Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
6 сентябрь 2018, 12:34

Вакыйгаларга бай көн

Бәйрәм тантаналарында катнашып, октябрьскийлыларны котларга дип шәһәрнең туган көненә мәртәбәле кунаклар килде.

Бәйрәм тантаналарында катнашып, октябрьскийлыларны котларга дип шәһәрнең туган көненә мәртәбәле кунаклар килде.
Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Евгений Викторович Маврин, Русия Федерациясе Федераль җыелыш — Дәүләт Думасы депутаты Рафаэль Мирхәтим улы Мәрданшин, Башкортстан Республикасы Дәләт җыелышы — Корылтай депутатлары Әхмәт Вәлиәхмәт улы Ишмөхәммәтов, Раил Камил улы Фәхретдинов, Оксана Владимировна Савченко һәм башкалар.
Нефтьче паркында бәйрәм чаралары башланганчы кунаклар хакимият башлыгы А. Шмелев җитәкчелегендә шәһәрнең әйдәүче предприятиеләренеў берсе — «Альтернатива» пластмасс эшләнмәләр заводында эшләр торышы белән танышты. Язып үткәнебезчә, быел бу завод үзенең 30 еллыгын билгели. Шушы дәвердә ул бик зур үзгәрешләр кичерде, сәнәгать мәйданнары киңәйде, чыгарылучы продукция төрләре дә артты. «Автоприбор» заводының буш торган мәйданнарын алып, анда яңа җитештерү сәнәгате ачып җибәргәннәр. Шушында ук калдыкларны эшкәртеп, аларны яңадан җитештерүдә куллануны үзләштергәннәр. Биредә агач — полимер материаллар эшләп чыгару да уңышлы гына бара. Тагы бер әһәмиятле һәм шул ук вакытта тарихи факт — Октябрьскийның «Альтернатива» заводында җитештерелүче тротуар плитәләр Уфада Агыйдел елгасы яр буйларын үзгәртеп коруда кулланылачак. Шул рәвешле Уфа шәһәрен төзекләндерүдә безнең дә өлеш булачак, димәк!
«Автоприбор» заводының буш торган калган биналарын да алып, яңа җиһазлар кайтарып, җитештерелүче продукция төрләрен арттырырга һәм шәһәр халкы өчен өстәмә эш урыннары оештырырга телиләр «Альтернатива»да. Бик хуп, була күрсен! Барысы да тормышка ашса, халыкка хезмәт хакы, шәһәр бюджетына салымнар күләме артачак, шуның белән бергә шәһәр халкының тормыш иминлеге дә яхшырачак бит.
Октябрьскийның сәнәгать мөмкинлекләре белән танышканнан соң кунаклар «Халыклар дуслыгы йорты»на юнәлде. Капиталь ремонт тәмамлангач, биредә нинди үзгәрешләр булуын хакимият башлыгы А. Шмелев сөйләде. «Хәзер һәрбер милли иҗтимагый оешманың үз почмагы бар, иркен киңәшмәләр, тамаша залларында чаралар үткәрү өчен бик уңайлы», — дип билгеләде Алексей Николаевич.
Биредә эшләүче күчмә «Бөтендөнья фольклориадасы» фотосурәтләр күргәзмәсе дә зур кызыксыну уятты җитәкчеләрдә.


Ю. ДӘҮЛӘТБАЕВА, автор фотолары.
Читайте нас: