Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
14 август 2018, 16:51

Сораулар күп һәм җитди...

9 августта хакимиятнең мәгълүмат төркеме 35нче төбәк халкы белән очрашу оештырды.

9 августта хакимиятнең мәгълүмат төркеме 35нче төбәк халкы белән очрашу оештырды.
Мин үзем дә шушы төбәккә якын яшим, биредәге скверда ял итәргә, саф һава суларга яратам. Әлбәттә, хәбәрче буларак, та биләмәдә яшәүче сыйфатында да мин бу очрашудан читтә кала алмадым. Чөнки нәкъ шундый чаралар барышында шәһәрнең җитәкчеләренә турыдан-туры сорауларны бирергә, мөһим мәсьәләләрне уртага салып тикшерергә, анык тәкъдим-җаваплар ишетергә мөмкин. Җитәкчеләр өчен дә кулай бу, алар шул рәвешле шәһәрдәшләрнең бүгенге көндәге ихтыяҗлары белән таныша, төзекләндерүгә, социаль хезмәтләрнең эшенә кагылышлы фикерен ишетә. Мондый очрашулар шәһәребездә елның-елында үткәрелә килә. Алар барышында мәгълүмат төркеме халыкның яшәү урынына, шулай ук хезмәт коллективлары һәм уку йортларына чыга.
Халыклар дуслыгы йортында үткән очрашуга 35нчеләр генә түгел, 40нче төбәктә гомер итүчеләр дә килгән иде. Шулай булса да залда буш урыннарның күп булуы бераз күңелне кырды. Якташлардан еш кына «җитәкчеләргә кабул итүгә эләгүе читен, шуңа күрә алар безнең аһ-зарларны белми-күрми», кебек сүзләрне ишетергә туры килә. Ә нигә алар шундый мөһим очрашуларга килми икән соң? Үзеңне борчыган мәсьәлә турында хәбәр итү өчен менә дигән форсат ич! Икенче мәсьәлә: чарага килүчеләрнең күпчелеге өлкән һәм урта яшьтәгеләр, яшьләр бөтенләй дә юк диярлек. Бусы да бик күңелсез хәл, минемчә. Яшьләребезне шәһәр күләмендәге әһәмиятле мәсьәләләр артык кызысындырмый булып чыгамы?...
Ярар, көн кадагындагы чарага әйләнеп кайтыйк. Халык белән очрашуда шәһәр Советы рәисе А. Имангулов, хакимият башлыгы урынбасары О. Латыйпов, хакимиятнең тармак бүлек, оешма-предприятиеләре җитәкчеләре, сәламәтлек саклау, эчке эшләр бүлеге, киң мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Иң тәүгеләрдән булып мәгълүмат төркеме җитәкчесе — хакимият башлыгы урынбасары Шамил Фәррахов чыгыш ясады. Шамил Гизәр улы шәһәрнең социаль-икътисади торышы, соңгы еллардагы яңарышлар, гамәлгә ашырылучы программалар турында бәян итте. Арытаба очрашу «сорау-җавап» рәвешендә дәвам итте. Шәһәрдәшләрнең махсус хезмәтләр вәкилләренә бик күп сораулары җыелган икән. Берәүләрне 34нче төбәктәге флюорография кабинеты, балалар хастаханәсендәге рентген бүлмәсе эшчәнлеге, икенчеләрне «өченче буын Халык университеты»нда белем алу мәсьәләләре кызыксындырды. Өстәмә глаукома кабинеты ачу мәсьәләсе дә күтәрелде. Шәһәребездәге социаль яклау хезмәте филиалының Туймазыга күчерелүенә кагылышлы фикерләр дә күп булды. Очрашуда катнашучыларның күпчелеге моңа бәйле МФЦ-да чиратларның үсүен, белешмә алу өчен сәгатьләр буе чиратта торырга туры килүен билгеләде. Әлеге мәсьәлә буенча Туймазыдагы социаль яклау хезмәте һәм Октябрьскийның күпгамәлле үзәге филиалы вәкилләре аңлатма бирде. Мәгълүм булуынча, шәһәребездә август урталарында МФЦ-ның яңа офисы ачылачак. Бу дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне алудагы чиратларны, эш күләмен бермә-бер киметергә булышыр дип фаразлана.
Иң җитди һәм көн үзәгендәге мәсьәләләр, гадәттәгечә, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә кагылышлы булды. Мәгълүмат төркеменә сораулар «явып» кына торды: йорт янында һәм тыкрыкларда юлларны ремонтлау, асфальт җәю, хуҗасыз этләрне тоту, тукталышлар, ишегалларының тиешле дәрәҗәдә тәртиптә тотылмавы, слесарь, җыештыручы ише хезмәткәрләргә ихтыяҗның артуы һәм башкалар.
3 сәгать ярым дәвам иткән очрашу, гомум алганда, нәтиҗәле булды. Бер ише мәсьәләләргә урында ук җавап алынды. Икенчеләре беркетмәгә теркәлеп, арытаба каралуга куелды. Алары да тиз арада хәл ителер дигән ышанычта калабыз. Чөнки бу халык өчен, шәһәр иминлеге һәм тотрыклылыгы өчен кирәк.

Л. ГАБИТОВА, автор фотолары.


Читайте нас: