Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
23 август 2018, 13:35

Ихаталар күркәмләнә

Узган җомгада Октябрьскийның Островский урамының 52нче һәм 50нче йортында яшәүчеләр ихата бәйрәме үткәрде.

Узган җомгада Октябрьскийның Островский урамының 52нче һәм 50нче йортында яшәүчеләр ихата бәйрәме үткәрде.
«Шәһәр мохите» проекты кысаларында әлеге ихаталар төзекләндерелгән иде. Бу көнне аларны тантаналы ачу булды. Кыска гына вакыт эчендә биредә машина кую урыннары, балалар һәм спорт мәйданчыклары барлыкка килде.
— Ихатабыз бөтенләй үзгәрде, иркенәеп, яктырып калды, — дип тәэссоратларын уртаклашты йортлар комитеты рәисе Ольга Соловьева. — Ремонт вакытында барча күршеләр белән дуслашып-туганлашып беттек дияргә була, уртак эш шулай берләштерә икән ул. «Шәһәр мөхите» проектын гамәлгә ашыручыларга, шәһәр хакимиятенә һәм подрядчыларга зур рәхмәт белдерәбез. Шулай ук ихатабызны төзекләндерүдә катнашкан күршеләребезгә рәхмәт, үзебез тудырган матурлыкка сокланып, исән-имин яшәргә язсын барыбызга да.
Тантанада ихата эчендәге юлларны ремонтлауны сыйфатлы итеп башкарган өчен җаваплылыгы чикләнгән «КапиталСтройПлюс» җәмгыяте директоры Г. Оганесян Рәхмәт хаты белән билгеләнде, шулай ук оештыру эшләрендә актив катнашкан ихатада яшәүчеләр дә мактау кәгазьләре белән бүләкләнде.
Халыклар дуслыгы йортының сәнгать коллективлары чыгышы бәйрәмгә тагы да бер ямь өстәде. Чыгышлар концерт номерлары белән бергә үрелеп барды. Октябрьскийлыларны зур кунаклар — Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы — Корылтай депутатлары котлады.
«Яшәгән җиребез, йөргән юлларыбыз уңайлы һәм төзекләндерелгән булсын өчен һәрберебезнең тырышлыгы кирәк. Шундый күркәм балалар һәм спорт мәйданчыклары һәр ихатада төзелсә, күршеләребез белән аралашып, балаларыбыз саф һавада уйнап үсәр иде. Шуның өчен бу проектны гамәлгә ашыруны дәвам итәчәкбез», — диде, планнары белән уртаклашып, Төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Гыйззәтуллин.
Быел «Шәһәр мөхите» проекты буенча федераль һәм төбәк бюджетыннан Октябрьскийга 26 миллионнан тыш чара бүленгән. Бу акчалар алты ихатаны һәм «ЯЛ» скверын төзекләндерүгә юнәлдерелгән. Аларның барысында да әлеге вакытта төзелеш эшләре кайный. Шәһәребез елдан-ел күркәмләнә, төзекләнә, бәлки шуның өчен дә халык саны арта торгандыр бездә. Яшәү өчен уңайлы шартлар тудырыла, шартлар булган җиргә халык та тартыла.

Ю. ДӘҮЛӘТБАЕВА.


Читайте нас: