Туган як
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
14 сентябрь 2018, 17:31

«Аулак өйдә булдым әле...»

Менә үтеп тә китте ул төн. Республика күләмендә шаулап-гөрләп «Театр төне» узды. Октябрьский да искәрмә булмады бу љәһәттән.

Менә үтеп тә китте ул төн. Республика күләмендә шаулап-гөрләп «Театр төне» узды. Октябрьский да искәрмә булмады бу љәһәттән.
Тамаша сөючеләр кичен шәһәр мәдәният йортына ашыкты. Кемдер «Антресоль» урыс халык театры куйган спектакльне карау, Шукшинның «Дәртле кешеләр» сатирик әсәрен сәхнәдә күрү ниятеннән килде. Бәгъзеләр... Хәер, бу урында беразга тукталыш ясыйк. Иманыбыз камил, айлы-йолдызлы авыл кичләрен, аулак өйләрне, яшертен генә гыйшык тотуларны хәтерли, сагына булыр өлкән яшьтәгеләребез. «Их, кайда китте шул чаклар», дип уфтанып та куялардыр әле... Театр төнендә уйламаган љирдән томан артында калган кыз-кыркын, егет-љилән мәлләренә «кайтып килү» ихтималлыгына беркадәр ия булды бит алар, љәмәгать. Нилектәнме? Чөнки дә сәләтле режиссер Нурсилә Кәримова љитәкчелегендәге башкорт халык театры һәвәскәрләре бүләк итте андый мөмкинлекне. Әлбәттә, күркәм чарага башка иљат ияләре дә љәлеп ителгән иде. Бүтәнчә булмый!
Ә хәзер күз алдына китерегез. Иркен бүлмәдә милли киемнәрдәге сылулар урын алган. Купшыдан-купшы күлмәкләреннән, чагу төсле-бизәкле яулыкларыннан күзләр камашырлык. Шулай булмый ни, аулак өйгә љыелулары ич. Үзе бер бәйрәм. Гелән тәтеми ул...
Гадәттәгечә, љыр-моң агыла. Кул эше белән утыра кызлар, ханымнар. Бары да яхшы кебек. Тик... нидер љитешми сыман. Шулчак кемдер урамда ачы итеп сызгырып љибәрмәсенме. Егетләр! «Күчтәнәчкә љырлар алып килдек әле», дигән булалар. Чибәркәйләрне күзләргә ният корганнарын белми диме әллә... Кәефләре күтәрелеп киткән кызлар сер бирмәскә, сиздермәскә тырыша. Тыйнаклык бизи лә татар сылуларын. Әйдә, осталыгын-маһирлыгын күрсәтсен егет-љилән, тамаша кылыйк.
«Бас, бас, Өммегөлсем!» Өздерә генә биючеләр, күңелләрне љилкендерә љырчылар. Ни рәвешле түзеп тормак кирәк. Әйдәгез, кузгалдык күмәк биюгә! Китә уен-көлке, шаян сүз. Кемузардан ярыша яшь-љилкенчәк. Сынатырга ярамый. Ошаткан егет-кызың янәшәдә булса, бигрәк тә. «Һи, тыпырдый да белми бит бу», дип уйлый күрмәсен тагын... «Йөзек салышлы» уены ифрат кызыклы, читтә калырмын димә. Кемгә йөзек чыга, шул кушылган биремне үти. Биергә, љыр сузарга — анысы ярый инде. Ә бит кемгәдер... әтәч булып кычкырырга, эт сыман өрергә дә туры килә. Нишлисең, уен шарты шундый, качып калып булмый. Хәер, уен гына икәнлеген һәркем аңлый, үпкәләүчеләр юк. Табышмакларга љавап табу да ансат түгел, љәмәгать. Зирәклек, тапкырлык сынала, беркемнең дә йөзен кызартасы, көлкегә каласы килми. «Кит, шуны да белмәгәч», димәсеннәр, төптән уйларга, башны «ватарга» кирәк... Уф, инде уен тәмам. Иркен тын алырга мөмкин.
Янә кемдер гармунда, кубызда сыздыра-өздерә, кайсыдыр дәртле-моңлы љырга кушыла. Читтән генә љаныкае, гүзәлкәенә караш ташлаучылары да табыла. Яшь чак, яр сайлар-сайланыр мәл. «Ә» дигәнче үтеп тә китә кабатланмас чор. Уйнап-көлеп, шаярып, хәтта ки бераз үртәшеп тә калыр вакытлар. Ә инде ару-талуга килгәндә... Яшьләр алљып тора ди мени! Ут өертер, љир љимертер дәртле чаклары ич. Өстәвенә матур-чибәр кызлар тәм-том белән дә сыйлап љибәрсә. Әллә кайдан көч-дәрман арта да куя. Чын мәгәр!
Әмма ләкин иң күңелле мизгелләрнең дә ахырына якынлашу гадәте бар. Өйгә таралышырга, хуљаларга ял бирергә вакыт. Кәефсезләнергә сәбәп юк. Соңгысы түгел лә аулак өйнең. Серне «тишик»: озакламый күрше кызының әти-әнисе кунакка китә бугай. Ахирәтләрен чакырмый булмас...
... Кызганыч, безнең тамашага да соңгы нокта куяр мәл љиткән ләбаса. «Аулак өйле һәм гармунлы яшьлегемне сагынам». Кемнәр генә белми ул моң-аһәң, сагынычлы хатирәләр тулы әсәрне. Кушылмый түзеп кара. Һәвәскәрләр, залдагылар — һәммәсе бердәй љыр суза. Хуш, аулак өй. Тик озын-озакка түгел. Яңадан очрашуларга кадәр. Киләчәктә дә мотлак булыр әле, булмый калмас мондый ла күркәм чаралар. Әйткән иде, диярсез. «Ешрак чакырыгыз шундый кичәләргә», дигән теләген белдерә рәхмәтле тамашачы. Чын йөрәктән, ихлас күңелдән әйтелгән сүзләр... «Аулак өй»гә килгән барлык шәһәрдәшләргә зур рәхмәт, — ди дулкынланган халәттә Нурсилә ханым. — Форсаттан файдаланып, чарага әзерлектә ярдәм күрсәткән «Тальянка» халык ансамбленә, Ольга Габдулхакова, Альбина Шаһиевага (Үзәк китапханә), гомумән кичәне онытылмас љыр-биюләре, илаһи моңы белән бизәгән-нурландырган сәләт ияләренә (Тимерљан Идрисов, Владислав Альбаев, Нина һәм Мәсгут Шакировлар, Зәбир Шакиров, Рәмзия һәм Фәһим Чанышевлар, һ. б.) рәхмәтемне љиткезәсем килә. Арытаба да халык гореф-гадәтләренә, милли йолаларыбызга мөрәљәгать итәчәкбез, билгеле. Һәрдаим бергә булыйк, бергә калыйк, дуслар!»


С. ГАРИФУЛЛИНА, автор фотосы.
Читайте нас: