«Альтернатива» дигәнне ишетү белән күз алдыгызга ни килеп баса дигән сорау белән мөрәҗәгать иттем гәзит укучыларыбызга.
Җаваплар, әлбәттә, төрле-төрле булды. Мәсәлән, пластмассадан ясалган әйберләр, зур завод, куе сары төстәге язма, банка капкачлары һәм башкалар...
Шушы көннәрдә куе сары төстәге «А» билгесе белән Русиядә генә түгел, ә Евросоюзда билгеле булган хөрмәтле заводыбыз үзенең 30 еллыгын билгеләде. Ике көн дәвамында шәһәр читендәге «Спартак» комплексында завод эшчәннәре, ветераннар һәм аларның гаиләләре заводның туган көнен бәйрәм итте.
Зур сабантуй рәвешендә оештырылган иде бәйрәм. Спорт уеннары, концерт мәйданы, аш-су табыны — бәйрәмгә килгән һәр кеше хозурында булды. Шунысы да игътибарга лаек, концертта чыгыш ясаучыларның барысы да предприятие хезмәткәрләре, читтән бер артист та чакырылмаган. Тырышып эшләүдән тыш матур итеп ял да итә белә икән «альтернатива»чылар. Ветераннар өчен аерым өстәл корылган иде. Озак еллар бергә эшләгән иптәшләр белән очрашу-күрешү чиксез шатлык бүләк итте бу көнне аларга. Ни өчен ике көн бәйрәм иттеләр дисезме, чөнки заводта эшләр 4 сменада оештырылган. Бер көнне генә булса, икенче сменада эшләүчеләр бәйрәм итә алмый кала. Җитәкчеләрнең бу карары аларның кешелеклелеге, һәр эшчене кадерләве, игътибарлы булуына ишарәли. Хәзер эшләгән кешенең кадерен белмәсәң, эш алып баруы бик авырга туры килә шул.
Сабантуйны ачу өчен сүз предприятиегә нигез салучы — Айрат Камаевның улларына Артур һәм Линур Камаевларга бирелде.
Бертуган Камаевлар коллективка рәхмәт әйтеп, предприятиенең 30 еллыгы белән котлады һәм арытаба да уңышлы хезмәт теләде. Бер уңайдан без дә Артур Камаев белән сөйләшеп алдык. 1988 елда, әтисе эш башлаганда, кечкенә малай булган Артур Айрат улы бүген генераль директор урынбасары вазыйфасын били. Форсаттан файдаланып, әтисенең ничек итеп эш башлаганы турында сораштырдык.
— Предприятие — ул иң элек кешеләр, алар булмаса предприятие дә булмас иде. Безнең әти кешеләрне яратты. Шушы эшкә тотынганчы барлык ил буенча сибелгән туганнарны Октябрьский шәһәренә чакырып кайтарды. Башта кооператив ачты, капкачлар җитештерә башладылар. Ике әбиебез (әти һәм әни яклап) шул банка һәм шешә капкачларын атна саен базарга алып чыгып сатты. Аннан кергән акча станоклар, чимал сатып алуга тотылды. Башта коллектив та зур түгел иде, бар кеше дә эшне бергә башкарды, аерым-аерым эшләү юк иде. Аннары цехлар барлыкка килә, станоклар кайта башлады, предприятие үсте, продукция төрләре артты. Әтиебез безне үзе белән ияртеп алып бара иде заводка, башлаганда ничек булган һәм хәзер нинди зур сәнәгатькә әверелүе безгә мәгълүм, шуңа да «Альтернатива» күз алдында үсте дип тулы хокук белән әйтә алабыз. Туганлык нигезендә корылган эшнең киләчәге уңышлы булсын, бу әтинең хыялы иде, аның эше дәвам итә, ул да мәрхүм сөенеп ята торгандыр безнең бүгенге казанышларга. Предприятие җитәкчесе, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәнәгать, инновацион үсеш һәм малтабарлык комитеты әгъзасы, Башкортстан Сәүдә-сәнәгать палатасы Советы рәисе Раил Фәхретдинов предприятие эшчәннәрен юбилей белән котлап, «Альтернатива»ның кечкенә кооперативтан заманча эре предприятиегә әверелеп, пластмассадан халык куллануы товарлары җитештерү буенча Европа күләмендә танылуын билгеләде. Бүген заводта хезмәт салучыларга, ветераннарга эшләре өчен рәхмәт әйтеп, хезмәткәрләрне котлауга кереште. Тәү карашка, бер хезмәткәр дә игътибардан читтә калмаган кебек. Димәк, барысы да яхшы эшли биредә.
Әйе шул, җитештерү югары заманча технологияләр нигезендә алып барылган предприятиедә башкача эшләү мөмкин дә түгелдер. Экология ягыннан да чиста чимал куллану нәтиҗәсендә завод продукциясе халыкара сыйфат стандартларына җавап бирә. Бүген биредә барлыгы 3000нән ашу төр продукция җитештерелә. Алар Русиянең барлык төбәкләренә тарала, шулай ук БДБ һәм Евросоюз илләренә чыгарыла. Югары сыйфат күрсәткечләре өчен «Альтернатива» эшләнмәләре Русия һәм Халыкара күргәзмәләр бүләкләренә лаек булган.
— Тәүге көннәрдән үк заводта калдыксыз технология куллануга юнәлеш алынды, — дип билгели Р. Фәхретдинов. — Аның асылы нидә? Әйтик, предприятие өчен төп чимал булып гранулланган полимер тора. Теге яки бу технологик сәбәпләр аркасында эштә бракка да юл куелырга мөмкин. Сыйфат күзәтчелеге таләпләренә җавап бирмәгән пластмасса әйбер икенчел эшкәртүгә җибәрелә. Аннары предприятиедә эчке җитештерү калдыклары да була бит әле. Шул рәвешле, заводта бер генә грамм полимер материал да әрәм булмый. Гомумән, «Альтернатива»дагы кебек калдыксыз технологияләр — Көнбатыш илләрендә гадәти күренеш. Бу җәһәттән без алар дәрәҗәсенә күтәрелә алуыбыз белән горурланабыз. «Альтернатива»ның хуҗалык-көнкүреш товарларының зур төркеме махсус тикшерелеп, халыкара сертификатлар алды. Соңгы өч елда «Альтернатива» продукциясе Германиянең Франкфурттагы Майн шәһәрендә ел саен үткәрелүче халыкара күргәзмәдә даими катнашып килә. Бу «Альтернатива»ның дөньякүләм дәрәҗәгә чыгуын да аңлата. Гомумән, очрактан файдаланып, шуны да белдерәсем килә: полимер материалны чимал рәвешендә кулланганда, аңардан калдык калу мөмкин түгел. Мәсәлән, элек кулланышта булган пластик шешәләрне икенчел чимал рәвешендә янә дә эшкәртеп, аңардан яңа төр продукция чыгарып була. Бу исбатланган хакыйкать: «Альтернатива» көндәлек эшчәнлегендә моны раслап килә.
Предприятие оештырылу елларында коллективның нигезен тәшкил иткән ветераннар белән сөйләшеп алдык.
Алар барысы бер өстәл артында бүген —предприятиенең кунаклары.
— Предприятие ветераннары — алар безнең җанлы тарихыбыз, — ди һәрберсен сәламләп, генераль директор Раил Фәхретдинов, — лаек ялда булсалар да, без бер генә ветеранны да онытмыйбыз: матди ярдәм күрсәтәбез, «Туган як» гәзитенә яздырабыз, бәйрәмнәргә чакырабыз.
Әлбәттә, болар барысы да ветераннарда үз предприятиеләре өчен горурлану хисләре уята, алар, эш белән булмаса да, акыллы сүзләре һәм киңәшләре белән үзләренең кирәклекләрен тоя.
Сүзне хәзер ветераннарның үзләренә бирик. Ирле-хатынлы Илгизә һәм Марат Гәрәевләр. Алар икесенә бергә 45 ел хезмәт салган биредә.
— Предприятиедә эшләгән елларыбызны сагынып искә алабыз, әле пенсиягә чыккач та эшләдек, күптән түгел генә туктадык, — диләр Гәрәевләр. — Хезмәт хакын һәрвакыт вакытында алдык, эшләгән кешегә коллективта гел уңай мөнәсәбәт булды.
Хезмәттәшләре белән бүгенге очрашуга чиксез шатланган Люция Шиһабутдинова:
— «Альтернатива»га 1994 елда коючы булып эшкә килгән идем. 16 ел эшләдем, инде лаек ялдамын. Эш өчен бөтен шартлар тудырылган хәзер. Ветераннарны да онытмыйлар, шәһәр гәзитләренә яздыралар, бәйрәмнәргә чакыралар. Гомумән, безнең предприятиедә эшләгән кешегә бик игътибарлы булдылар.
Шунысы игътибарга лаек, предприятиедә бүген дә гаилә белән эшләүчеләр байтак. Миңа калса, бу бик яхшы күрсәткеч. Яшьләр арасында да гаилә белән эшләүчеләр бар. Бүген биредә 35 яшькә кадәр байтак хезмәткәр эшли. Аларның борчу-мәшәкатьләре, өметләре предприятие җитәкчеләренең игътибар үзәгендә тора. Яшь буында алдагы көнгә ышаныч булырга тиеш. Шунлыктан предприятиенең киләчәктәге сыйфатлы эше аларның иң мөһим проблемаларын (торак, һөнәри үсеш мөмкинлеге) уңышлы чишүгә бәйле. Ә яшьләр булган җирдә, билгеле, тормыш кайнап тора. Яшьләргә сүз бирик — Эльвира һәм Эльфир Галимовлар гаиләсе.
Башта предприятиегә «разведкага» Эльвира килә. Бу 2006 ел була. Гади төрүче булып урнаша ул. Бераз эшләгәч, ирен дә үзе янына чакыра. 2010 елны Эльфир әзер продукция складына йөк төяүче булып килә. Әкренләп гади эшчедән икесе дә югары үрли: склад мөдире, әзер продукция склады җитәкчесе. Даими рәвештә укуларга, тәҗрибә тупларга җибәрәләр аларны.
— Әгәр үзеңне намуслы, фидакарь итеп күрсәтсәң, тырышлык салсаң, хезмәт баскычлары буенча үсәргә мөмкинлекләр бар, — ди Эльвира Рәхимҗан кызы. Өлкән уллары да каникул вакытында биредә эшли. Димәк, диплом алгач бирегә эшкә килеренә ышаныч бар.
Бакалы районы Өчтем авылыннан күчеп килгән Әлфия һәм Рәзил Арслановлар гаиләсе. Рәзил әле күптән түгел генә урнашкан бирегә. Әлфия декрет ялында, ике кечкенә балалары бар. «Хезмәт хакы вакытында, тотрыклы булуы белән җәлеп итте безне «Альтернатива», — ди Рәзил. — Монда эшли генә түгел, ә кызыклы итеп яши дә беләләр. Спортның һәр төрләре буенча ярышлар, һөнәри конкурслар оештырыла. Әле менә бүгенге сабантуйда балаларыбыз Әминә белән Рүмил дә катнашып, бүләк алды. Бик ошый миңа монда эшләве, декреттан соң тормыш иптәшемне дә бирегә эшкә килергә күндерермен дим, яшьләргә мөрәҗәгать итеп әйтәсем килә, килегез, урнашыгыз «Альтернатива»га, үкенмәссез!»
Ә яшьләр килә икән, димәк, предприятиенең дә киләчәге бар.
Бәйрәмгә килгән халык ихлас бәйрәм итте, аралашты, спорт ярышларында катнашты...
Заман теләге булган кешеләрне эшләргә дә, үз исеме өчен көрәшергә дә өйрәтте шул. Уңышлы эш өчен коллективны, эшләгән кешеләрне хөрмәт итәргә кирәк. Моны «Альтернатива»да яхшы үзләштергәннәр һәм сайлаган юлдан тайпылмый алга баралар. Уңышлар сезгә, кадерле дусларыбыз! Бәйрәмегез белән!
Ю. ДӘҮЛӘТБАЕВА, автор фотолары