Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
14 сентябрь 2018, 17:32

Программист — акыллылар һөнәре

2009 елның 11 сентябрендә ул вакыттагы Русия Президенты Дмитрий Медведев яңа бәйрәм — Программист көнен билгеләү турындагы указга кул куйды. Шул вакыттан елның 256нчы көнендә (гадәттә — 13нче, ә кәбисә елында 12 сентябрьдә) илдә Программист көне билгеләнә.

2009 елның 11 сентябрендә ул вакыттагы Русия Президенты Дмитрий Медведев яңа бәйрәм — Программист көнен билгеләү турындагы указга кул куйды. Шул вакыттан елның 256нчы көнендә (гадәттә — 13нче, ә кәбисә елында 12 сентябрьдә) илдә Программист көне билгеләнә.
Программист — санак (хисап) өчен программалар төзү һәм эшкәртү буенча белгеч, ягъни программалаштыручы. HeadHunter рекрутинг порталы мәгълүматлары буенча, Башкортстанда вакансияләр базарының 7,6% ИТ-өлкә алып тора. Русиядә быел ИТ-белгечләр өчен хезмәт хакы буенча уртача тәкъдим аена 62,5 мең, Башкортстанда 42,7 мең сум тәшкил итә.
... Көнкүреш тормышыбызда программист хезмәте белән без адым саен — телевизор, радио, телефон һәм башка техника кулланганда очрашабыз. Бүгенге көндә ул иң кирәкле һөнәрләрнең берсенә әверелде.
90нчы елларда «программист» сүзен ишетүгә күз алдына күзлекле, тузгыган чәчле, һәрвакыт нидер уйланып, аңлашылмаган телдә сөйләнеп йөргән ир-егет сурәте килә иде. Бүгенге заманда бу образ төптән үзгәрде. Хәзер программистлар зәвыклы киенә, яхшы машинада йөри, акыллы һәм итәгатьле булуы белән аерылып тора...
Һөнәри бәйрәм уңаеннан гәзит укучыларны булачак программист — Октябрьский нефть колледжының «Компьютер челтәрләре» юнәлешендә 4нче курста укучы Камилә Фаат кызы Ханеева белән таныштырмакчы булдык. Сәләтле кыз системалы администратор һәм компьютер челтәрләре технигы һөнәрен үзләштерә.


— Камилә, программист белгечлеген сайлавың нәрсәгә бәйле?
— Моның кечкенә тарихы бар. Мин үзем Татарстан якларыннан. Укуымны Казанда, энергетика юнәлешендә дәвам итмәкче идем. Әмма соңгы минутларда диярлек, ул бүлеккә егетләрне генә кабул итүләре билгеле булды. Шул вакытта язмыш мине Октябрьский нефть колледжына алып килде. Дөресен әйткәндә, мин моңарчы бу шәһәрнең барлыгы хакында да белми идем. Әмма биредә укуыма һич кенә дә үкенмим. Баштагы мәлләрдә артык гади күренсә дә, бүген инде Октябрьский туган шәһәремдәй якын... Һөнәргә килгәндә, программалаштыру киләчәктә тагы да зуррак үсеш алачак дип уйлыйм. Ул инде бүген дә тормышыбызның бар өлкәләренә кагыла: без техника заманасында яшибез, ансыз яшәешне күз алдына китерүе дә кыен. Шуңа күрә, бу белгечлеккә ия булган кеше беркайчан да югалып калмаячак, аңа һәрвакыт ихтыяљ булачак. Ә ихтыяљ булганда, эш урыны да табыла, яхшы хезмәт хакы да түләнә...

— Программист нәрсәләр эшли? Бу кызыклымы?
— Көндәлек бурыч — љитди мәсьәләләр өстендә эшләү, техника төзелешен, аның эченә салынган программаларны љентекле тикшерү-күзәтү, кешеләргә файдалы булырдай әйберләр уйлап табу. Иң тәүдә гади программалар төзисең, сайтлар язу өчен программалау телләрен (мәсәлән, HTML, PHP) өйрәнәсең. Бу гамәлләр көннән-көн мавыктыргыч була бара, яңадан-яңа төшенчәләрне аңлый башлыйсың.

— Шушы һөнәргә уку өчен нинди фәннәргә өстенлек бирү зарур?
— Әлбәттә, информатика, математика белән дус булу кирәк. Иң гади офис программаларын, шулай ук инглиз телен белү дә бик файдалы. Шулай ук даими рәвештә белемне камилләштерү мөһим. Моның өчен хәзер мөмкинлекләр бик күп. Аларның иң уңайлысы — интернеттагы видеоязмалар, махсус курслар.

— Киләчәктә үзеңне нинди белгеч сыйфатында күрәсең?
— Офиста компьютер челтәрләрен хезмәтләндерүче итеп. Әлегә ниндидер билгеле планнар юк, әмма киләчәктә югары технологияләр юнәлешендә белемне үстерүне дәвам итмәкчемен.

— Укудан тыш нәрсәләр белән шөгыльләнәсең?
— Колледж студсоветының мәдәни-массакүләм хезмәтенә рәислек итәм. Ягъни, төрле чараларны (мисалга, «Физика буенча Кубок — 2016», «Яшь педагог — 2017» конкурслары) оештыру, әзерләү һәм үткәрү, алар буенча хисап ясау минем өстә. Шәһәр күләмендә оештырылучы СПИД, ВИЧ авыруларын кисәтүгә юнәлтелгән наркопостларда даими рәвештә бүләкле урыннар яулыйбыз. Гомумән, миңа кешеләр белән эшләү бик ошый. Бу яңа танышлыкларга юл ача, белем даирәсен киңәйтергә булыша. Шундый чаралар ярдәмендә үзеңне љәмгыятьтә дөрес тотарга, башкалар белән уртак тел табарга өйрәнәсең. Әйткәндәй, матбугат чаралары эшчәнлеге белән дә берникадәр дәрәљәдә танышмын. Мәктәптә укыганда уку йортында чыгучы гәзитнең редакторы идем...
— Әңгәмәң өчен зур рәхмәт, Камилә! Сиңа киләчәктә дә гел уңышлар, яңа ачышлар юлдаш булсын!

Л. ГАБИТОВА, автор фотосы.


Читайте нас: