Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
30 август 2018, 13:52

Шәһәр бәйрәмгә әзерләнә

Язып үткәнебезчә, 1 сентябрьдә Октябрьскийда берьюлы өч вакыйганы бәйрәм итәчәкбез.

Язып үткәнебезчә, 1 сентябрьдә Октябрьскийда берьюлы өч вакыйганы бәйрәм итәчәкбез.
Болар — Белем көне, Нефтьчеләр һәм шәһәр көне. Барлык бәйрәм чаралары шәһәр күләмендә оештырыла, төп чаралар «Нефтьче» паркында үтәчәк. Бәйрәмгә әзерлек барышын хакимият башлыгы А. Шмелев урыннарга чыгып шәхсән үзе тикшерде. Төп вакыйгалар үтәсе урын — «Нефтьче» паркы аеруча җентекле тикшерү үтте. Кем кайда урнаша, кайда һәм кайчан чыгыш ясаячагы алдан ук хәл ителде. Шәһәрнең барлык иҗтимагый, мәдәни һәм иҗади берләшмәләре үзләрен тәкъдим итәчәк бу көнне. Шулай ук биредә үтәчәк «Балаңны спортка алып кил!» чарасына килгән халыкны кабул итү өчен дә шартлар тудырырга кирәк. Спорт секциясенә язылырга дип килгән кешеләргә бар мәгълүмат аңлаешлы һәм билгеле булырга тиеш. Кайсы хезмәт ни өчен җавап бирәчәге шушында ук тикшерелде. Хакимият башлыгы тиешле җиһазларның эшкә яраклы булу-булмавын да күздән кичерде. Стадион эчендә урнаштырылган сәхнәдә концерт, котлаулар һәм алдынгыларны котлау тамашасы үтәчәк.
Шәһәрдә яшәүчеләр дә, кунаклар да бу көнне чын күңелдән бәйрәм итеп, шәһәрнең сәнгать һәм кул осталары белән танышыр, күргәзмәләргә куелган чын сәнгать әсәрләрен тамаша кылыр. Бер сүз белән әйткәндә, төрле яшьтәгеләрнең дә зәвыгына туры килердәй, кызыклы һәм маҗаралы әйберләр күп булачак. Килегез, үкенмәссез!

Читайте нас: