Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
30 август 2018, 14:01

Төзек, уңайлы, күркәм булсын!

Шәһәргә эш сәфәре белән Башкортстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Мәрданов килде.

Шәһәргә эш сәфәре белән Башкортстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Мәрданов килде.
Рөстәм Хәбиб улы Октябрьский хакимияте башлыгы А. Шмелев, аның урынбасарлары, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре белән берлектә социаль әһәмияттәге объектларда булды; 13нче казанлык төзелеше белән танышты. Премьер-министр җылылык тәэминаты мәсьәләсен һәрвакыт күз уңында тота. Республика җитәкчелеге тарафыннан шәһәрнең җылылык системасын яңарту йөкләмәсе куелган иде. Шул уңайдан, узган елда Октябрьскийда Республика Хөкүмәте һәм шәхсән Р. Мәрданов җитәкчелегендә өчьяклы концессион килешү төзелде. Аңа ярашлы, җылылык тәэминаты объектларын өлешләп яңарту каралган. Бүгенге көндә чыгырлы-модульле заманча казанлык төзелеше ахырына якынлаша. Әлеге объект 21нче төбәкне җылылык белән тәэмин итәчәк. Яңа казанлык алдынгы технологияле җайланмаларга көйләнгән, ул югары куәтлелеккә һәм нәтиҗәле эшчәнлеккә ия. Бу үз чиратында җылылык тәэминатының нәтиҗәлелеген үстерергә булышачак.
Эш сәфәре барышында Рөстәм Хәбиб улы шәһәрнең су тәэминаты системасын төзекләндерү эше белән танышып, Стәвәнҗә елгасындагы сусаклагычның өченче комплексын файдалануга кертүгә әзерлек дәрәҗәсен бәяләде. Ул шулай ук бактерицид җайланмалар куелган бинада, лабораториядә булды; октябрьскийлылар кулланган суның күрсәткечләрен аныклады.
Премьер-министр билгеләвенчә, шәһәрнең су тәэминаты системасын яңарту тәү нәүбәттә эчәр суның сыйфатын үстерүгә булышачак. Рөстәм Хәбиб улы хакимият башлыгы А. Шмелев һәм «Октябрьсккоммунводоканал» директоры А. Имангулов белән предприятиенең икътисадый күрсәткечләре буенча, шулай ук яңа инвестиция программаларын гамәлгә ашыру барышында су тәэминаты һәм су бүлү системасы үсешенә кагылышлы фикер алышты. Арытаба Р. Мәрданов 38нче төбәктәге күпфатирлы һәм 40, 40а, 40б төбәкләрдәге шәхси йортлар төзелеше һәм Мәскәү проспектының икенче өлешен төзү проекты белән танышты. Рөстәм Хәбиб улы Боз сарае урын алачак мәйданчыкта да булды. Ул әлеге проектны яхшы дип бәяләде.
Эш сәфәре ахырында премьер-министр «Уңайлы шәһәр мохите» федераль программасы кысаларында төзекләндерелгән Гагарин һәм Җиңү паркында булып, Октябрьскийның яшеллеккә, чәчәкләргә күмелеп утыруын һәм бик яхшы тәэссоратлар калдыруын билгеләде.

Читайте нас: