Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
14 август 2018, 17:01

Туган шәһәргә бүләккә — сквер

Хакимияткә еш кына яңа төбәкләрдә яшәүчеләр ял урыннары булдыруны сорап мөрәҗәгать итә. Зур булмаган яшел почмаклар балаларга уйнарга, велосипедта «чабарга», йөгерергә мөмкинлек бирер иде.

Хакимияткә еш кына яңа төбәкләрдә яшәүчеләр ял урыннары булдыруны сорап мөрәҗәгать итә. Зур булмаган яшел почмаклар балаларга уйнарга, велосипедта «чабарга», йөгерергә мөмкинлек бирер иде.
Бүгенге көндә хакимияттә халык үтенечен канәгатьләндерү өстендә эшлиләр. Ярдәмгә предприятие-оешма җитәкчеләре дә килә. Мисалга, 32нче төбәктә сквер төзү тәкъдиме белән «Нефтемодулькомплект» җәмгыяте башлыгы Рәмис Мамаев чыгыш ясады. Күптән түгел «Мәдәният, спорт һәм ял скверы» исемле яңа проектны гамәлгә ашыру буенча киңәшмә узды. Анда хакимият башлыгы А. Шмелев, шәһәр советы рәисе А. Имангулов, хакимият башлыгы урынбасарлары М. Черкашнев һәм Ш. Фәррахов, баш архитектор Г. Храмцова, «Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе» директоры вазыйфаларын башкаручы А. Кузнецов, икътисад бүлеге начальнигы Т. Чавалах, стратегик үсеш һәм инвестицияләр җәлеп итү бүлеге җитәкчесе К. Герман, коммуналь предприятиеләр җитәкчеләре катнашты. Төзелешнең төп башлап җибәрүчесе һәм инвесторы — Рәмис Радик улы булачак сквер проектын тәкъдим итте. Сквер мәйданы — 6 мең кв. м. Проектта төрле яшьтәгеләр өчен ял зоналары булдыру каралган. Нәниләргә — комлыклы, таучыклы, атынгычлы мәйданчыклар; велосипедта, скандинвча йөрүчеләр өчен сукмаклар; воркаут мәйданчыгы, футбол кыры, эскәмияләр һ. б.
Булачак төзелешнең техник яклары да тикшерелде. Скверны яктырту; юлларны, җәяүлеләр сукмакларын төзекләндерү, яшелләндерү мәсьәләләре буенча проектка өстәмәләр һәм төзәтмәләр кертелде. Проектны гамәлгә ашыру вакыты — ике ел. Соңгы елларда предприятиеләр, эшкуарлар тарафыннан шәһәрне төзекләндерүдә сизелерлек ярдәм күрсәтелә. Балалар һәм спорт мәйданчыклары, һәйкәлләр... Тиздән шәһәр яңа скверга тиенәчәк. Югарыда китерелгән мисаллар тулысынча диярлек эшкуарлар, предприятие җитәкчеләре башлангычында. Еш кына аларга шундый сорау бирәләр: «Ә нигә сезгә кирәк соң әле бу эшләр? « «Мин шушы төбәктә яшим. Балаларым биредә яши. Шәһәремнең матур һәм уңайлы булуын телим», дип җаваплый игелекле затлар... Билгеле, проекттан сквер ачылганчыга кадәр юл бик озын, эшләр дә бихисап. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә ике елдан шәһәрдәшләр өчен яңа ял урыны барлыкка килер, дигән ышанычта калыйк.

Читайте нас: