Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
9 сентябрь 2018, 13:07

Табиблар кабул итте

#республикатвоихвозможностей #ВыбирайБашкортостанМилли мәдәниятләр үзәгендә Корылтай депутатларын сайлау көнендә табиблар кабул итүе дә оештырылды.

#республикатвоихвозможностей #ВыбирайБашкортостан
Милли мәдәниятләр үзәгендә Корылтай депутатларын сайлау көнендә табиблар кабул итүе дә оештырылды. Теләгән һәр кеше биредә сәламәтлек торышын тикшертә алды. Без 2нче хастахәнәнең табиб-онкологы Дамир Исмәгыйлов белән әңгәмәләшеп алдык.
"Республика һәм шәһәр күләмендә иң еш таралган очраклар - күкрәк бизләре, үпкә һәм эчәклек яман шеше, - ди Дамир Хәйдәр улы. - Бу тәү чиратта кешеләрнең вакытында табибка мөрәҗәгать итмәвенә, медицина тикшерүе үтмәвенә бәйле". Елына бер тапкыр булса да табибка күренү яман шешне генә түгел, башка күп төрдәге авыруларны да кисәтергә булышачак. Күкрәк бизләре онкологиясенә башлыча 40-60 яшьлек хатын-кызлар дучар. Нәкъ шушы чорда организм гормональ үзгәрешләр кичерә.
Шуңа күрә даими рәвештә медицина тикшерүе үтәргә, табибка барудан курыкмаска кирәк.
Читайте нас: