Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
23 август 2018, 13:27

Шәһәр көненә — сөенечле бүләк!

14 августта Горький урамы, 40нчы йортта Республика күпгамәлле үзәге филиалының «Минем документлар» исемендәге өстәмә офисы эшли башлады.

14 августта Горький урамы, 40нчы йортта Республика күпгамәлле үзәге филиалының «Минем документлар» исемендәге өстәмә офисы эшли башлады.
Биредә халыкка күрсәтелүче дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр исемлеге, эш тәртибе Кортунов урамындагы МФЦ-дагы кебек үк. Үзәк урамда урнашкан офисның күп тоткарлыклар тудырган чиратларны киметеп кенә калмыйча, шәһәрдәшләргә яшәгән урыннарына якынрак хезмәтләр белән файдалану мөмкинлеге дә бирәчәге фаразлана.
Учреждениенең уңай яклары моның белән генә чикләнми Биредә хезмәтләр «Минем документлар» гомумрусия брендына ярашлы эшкә көйләнгән; электрон чират, дәүләт хезмәтләре порталына чыгу өчен компьютер, түләү терминаллары, инфоматлар бар. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен пандуслар куелуын, җәмәгать транспорты һәм шәхси машиналар тукталышларының, Сбербанк, Уралсиб банкларының янәшәдә генә диярлек урнашуын да билгелисе килә. Бу үз нәүбәтендә хезмәтләр алуга бәйле гамәлләрне тагы да җиңеләйтә.
Яңа офисны ачу тантанасында шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары М. Черкашнев, Башкортстан Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе урынбасары А. Фролов, Республика күпгамәлле үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы В. Абдрәхимов, МФЦ-ның Октябрьский филиалы идарәчесе А. Михайлов, БР Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Р. Фәхретдинов, шәһәр учреждение-оешмалары җитәкчеләре, шәһәрдәшләр катнашты.
Хакимият башлыгының беренче урынбасары Михаил Алексеевич билгеләвенчә, Октябрьскийда МФЦ-ның икенче офисы ачылуы — бик әһәмиятле һәм күптән көтелгән вакыйга. Мәгълүм булуынча, 5 элек Кортунов урамында ачылган филиал хезмәтләренә ихтыяҗ соңгы вакытта аеруча артты. Мисалга, бары тик 2017 елда гына да күпгамәлле үзәктә 80 меңнән ашу гариза кабул ителгән. Икенче офисның эшли башлавы шушы йөкләнешне, чиратларны, хезмәтләр алу вакытын бермә-бер киметер дип көтелә. М. Черкашнев шәһәрдәшләр исеменнән республика Хөкүмәтенә проектны гамәлгә ашырудагы ярдәме өчен рәхмәт белдерде. «Якынлашып килүче шәһәр көненә — сөенечле бүләк бу», — диде ул.
Корылтай депутаты Раил Камил улы үз чиратында МФЦ-да халык өчен мөһим хезмәтләр күрсәтелүен ассызыклады. Ул яңа коллективка уңышлы һәм югары дәрәҗәдәге эшчәнлек теләде.
— Шәһәребездә беренче офис республикада иң тәүгеләрдән булып ачылды, — дип билгеләде күпгамәлле үзәк филиалы идарәчесе Альберт Николаевич. — Октябрьский күп күрсәткечләр буенча үсеш алган төбәкләрнең берсе. Кече һәм урта бизнес өлкәләрендәге югары нәтиҗәләр дә моны дәлилли. Беренче офис ачылганнан алып, 5 ел эчендә биредә 700 меңнән ашу дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтелгән. Елдан-ел хезмәтләргә ихтыяҗ арту сәбәпле, БР Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Р. Фәхретдинов тәкъдиме белән шәһәребездә икенче офис ачарга ниятләдек. Бу эшне республика Хөкүмәте, Башкортстанда МФЦ-ның баш офисы, Октябрьский хакимияте булышлыгында башкарып чыктык.
Башкортстан Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Валерьевич билгеләвенчә, республика җитәкчелеге халыкка дәүләт хезмәтләре күрсәтү сыйфатын арттыру өстендә даими эшли. Моны рейтинглар да дәлилли: МФЦ-ның Башкортстан бүлекчәсе Русиядәге иң яхшы бишлеккә керә.
Гәзитнең алдагы саннарында язганча, Горький урамындагы офиста халыкны кабул итүдә 6 тәрәзәчек эшли. Киләчәктә аларның санын 10-12гә кадәр арттыру күзаллана. Шунысын да онытмыйк: офис ачылу белән 19 яңа эш урыны булдырылган, бусы аеруча әһәмиятле.
Хөрмәтле шәһәрдәшләр! Сезне Кортунов ур., 15 һәм Горький ур., 40 адресы буенча урнашкан күпгамәлле үзәк офисларында көтеп калалар.
Учреждениеләрнең эш тәртибе: дүшәмбе 12.00-20.00 сәгатьтә; сишәмбедән шимбәгә кадәр — 08.00-20.00 сәгатьтә. Якшәмбе — ял көне.


Фикерләр:

Гөлназ Сәйфетдинова, өч бала анасы:
— Күпгамәлле үзәкнең яңа ачылган офисына мәктәпкә белешмәләр җыю өчен мөрәҗәгать иттем. Биредә чиратлар да юк, бар җирдә тәртип, тыныч мохит хөкем сөрә. Яңа учреждениенең уңай якларын билгелисе килә. Беренчедән, ул гаиләбез яшәгән урынга бик якын җирдә, шәһәр үзәгендә урнашкан. Икенчедән, бирегә яшь бала белән дә килеп була. Офиста коляска белән керү өчен махсус урыннар бар, шулай ук әти-әниләр эш белән мәшгуль арада балалар уен бүлмәсендә шөгыльләнә ала. Интернет челтәренә чыгу мөмкинлеге булуы да уңайлы. Анда мәгълүматлар алырга, документлар белән танышырга мөмкин.

Волдемар Александрович Греб, «Видергебурт» Русия немецлары мәдәнияте үзәге рәисе, 81 яшь (астагы фотода):
— МФЦ хезмәтләре белән даими файдаланам. Элек Кортунов урамындагы учреждениегә йөри идем. Хәзер менә үзем яшәгән йортка якын гына офис ачылды. Бу минем өчен зур шатлык, әлбәттә! Вакыт та янда кала, юлдагы читенлекләр турында да онытасың. Яңа офис үзе дә, хезмәткәрләр дә уңай тәэссоратлар гына калдырды. Өр-яңа заманча җайланмалар хезмәтләрнең тиз, тоткарлыксыз һәм сыйфатлы күрсәтелүенә нигезләмә булып тора. Учреждениедә шәһәрдәшләрнең ихтыяҗларын тулы күләмдә канәгатьләндерү өчен бар шартлар да тудырылган.

Л. ГАБИТОВА, автор фотолары.
Читайте нас: