21 августта бөтен дөнья мөселманнары шатланып көтеп алган, елга бер мәртәбә килә торган Корбан гаетен шәһәребездә дә матур итеп билгеләп үттек.
Гайдел-Корбан көнендә иртә таңнан төркем-төркем булып бәйрәм намазына баручы ир-атлар һәм хатын-кызларны, өлкәннәрне һәм дә яшьләрне күрү күңелләргә өмет-сөенеч бирә. Димәк, халкыбыз иман юлыннан атлый, тәүбәгә килә, нәсел дәвамчыларына дин тәрбиясе бирергә тырыша. Намазлы кеше начар гамәлләр кылмас, игелеккә тартылыр. Бәйрәм гаетендә генә дә күпме яшьләребез рухларын, иманнарын ныгытты.
«Нурул-Ислам» мәдрәсәсенең 4 залында бәйрәм намазына 300дән ашу кеше җыелды. Ректор Айнур хәзрәт Сибгатуллин сөйләгән вәгазь кешеләрнең күңелендә рәхим-шәфкатьлелек төшенчәләрен уяту, иманга чакыру буларак кабул ителде. Имам-ахунд Мәүлемҗан хәзрәт РФ Президенты В. Путин, Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзараты рәисе Тәлгать Таҗетдин, шулай ук шәһәребез депутатлары тәбрикләүләрен җиткерде. Дин әһеле мөселман кардәшләргә Ислам кануннарын хөрмәт итүләре, мохтаҗларны хәер-садакалар белән шатландырулары өчен рәхмәт белдереп, һәр теләгән кешене мәдрәсәгә түләүсез укуларга чакырып калды. (Искәрмә: укуларга кагылышлы җыелыш 7 октябрьдә, 10.00 сәгатьтә үтәчәк).
Гает намазыннан соң корбан чалу йоласы үтәлде. Махсус мәйданчыкта башкарылган гамәлләрнең үтәлеше белән хакимият вәкилләре дә танышты. Биредә эш оешкан төстә, таләпләргә ярашлы барды. Мәйданчыкта тәртип тәэмин итүгә һәм корбан чалу өчен тиешле шартлар тудыруга санитария белгечләре дә, мәдрәсә хезмәткәрләре дә бар тырышлыгын салган иде.
«Мөселманнарның корбан чалуы аларның Аллаһ юлында малларын кызганмавын күрсәтә, — ди Мәүлемҗан хәзрәт. — Шушы йола аша дин кардәшләр фәкыйрьләрне, ятимнәрне шатландыра, аларның яшәешенә сөенеч өсти. Исламның иң иманлы, мәгънәле, шәфкатьлелеккә өндәүче күркәм бәйрәмнәренең берсе ул Корбан гаете».
Гает намазына килгән шәһәрдәшләр белән әңгәмәләшеп алдык.
— Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы хакына, Аның рәхмәтенә һәм мәрхәмәтенә өмет итеп, гаиләбез белән ел саен корбан чалу йоласын үтибез, — ди өлкән буын вәкиле Наилә Якуп кызы. — Аллага шөкер, 13 августта 81 яшемне билгеләдем. Гомер буена Ходайга ышанып, ул кушканнарны үтәп яшәргә тырыштым. Балалар-оныкларга да шул хакыйкатьне төшендерергә омтылдым һәм моңа ирештем кебек. Ике кызым, 5-әр оныгым һәм оныкчыгым бар. Бүген бәйрәм гаетенә кызым Галия, оныкларым белән килдек. Җомга намазын калдырганыбыз юк, һәрдаим мәдрәсәгә йөреп торабыз. Шәхсән үзем, биредә укып, дини белемне камилләштердем, гарәпчәгә өйрәндем. Галия кызымның улы да, килене дә — иман юлында; ике оныгы да намаз укый, сүрәләрне яхшы белә, Болгардагы мөселман лагеренда булып кайттылар. Улы Дагестанда дини белем ала. Икенче кызым Ильфира да гаиләсе белән мөселман кануннарын үтәп яши. Ислам дине начарлыклардан, сырхаулардан саклый, яшәүгә ямь өсти. Кешеләр белән аралашу өчен дә яхшы чара ул. Чөнки нәкъ дуслык-туганлык тойгылары, бер-береңнең хәлен белешү, башкаларга мәрхәмәтле булу — бәхетле җәмгыятьнең нигезе булып тора.
Яшьләрнең фикерен дә ишетик. «Мин керәшен татары. Мәчеткә дә, чиркәүгә дә бердәй йөрим, — ди Руслан Галимов. — Әбекәем (ул мулла кызы булган) безне ике динне дә хөрмәт итәргә өйрәтте. «Христианлык — өлкән, ә мөселманлык — кече динебез, — дияр иде әбекәем. — Аларның һәр икесе дә безнең өчен изге, кадерле». Бүген бирегә бәйрәм намазын тыңлау, шулай ук хәзрәт белән сөйләшү, аның киңәшләрен алу ниятендә килдем».
Гайдел-Корбан көнендә шәһәребезнең 5 мәчетендә дә матур бәйрәм чаралары үтте. Мулла авылы мәчетендә гает намазына килгән халык дин йортының залына гына сыймыйча, 40-50ләп кеше урамдагы махсус әзерләнгән, келәм җәелгән мәйданчыкка урнашты. Илгиз хәзрәтнең үгет-нәсыйхәтләргә бай вәгазен тыңларга килүчеләр арасында өлкәннәрдән тыш, яшьләрнең дә күп дә булуы аеруча сөендерде.
— Аллаһыга рәхмәтебез чиксез, мәчеткә йөрүчеләр, дин юлына басучылар саны елдан-ел арта, — ди Илгиз хәзрәт. — Динебез үсеш ала дигән сүз бу. Бик сөенечле хәл. Димәк, мөселман халкының күркәм гадәтләре югалмаячак, төрле милләтләр арасындагы дуслык җепләре өзелмәячәк. Форсаттан файдаланып, Гайдел-Корбан көнендә катнашкан барча халыкка, күчтәнәчләр белән дә, акчалата да ярдәм күрсәткән, уен-бәйгеләр оештыруда булышкан шәһәрдәшләргә ихлас рәхмәтемне җиткерәсем килә.
Бәйрәмгә кунаклар — Серафимовка интернатында тәрбияләнүче балалар да чакырулы иде. Алар биләмәдә яшәүче малайлар-кызлар белән күңелле Сабантуй бәйрәмендә катнашты. Анда җәмгысы 600-700ләп кеше җыелган иде. Нәниләр батутта сикерде, спорт уеннарында бүләкләр алды, татлы «мамык», чәк-чәк, тәбикмәк, туңдырма ише тәм-том белән сыйланды. Зурраклар милли көрәш мәйданында көч сынашты, дини яктан да белемле булуын күрсәтте. Өлкәннәр дә, балалар да иртәнге якта кайнар шулпадан авыз итте. Төшке аш вакытында кунаклар хозурына 110 һәм 70 литр сыйдырышлы казаннарда хуш исле пылау тәкъдим ителде.
Зает җәмигъ мәчетендә гает намазына 2 меңгә якын кеше җыелды. Октябрьский шәһәре ахунды һәм имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Шакиров шәһәрдәшләргә һәм кунакларга Корбан бәйрәме уңаеннан изге теләкләрен җиткерде, гает намазын укыды, иман-әхлакка чакыручы вәгазь сөйләде. «Диннең бөтенлеге — бердәмлектә. Төрле милләт халыклары үзара дус-тату яшәгәндә генә илебездә, шәһәр-авылларыбызда тынычлык, иминлек булачак», — диде хәзрәт. Ә инде 25 августта, 14.00 сәгатьтә Зает мәчете биләмәсендә балалар өчен бәйрәм оештырыла. Анда яшь буын вәкилләренә уен-бәйгеләр үткәреләчәк, батутлар куелачак. Кайнар пылау һәм башка тәм-томнар да булачак.
Московка авылының «Һидиятулла» мәчетендә гает намазы 40ка якын кешене җыйды. Рамазан хәзрәт Шәмсуаров вәгазендә Корбан бәйрәменең ничек барлыкка килүе, нәрсәне аңлатканы турында бәян итте.
— Дин юлындагы мөхтәрәм кардәшләргә «корбан» сүзенең мәгънәсе яхшы таныш, — дип ассызыклады Рамазан хәзрәт. — «Корбан» шәригатьтә Аллаһыга якынаю дигәнне аңлата. Аның аша җир йөзендә яшәүче иманлы мөселманнар Бөек Затның рәхим-шәфкатенә рәхмәтен белдерә, итәгатьлелеген күрсәтә. Мосафир булмаган, балигъ яшьтәге, сәламәт, бәйрәм көненә зәкәт түләрлек малга ия булган кешегә корбан чалу зарури.
Мәчет-мәдрәсәләрдәге бәйрәм йолалары тәмамлануга, ата-бабалар, якын кардәшләрнең каберләрен зыярат кылу, мохтаҗларга хәер-садака өләшү башланды. Бу көнне бәйрәм рухы һәр өйгә дә таралды. Дус-туганнар, күрше-күләннәр бер-берсендә кунак булып, корбан итеннән авыз итте, Коръән укып, күңелләрен сафландырды.
Агымдагы елда Корбан гаете бик матур үтте. Алдагыларын да күрергә язсын, дигән теләктә калабыз.