында тәү чиратта яшь буынга яхшы тәрбия бирү һәм үсәр өчен уңайлы шартлар булдыру бурычы тора.

Балалар — безнең киләчәгебез, имин, бәхетле тормышка өметебез. Шуның өчен дә олылар каршында тәү чиратта яшь буынга яхшы тәрбия бирү һәм үсәр өчен уңайлы шартлар булдыру бурычы тора.
«Аю да, аппагым, керпе дә, йомшагым», дигән әйтемдәге кебек, һәркемнең баласы үзенә якын, сөйкемле, акыллы да. Тик баланы гел янәшәдә генә тотып булмый, үсә төшкән саен аны үзеңнән ераклаштырырга, мөстәкыйль тормышка өйрәтергә кирәк. Бу уңайдан балалар бакчалары, мәктәпләр ярдәмгә килә. Әмма дөньяны танып-белү «дәресләре» уку йортлары белән генә чикләнми. Сүз балалар өчен оештырылган бәйрәм чаралары турында бара. Нәкъ алар ярдәмендә малайлар-кызлар төрледән-төрле һөнәрләр белән таныша, үзләрен иљат, спорт, сәнгать өлкәсендә сынау мөмкинлеге ала.
Октябрьскийда «Уфанет» компаниясе тарафыннан үткәрелүче «Балалар — безнең киләчәгебез» чарасын шәһәрдәшләр, аеруча беренче сыйныф укучылары ел саен зур дулкынлану белән көтеп ала. Әлеге бәйрәмнең иң күркәм өлеше булып, һичшиксез, «Беренче сыйныфлар аллеясе» исемле фотосурәтләр стенды торадыр. Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән малайлар-кызлар анда дусларын, классташларын эзли, фото астындагы язмаларны укый. Әйткәндәй, анда бик күп кызыклы мәгълүмат табарга була. Мәсәлән, быел беренче сыйныф укучылары арасында иң күп таралган исем кызларда — Арина (18 кеше) һәм Полина (17), малайларда — Тимур (29) һәм Артем (20) икән. Ә иң популяр һөнәрләргә полицейский (112 кеше), табиб (62), стоматолог (47), шулай ук ветеринар, янгын сүндерүче, төзүче, футболист һ. б керә.
Агымдагы елда бәйрәм чаралары БР Дәүләт љыелышы — Корылтайга депутатлар сайлау көненә туры килде. Әти-әниләр тавыш бирүдән соң, балалары белән берлектә «Нефтьче» паркына юл алды.
Оештыручылар, гадәттәгечә, сынатмаган, нәниләр өчен иң кызыклы, мавыктыргыч уен-бәйгеләрне әзерләгән. Яшь октябрьскийлыларда полиция, янгын сүндерү, авария-коткару хезмәтләре урнашкан мәйданчыклар зур кызыксыну уятты. Алар осталык дәресләрен игътибарлап тыңлады, каска, противогаз ишеләрне киеп тә карады.
Комда рәсем төшерүдә кызлар аеруча тырышлык күрсәтте. Ә менә малайлар электрон идарә ителүче уенчык машиналар ярышы барган мәйданчыкны үз итте. Биредә үзеңне тамашачы сыйфатында гына түгел, ә узышчы буларак та сынау мөмкин иде!
Озын гәүдәле курчак-кешеләр, «Майнкрафт» компьютер уены геройлары белән фотога төшәргә теләүчеләр дә күп булды. Балалар яраткан персонажлары белән хәтта әңгәмә корырга да, төрле сораулар бирергә дә тырышты. Гомумән, бу көнне малайлар-кызларга бер минут та тик торырга форсат булмады. Уен-күңел ачу чаралары берсен-берсе алыштыра килде, тирә-юнь балаларның шат авазларыннан яңгырап торды...
Бәйрәм чараларында зур теләк белән катнашкан яшь октябрьскийлылар тагын бер тапкыр үзләренең љитез дә, акыллы һәм зирәк тә булуын күрсәтте. Безнең өметебез, ышанычыбыз булган шушы малайлар-кызлар киләчәктә төбәгебезне данлый алырлык батыр егетләр, эш сөючән акыллы кызлар булып үсәр, дип ышанасы килә.


Л. ГАБИТОВА.
Читайте нас: