Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
6 сентябрь 2018, 12:52

Бәйрәмең белән, шәһәрем!

1 сентябрьдә шәһәребезнең 72 еллыгын һәм Нефтьчеләр көнен билгеләп үттек.

1 сентябрьдә шәһәребезнең 72 еллыгын һәм Нефтьчеләр көнен билгеләп үттек.
Октябрьскийның тарихы, үткәне-бүгенгесе шушы күркәм бәйрәмнәргә барып тоташа. Аларны шәһәрдә гомер итүче һәрбер кеше, гаилә шатланып көтеп ала.
Бәйрәм тамашалары елдан-ел зуррак күләм ала, үзенчәлекле төсмерләр белән баетыла. Шәһәребез соңгы елларда күп үзгәрешләр кичерде, тагы да югарырак үсеш алды. Шунысы куанычлы, төбәктә электән килгән күркәм гореф-гадәтләр югалмый, алар бүгенге көн чараларында чагылыш таба.
... Бүгенге бәйрәм мәйданына күз салыйк: үзенчәлекле, кабатланмас кул эшәләнмәләре ярминкәсе, фоторәсемнәр, шәҗәрәләр, китаплар, шулай ук уку йортлары, өстәмә белем бирү учреждениеләре күргәзмәләре, ачык һавадагы музей, иҗатчылар, китапханәләр аланы һ. б. «Балаңны спортка алып кил» фестивале аерым игътибарга лаек. Биредә яшь октябрьскийлылар үзләре теләгән секцияләргә язылудан тыш, сәләт-мөмкинлекләрен биатлон, көрәш, волейбол, армрестлинг ише спорт уеннарында сыный алды.
Тантаналы өлеш тәбрикләүләрдән башланды. Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Е. Маврин БР Башлыгы Р. Хәмитовның сәламләвен җиткерде. Евгений Викторович шәһәрдәге уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте; Гаилә елында аеруча мөһим саннарга тукталды. Октябрьскийда бүген 114 меңнән артык кеше яши. Бу шәһәр тарихында билгеле бер дәрәҗәне узганбыз дигән сүз. Хөрмәтле кунак «Жилуправление» җәмгыяте директоры Р. Баһаветдиновка БР Дәүләт җыелышы — Корылтайның Мактау кәгазен, «Октябрьсккоммунводоканал»ның бүлекчә начальнигы С. Гарасюта һәм «Полигон»ның директор урынбасары Р. Шәйхлисламовка БР торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының Мактау кәгазьләрен тапшырды.
Октябрьский хакимияте башлыгы Алексей Шмелев тәбрикләү сүзендә шәһәребезгә нигез салыну тарихын, истәлекле вакыйгаларны билгеләп үтте.
— Бүген Октябрьский — зур үсеш алган төбәкләрнең берсе. Сәнәгать предприятиеләре, эшкуарлык тармагы югары күрсәткечләргә ирешә, моңа бәйле уртача хезмәт хакы арта, эшсезлек дәрәҗәсе түбәнәя. Республиканың 100 еллыгына хирургия комплексының төзекләндерелүе фаразлана, шулай ук Мәскәү проспекты төзелеше дәвам итәчәк. Шәһәребез «Уңайлы мохит», «Урындагы башлангычларга булышлык итү» ише программаларда актив катнаша. Моңа бәйле парк-скверлар төзекләндерелә, уен һәм спорт мәйданчыклары төзелә, юллар ремонтлана.
Алексей Николаевич иң яхшы хезмәткәрләргә хакимиятнең Мактау кәгазьләрен тапшырды. Үз чиратында РФ Дәүләт Думасы депутаты Рафаэль Мәрданшин НГДУ «Туймазынефть» җәмгыятенең бүлек начальнигы урынбасары А. Роговны һәм Яшьләр сарае директоры Н. Спиринаны фидакарьлек өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Тантаналы өлештән соң музыкаль тамаша башланды. Соңрак бәйрәм чаралары җәйге эстрадага күчте. Биредә «Буялар фестивале» дә үтте. Кичке сәгатьләрдә Үзәк мәйданда шәһәрдәшләр һәм кунаклар өчен Мәскәү һәм Уфа артистлары катнашлыгында зур концерт әзерләнгән иде. «FAME» кавер-төркеме, «MATE KENZO» музыкаль проекты һәм эстрада җырчысы Паскаль башкаруындагы композицияләр шәһәрнең туган көненә күркәм бүләк булды! Иң ахырдан тамашачылар чагу фейерверк белән хозурланды.
Сүз азагында: Октябрьский хакимияте шәһәрнең иҗат коллективлары һәм мәдәният бүлегенә, оешма-предприятиеләр һәм эшкуарларга бәйрәм чараларын әзерләү һәм үткәрүдәге ярдәмнәрне өчен рәхмәт белдерә.

Л. ГАБИТОВА, автор фотолары.


Читайте нас: