Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
6 сентябрь 2018, 12:37

Белем ачкычларын алдык кулыбызга

Чуктай киенгән, кулларына чәчәкләр тоткан кыз-малайлар, егет-кызлар урам буйлап атлый.

Чуктай киенгән, кулларына чәчәкләр тоткан кыз-малайлар, егет-кызлар урам буйлап атлый.
Бүген — 1 сентябрь, Белем көне! Җәйге ял тәмам, парталар артына утырырга вакыт.
3нче гимназиядә бәйрәм тантанасы. Укытучылар, ата-аналар дулкынланган халәттә. Кичәге «садик» сабыйларын беренче сыйныфка алып килүче өлкәннәргә аеруча кагыла бу. Яңа мохиткә ияләшеп китүе читен булмасмы? Беренче кыенлыклар өркетмәсме? Агымдагы уку елында 3нче гимназиядә дүрт беренче класс белем үрләрен яуларга керешәчәк. Ак юл телик үзләренә!
Котлау өчен сүз гимназия директоры Галина Мазинага бирелә. «Кадерле беренче сыйныфлар! Уку алдынгылары, спортчылар, төрле сәләт ияләре бездә бихисап. Инде сез дә күркәм традицияләрне дәвам итәрсез. Тәҗрибәле укытучылар һәрчак сезгә ярдәм кулы сузарга әзер. Хөрмәтле ата-аналар! Балаларыгызны безгә ышанып тапшырганыгыз, ярдәм-хуплавыгыз өчен зур рәхмәт! Яңа уку елы барыбызга да уңышлар алып килсен!»
Танылган спортчы, БР Дәүләт җыелышы — Корылтай депутаты Оксана Савченко чыгышы аеруча җылы кабул ителде. «Бүгенге көн беренче сыйныфлар өчен бигрәк тә әһәмиятле. Мәктәп бусагасын яңа атлап керүләре аларның. Чыгарылыш укучыларына әйтер сүзем: БДИны уңышлы тапшыруга ирешегез. Алда — мөстәкыйль тормыш юлы. Педагогларга, әти-әниләргә исә тәү чиратта түземлелек, сабырлык юлдаш булсын».
Котлауларга хакимият башлыгы урынбасары Б. Алчинов, шәһәр ветераннары исеменнән М. Галләмов, шәһәр советы депутаты В. Кәримов та кушылды. Әйткәндәй, Владислав әфәнде заманында шәхсән үзе әлеге белем учагын тәмамлаган, беренчеләрдән булып алтын медаль алуга ирешкән. Хәзерге гимназистлар да матур йолага тугрылык саклый, медалистлар саны кимеми.
Рәсми өлештән соң мәйдан яшь сәләтләр карамагына тапшырыла. «Алтын яңгыр» бию коллективы, «Бэби-академия» чыгышы дәррәү алкышлауларга күмелә. Мультфильм, әкият геройлары да калмаган бәйрәмнән. Табышмаклар, уеннар тәкъдим итте кунаклар. Зирәкләр, тапкырлар бихисап икән, кыз-малайлар аптырап калмады. «Беренчеләр» аеруча актив булып чыкты. Яхшы әзерлек белән килгәннәр, димәк, гимназиягә.
... Ниһаять, күңелле дә, ямансу да минутлар якынлаша. Чыгарылыш егет-кызлары беренче сыйныфларга истәлекле бүләкләр тапшыра. «Тырышып укыгыз, дуслар, мәктәпне яратыгыз. Укытучыларны тыңлагыз, олыларны ихтирам итегез». Кыңгырау бирү хокугы иң яхшы өлкән сыйныф укучыларына, «беренчеләр» — Артур һәм Амелиягә тапшырыла. Белем дөньясына сәяхәт башланды! Изге сәгатьтә!
«Бәйрәм чарасыннан бары тик уңай кичерешләр генә калды, — дип бүлешә тәэссоратлары белән Оксана Савченко. — Оештыру югары дәрәҗәдә, сәләтле балаларның күплеге куандыра. Шәһәрдә еш булам мин, ә менә өченче гимназиягә тәү килүем. Спорт мәйданчыгы бик ошады. Физик мәдәнияткә игътибар зурдан. Мәйданчыкта спорт белән гимназия укучылары гына түгел, олылар да шөгыльләнә икән. Монысы аеруча күңелгә хуш килде. Киләчәктә байтак яңа спорт «йолдызчыклары» кабыныр, дигән өметтәмен. Форсаттан файдаланып, шәһәр хакимияте җитәкчелегенә рәхмәтемне җиткезер идем. Октябрьский чын мәгънәсендә кече спорт башкаласына әверелә бара. Белем көненә килгәндә. Мәктәп еллары тиз үтеп китә, сизми дә каласың. Ни дәрәҗәдә күңелле, мавыктыргыч чор икәнлегенә соңнан гына төшенәсең. Гаҗәп, уку йортында узган гомер күркәм, чагу вакыйгалары белән генә истә калучан... Шәхсән мин химия, физика, биология фәннәрен үз итә идем. Арытаба тел, әдәбият дәресләренең дә мөһимлеген яхшы аңладым... Шуңадыр, ике югары уку йортын тәмамладым (елмая)».
Әңгәмәгә Галина Валерьевна кушыла. «Әйе, дулкынландыргыч, бик тә җаваплы көн бүген. Яңа уку елы сөенечләргә, җиңүләргә бай-мул булсын иде. Чыгарылыш егет-кызларына төпле белем, ныклы нигез бирә алганбыздыр, дип ышанам. Ният-максатлары мотлак гамәлгә ашсын! Беренче сыйныфларны да кызыклы ачышлар көтә. Гимназия икенче туган йортларына әверелсен балаларның... Укытучыларга тәү нәүбәттә корычтай сәламәтлек телик. Әлбәттә, ата-аналар хуплавына өметебез зурдан. Гимназия мәнфәгатендә шактый күләмле эш башкара алар. Уртак хезмәттәшлек арытаба да дәвам итсен». Чыннан да, мәгариф өлкәсенә гомумән кагылышы булмаганнар сирәктер бу дөньяда. Һәммәбез дә Мәктәп дип аталган олуг белем учагыннан Киләчәк бусагасына аяк басканбыз түгелме? Һичшиксез, шулай.


С. ГАРИФУЛЛИНА, автор фотосы.
Читайте нас: