Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
14 сентябрь 2018, 17:28

«Бәхет өчен күп кирәкми...»

Балачакта, яшьлек елларында бәхет өчен күп нәрсә кирәкми кебек.

Балачакта, яшьлек елларында бәхет өчен күп нәрсә кирәкми кебек.
Сабыйлыкта кыз балаларга — матур курчак, малайларга — уенчык машина, үсмер чорда — модалы кием, кыз-егет булгач — сөйгән яр... Ә инде шуларның берсе генә булмаса да, «мин бәхетсез» дияргә ашыгабыз. Тик олыгая барган саен гына чын бәхетнең сәламәт һәм әти-әниле булуда икәнлеген аңлый башлыйбыз...
Сәламәтлек дигәннән, шәһәребездә балаларны сәламәтләндерү юнәлешендә эшләүче учреждениеләр байтак. Аларның берсе — республика туберкулезга каршы «Толпар» балалар шифаханәсенең Октябрьский филиалы. Ул чыршы-наратлар үсеп утырган матур табигать кочагында, экологик чиста төбәктә урнашкан. Биредә балалар фтизиатрларында исәптә торган, Манту пробалары уңай нәтиљә биргән, сулыш алу, азык эшкәртү органнарында, нерв системасында хроник авырулары һәм социаль хәвеф факторлары булган балалар сәламәтлеген ныгыта. Шифаханәдә күп төрдәге дәвалау чаралары кулланыла: тоз шахталары (галокамера); яктылык һәм электр, шулай ук үләннәр һәм кымыз белән дәвалау, массаж, дәвалау физкультурасы, физиотерапия һ. б. Боларның һәммәсе дә организмның авыруларга каршы торучанлыгын арттырырга, аны чыныктырырга, туберкулезны искәртергә булыша.
«Толпар» шифаханәсендә балаларның сәламәтлеген ныгытып кына калмыйча, вакытларын да файдалы итеп үткәрүгә күп көч куела. Малайлар-кызлар биредә зур тәљрибә туплауга ирешә. Алар яшьтәшләре белән аралаша, яңа дуслар таба. Тәртипле булырга, үсешкә омтылырга өйрәнә.
Әлбәттә, сәламәтләндерү, уен-ял итү чараларыннан тыш, биредә дәваланучылар өчен уңайлы шартлар булдырылуы да мөһим. Бу юнәлештә даими эш алып барыла. Мисалга, агымдагы елда бинаның алгы ягын төзекләндерелгән. Шушы көннәрдә яңартылган шифаханәдә ремонт эшләре тәмамлануга багышланган тантаналы чара оештырылды. Шифаханәнең Октябрьский филиалы мөдире Альмира Ваһапова билгеләвенчә, хәзер учреждениенең эчке ягы гына түгел, тышкы ягы да бик күркәм төс алган.
— Бинаның алгы ягын төзекләндерү күптән планда иде, — ди Альмира ханым. — Ниһаять, без бу эшне башкарып чыктык. Моңа балалар да, әти-әниләр дә, хезмәткәрләр дә чиксез шат!
Күркәм чарада шифаханә хезмәткәрләре, балалар, ата-аналар һәм башка кунаклар катнашты. Өлкән төркемдәге кызлар башкаруындагы тасмалар белән бию көчле алкышларга күмелде. «Толпар» шифаханәсенең баш табибы Фәрит Хисамов, аның урынбасары Светлана Әхмәтсафина, Октябрьский филиалы мөдире Альмира Ваһапова, республика туберкулезга каршы диспансерының Октябрьский бүлеге баш табибы Марина Довгань ихлас теләкләрен, тәбрикләү сүзләрен љиткерде. Бинаны ремонтлаган төзүчеләргә, бар яклап та теләктәшлек, булышлык күрсәткән республиканың сәламәтлек саклау министрлыгына, «Толпар» шифаханәсе хакимиятенә ихлас рәхмәт сүзләре дә яңгырады. Иң ахырдан шифаханәдә дәваланучы кызлар-малайлар һавага чагу төстәге шарлар очырып, теләк теләделәр. Нәни дусларыбызның бар хыяллары да тормышка ашар дип өметләнәбез!


Л. ГАБИТОВА, автор фотолары.
Читайте нас: