Шәһәребездә гаилә белән ял итәргә яратучылар өчен кызыклы чаралар оештырылып кына тора.
«Нефтьче» паркында аларның чираттагысы — «Хәвефсезлек дәресләре» исемлесе үтте. Оештыручысы — «Гаилә» көнбатыш районара үзәге.
Гадәттәгечә, өлкәннәр һәм балалар өчен бу көнне күп сандагы уен-бәйгеләр, гаилә ярышлары әзерләнгән иде. Малайлар-кызлар әти-әниләре белән берлектә спорт һәм иҗади конкурсларда катнашты, берсенән-берсе уздырып дигәндәй викторина сорауларына җавап бирде.
Әйдәгез, сынау мәйданнары белән танышып китик. Беренче тукталыш — ЮХХДИ инспекторлары өстәле. Биредә юл хәвефсезлеге кагыйдәләре буенча белемне тикшерү мөмкин булды. Бу юнәлеш белән кечкенәләрнең генә түгел, үсмерләрнең дә ихлас кызыксынуын билгелисе килә. Димәк, яшьләр үзләренең һәм тирә-яктагыларның иминлеген кайгырта, битараф түгеллеген күрсәтә.
«Халыкны һәм биләмәләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау» станциясендә яшь октябрьскийлыларга махсус хезмәтләргә нинди телефон буенча шалтыратырга, урманда адашсаң, ничек юл табарга кебек сораулар әзерләнгән иде. «Туризм» тукталышында малайлар-кызлар урманга сәфәргә барганда кирәгәчәк әсбаплар тупларга тиеш булды. Арытаба аларга түмгәк аша сикерү, күзне бәйләгән килеш дөрес юл табу ише каршылыкларны үтәргә туры килде. Балалар барлык сынауларны да уңышлы үтеп, тәмле бүләкләр алды.
Янгын сүндерү машинасын нәниләр «сырып» алган. Берәүләр бүлек эшчәнлеге турында бәян тыңласа, икенчеләр зур машинаның кабинасына ук кереп утырды. Янәсе, үзләре дә «пожарник» булып карамакчылар! Полиция автомобиле тирәсендә дә шундый ук күренешне күзәтергә мөмкин иде. Кыюрак малайлар инспекторларның фуражкаларын киеп карарга да өлгерде.
«Файдалы шөгыль сайлыйбыз» республика чарасы кысаларында шәһәрнең өстәмә белем бирү һәм спорт оешмалары, яшьләр клублары вәкилләре үз эшчәнлекләре турында файдалы мәгълүмат бирде, түгәрәкләргә язылырга чакырды. Шахмат ярышларында өлкәннәр дә, балалар да бик теләп катнашты. Асфальтта рәсем ясарга теләүчеләр дә күп булды. Биредә инде иҗади хыялга нигезлек җитәрлек: зур өй ясыйсыңмы, көлеп торган кояшны, яраткан мультик геройларын сурәтлисеңме — һәммәсе дә синең хозурда!
Күңелле уен-бәйгеләр белән үрелеп барган чара үтеп тә китте. Анда катнашкан һәр кеше уңай тәэссоратлар, күтәренке кәеф алгандыр дип ышанасы килә. Мондый очрашулар киләчәктә дә дәвамын табар дигән өметтә калабыз!