Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
30 август 2018, 13:53

Яхшы гамәл

Шәһәрнең Гагарин һәм «Нефтьче» паркларында «Ирекле китапханә» урнаштырылуы һәркемгә мәгълүм. Бу киштәләрдәге китаплар озак ятмый: аларны халык ала, укый һәм кире китерә. Бу шулай булырга тиеш тә.

Шәһәрнең Гагарин һәм «Нефтьче» паркларында «Ирекле китапханә» урнаштырылуы һәркемгә мәгълүм. Бу киштәләрдәге китаплар озак ятмый: аларны халык ала, укый һәм кире китерә. Бу шулай булырга тиеш тә.
Шундый күренешкә тап булдык көннәрдән бер көнне. Берәүләр «Ирекле китапханә»гә бер букча китаплар китереп куйды. Калын-калын китапларның торышы яхшы, эчтәлекләре дә кызыклы. Сораштырдым, һөнәрем шундый ич! Бу шәһәрдә яшәүче Сиплатовлар гаиләсе икән. Үзләре укыган китапларны даими рәвештә шулай башкалар да укысын дип китереп торалар. Бик яхшы гамәл бу! Башкаларга да үрнәк булсын иде. Тик менә кайберәүләр мондагы китапларны укыр өчен түгел, ә базарга алып чыгып сатар өчен ала икән. Менә монысы инде бернинди дә кысага сыймый торган гамәл, үрнәк аларга кирәкми. Кемдер изге эш кыла, ә кемдер, киресенчә, үзенә файда ясап калырга тырыша. Күпме генә акча эшләрсез инде ул китапларны сатып, ә болай күпме кеше укый алыр иде.
Иң яхшы тәрбия — ул шәхси үрнәк, диләр. Һәм бу чынында исә шулай. Менә бу бишектәге бала да берни аңламый димәгез, әнисе белән әбисенең ни эшләгәнен күреп-күзәтеп тора ул. Үзенчә ниләрдер уйлана... Әнә әбисе китаплар тезә, ә әнкәсе аңа биреп тора. Ул да үскәч, әти-әнисе, әби-бабасы кебек китаплар укыр, аннан башкалар укысын дип бирегә китерер.
Менә моның ише уңай күренешләргә битараф булмыйк, аны эшләгән кешеләрне күрә һәм рәхмәт әйтә белик. Сиплатовлар гаиләсенә зур рәхмәт белдерәбез. Афарин!? башкалар! Ягез, карагыз әле, өегездә үзегезгә кирәкмәгән китаплар юкмы? Бармыни, киттек паркка!
Паркта Ю. ДӘҮЛӘТБАЕВА йөрде.

Читайте нас: