Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
14 август 2018, 17:02

«Сәфәр йөрегез — сәламәтләнерсез»

Шул рәвешле әйтеп калдырган Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с. г. в). Сәяхәт кылуның уңай яклары бихисап.

Шул рәвешле әйтеп калдырган Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с. г. в). Сәяхәт кылуның уңай яклары бихисап.

Адәм баласы башка мохиткә эләгә, яңа кешеләр, йолалар белән таныша, табигать кочагында хозурлана. Нәтиҗәдә аның өчен иксез-чиксез киң офыклар ачыла, белем кимәле арта. Рухи яңарыш физик сәламәтлек торышына да уңай тәэсир ясый. Шуңа күпчелек шәһәрдәшләр форсаттан файдаланып калырга ашыга. Болгарга бару исә аерым игътибар үзәгендә кала бирә. Елның елында сәфәр чыгучыларга ата-бабалар төбәгенә тәү башлап юл салучылар кушыла.

«Барырга теләк белдерүчеләр исемлеге гадәттә кыш уртасында ук теркәлә башлый, — ди Мәүлемҗан хәзрәт. — Төрле килешүләр төзелә. Гидлар белән сөйләшү, тамак туйдыру, кунакханә мәсьәләсен хәл итү мотлак. Халык санына карап, барыр өчен ике-өч автобус тәгаенләнә. Бу уңайдан шул хакта да кисәтмәкчемен: бер ише якташлар Болгарда һаман булса «кече

хаҗ кылырга», «изге баганаларга» сөялеп, көч тупларга ниятли. Чеп-чи ялган, уйдырма, наданлык бәласе! Кемдер әлегәчә моны аңлаудан гаҗиз икән, димәк, имам-мөхтәсибләр дөрес юнәлеш бирмәгән, аңлату эше алып бармаган. Гаеп фәкать аларда. Автобусларга төялгәнче, кат-кат төшендерү зарури: изге төяккә зиярат итү, дога, тәүбә кылу максатында юлланабыз, җәмәгать. Балаларга, оныкларга ата-бабалар төяген күрсәтү аеруча мөһим. Һәммәсен үз күзләре белән күрсеннәр, фәһем тупласыннар. Хәзер сәяхәт кылыр өчен бөтен шартлар бар. Быел Болгарда кунакханәгә хәтле ачылды. Ә бит элекке елларны бу хакта хыялланмый да идек... Шәхсән безнең гаиләгә килгәндә. Бер генә елны да Болгарга бармый калганыбыз юк. Хәтердә, 1989 ел. Айнур улыбыз биш яшьтә генә иде әле, манарага менде. Гомерлек истәлекләр бит! Үзебез белән ашамлык, ягар утын төяп бара идек кайчандыр... Әйткәндәй, Тәлгать Таҗетдин үрнәге күпләргә өлге булырлык. 15 яшеннән бара башлый ул изге җиргә. Агымдагы елда Баш мөфтигә 70 яшь тула. Шуннан исәпләп карагыз инде...»

Сүз уңаеннан: Мәүлемҗан хәзрәт быел 9нчы Татар имамнары форумында катнаша. 1 мең 67 имам теркәлә анда! Аннан Болгарга юлланучы халыкка кушылалар, «Тәүбә» догасыннан соң өйлә намазына җыелалар. «Киләсе елларда Болгарга баручылар саны бермә-бер артыр, дигән уйдамын, — ди Мәүлемҗан хәзрәт. — Фәһем алырдай урыннар бихисап биредә. Тарихи чыганаклар белән якыннан танышу — үзе мәртәбә. Гомумән, әлеге төбәккә алданрак килү кулайрак, минемчә. Юл уңаенда Казан шәһәрендәге истәлекле урыннарны, музейларны күрү дә язык булмас. Ә инде Болгарның үзенә килгәч... Таң каршылау, табигать гүзәллегенә хозурлану ләззәтен һични алыштыра алмый. Шәхси тәҗрибәмнән чыгып фикер йөртүем...»

«Үзгәрешләр — елның елында»

Быел Шәһре Болгарга сәфәр кылучы якташларга әйләнеп кайтыйк. Төркемнәргә җитәкчелек иткән ханымнарга сүз бирик. «Иртәнге бишләрдә туп-туры Болгарга сәфәргә кузгалдык, — ди Эльвира Вәлиуллина. — Шоферыбыз Фәһим атлы, бик тәҗрибәле, дикъкатьле. Зур рәхмәт аңа. Җәмгысе 46 кеше җыелды. Башлыча Октябрьский, Туймазы вәкилләре, нигездә яшьләр... Хәзрәт алдан ук биргән махсус бәйрәм программасына ярашлы эш ителде. Мәдрәсә ректоры Айнур хәзрәт юлчыларны урнаштыруда булышты. Безнеңчә сәгать унберләрдә Болгарга килеп җиттек. Халыкның күплеге! Райондашлар, якташлар бергәләп ял итә, табын кора. Музейлар ачык. Әлбәттә, иң әһәмиятлесе — «Тәүбә»дә, өйлә намазында катнашу. Ифрат көчле тәэсир калдыра изге гамәлләр... Арытаба исә һәркем үз ихтыярында. Сәүдә нокталарын күзлисеңме, концерт карыйсыңмы, истәлекле урыннар буйлап сәяхәт итәсеңме... Шәхсән без Ак мәчеттә намаз укыдык, Хан сараенда булдык, Габдрахман коесыннан шифалы су алдык. Гомумән, кызыклы урыннар байтак, вакыт кына табылсын. Шуны да исләдем, ел саен ниндидер үзгәреш булмый калмый. Үзең өчен яңалык ачасың. Ә табигать... Саф һава, Кама елгасы, киңлек-иркенлек, яшеллек...

Кичке бишләр тирәсендә кайтыр юлга кузгалдык. Алексеев районындагы шифалы чыганаклардан су алдык. Анда да гаҗәеп матур тирә-як! Кыскасы, барыбыз да канәгать калдык сәфәрдән. Беренче тапкыр Болгарга баручылар хакында әйткән дә юк. Мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр үз күзләрең белән күрүгә ни җитә!»

«Без исә Казан аша сәфәр кылдык, — дип кушыла сөйләшүгә Наилә Рәхмәтуллина. — Минем карамактагы автобуста 47 кеше иде. Хәтта урыс милләтле ханым да барды. Болгардагы чиркәүне күрү икән нияте. Якташлар төрле яшьтә, мәдрәсәдә укучылар да бар. Аңлашыла, мондый чаралар мәлендә катгый тәртип таләп ителә. Алдан ук шәһәрдәшләрне кисәтеп куйдым: Болгар — хаҗ урыны түгел! Үзеңне тиешенчә тоту мәҗбүри. Казан, Шәһре Болгарга кагылышлы белешмәлекләр тараттым. Таныша торсыннар...

Казанга биш сәгатьләп барылды. Нәсимә абыстайның оештыру сәләте үзен аклады: Алсу исемле экскурсовод белән алдан ук сөйләшенгән иде. Гыйлемле, сүзгә оста ханым булып чыкты ул. Өч сәгать урынына җиде сәгать вакытын бүлде безгә! Яңа, Иске Казанны күрсәтте, мәчетләр тарихы турында мәгълүматка баетты. Мәрҗәни мәчетендә бердәмлек, сабырлык хакында вәгазь тыңладык, җомга намазы укыдык. Кеше бихисап иде. Иске Печән, Сөләйман, Галиевлар мәчетләрендә булдык. Кол Шәриф мәчете искитмәле матур. Курчак театрын карадык. Сүз дә юк, Казан үзгәргән, гүзәллеккә күзләр камаша.. Әллә нинди сыннар, күбәләк сыман эшләнгән түтәлләрне күреп ис китте. Иске Казан бистәсендәге йортлар, сурәтләр, скульптуралар гаҗәеп. Заманында Питерга күсе-тычканнар белән һөҗүмгә озатылган галәмәт батыр песи «күз кыса»... Ачык һавадагы борынгы татар авылы күренеше таң калдыра. Казан Кремлен дә күрми китә алмадык. Бөтен җирдә чисталык хөкем сөрә, гөлләр күз явын ала. Төзекләндерү эшләре дә сизелерлек. Сөембикә манарасы тарихи истәлекләрне яңартуга сәбәпче булды... Янә дә шул хәтердә, үз чорында Габдулла Тукай туктаган кунакханәдә булган идем. 2008 ел иде бу. Әле исә ул бинаның фасады яңартылган. Күренекле шәхесләребезгә ихтирамлы караш саклануы икеләтә куаныч.... Хостелда ял иткәннән соң иртүк Болгарга юлга чыктык. Аңлатып узыйм бераз. Хостел — чагыштырмача арзан кунакханә, кеше башына тәүлегенә 340 сум гына. Яхшы хезмәтләндерәләр, игътибарлылар. Шәһре Болгарга дүрт сәгатьләп бардык. Исән-имин килеп җиттек. Юлдашларыма һәммәсен күрсәтеп йөрдем. «Тәүбә» әйтеләчәк, өйлә намазы укылачак җирләр — иң мөһимнәре. Төп гамәлләрдән соң үзеңә үзең хуҗасың. Тарих битләре чагылыш тапкан җирләрдә булу, гасырлар төпкеленә сәяхәт итү — чын бәхет чыганагы. Төрбәләр, пулатлар, хәтер тамгасы мәһабәтлеге белән әсир итә. Ак мәчет янәшәсендә зур, чип-чиста мәйдан. Урыс ханым күз төбәп килгән Успение чиркәве. 18нче гасырга карый ул. Аның нигезен салганда, болгар каберлекләре, төрбәләреннән алынган ташбилгеләрне чимал итеп кулланганнар. 2012 елда ачылган Икмәк музее бик ошады. Ул татар халкының борыннан килгән игенчелек культурасын гәүдәләндерә. Гомум мәйданы 5 гектарга якын музей үз эченә тегермәнче өен, икмәк пешерү йортын, җил, су тегермәннәрен, тимерче алачыгын, амбар, ындыр табагын ала. Шунда ук авыл хуҗалыгы күргәзмәсе, һөнәрче осталарның сәүдә рәтләре керә. Хәлле тегермәнче йортындагы олы мич, сәкеләр, хуҗалык кирәк-яраклары, китаплар... Буада үрдәкләр йөзеп йөри. Хуҗалар менә-менә кайтып керер сыман. Могҗизага тиң...

Музейда Кол Галинең мәһабәт сыны да гаҗәпләндерә. Гел тере сыман. Карашы ерак тарафка төбәлгән. Шигъри юллар илһамландырадыр үзен... «Табиб йорты» музее да ошады. Елга буе бик матур. Бихисап яткырткычлар гел әкияттәге кебек. Ул транспорт чараларының күплеге! Заманча электромобильләргә хәтле очратырга мөмкин. Юллар төзек, асфальт түшәлгән. Сәүдә рәтләрендә ниләр генә юк. Санап бетерерлек түгел. Җаның ни тели, бөтенесе дә бар.

Дөресен генә әйткәндә, бирегә ике тәүлеккә исәпләп, куна килергә кирәк, минемчә. Могҗизаларны шактый күрергә мөмкин булачак... Шунысы кызыклы, танышлар еш очрый. Болгарда тыныч, дустанә, бәйрәмчә мөнәсәбәт хөкем сөрә. Елның елында ул үзенә чакырып кына тора. Ата-бабалар рухыдыр. Кеше үзара аралаша, пакьләнә, бердәмләшә. Иң мөһиме — әхлак арта».

«Уртак нигезебез чакыруыдыр...»

... Озакка сузылды әңгәмәбез. Шәхсән изге төбәккә барып әйләнгәндәй тойдым үземне. Белешмә-китаплар әлеге тәэссоратны көчәйтә генә төште. Йөрәк түрендәге хис-тойгылар ургылып иреккә чыкты. Без — Болгар токымыннан! Күкрәк киереп, авыз тутырып әйтергә хаклыбыз! Форсаттан файдаланып, якташларыбыз өчен мәртәбәле сәфәр оештыручыларга рәхмәт белдерик. «Югарыда телгә алынганча, тәүдән үк хәстәрлек күрү мәҗбүри, әлбәттә, — ди Нәсимә абыстай. — Шартлар менә дигән. Бик яхшы экскурсоводлар белән тыгыз элемтәдәбез. Шул ук Алсу ханым белән инде дүрт еллап эшлибез. Киләчәктә Арча, Кырлай якларына юллану исәбе дә юк түгел... Аш-су ягына килгәндә. Милли ризыклар әзерләнә торган ашханәләрне сайлыйбыз. Быел шундыйларның берсе — «Арзу» кафесына тукталдык. Кунакханәләрнең очсызрагын эзлибез. Кеше хәленә керү зарур чөнки. Элек мәчетләрдә куна кала идек хәтта. Гомумән, Казанда тамаша кылырлык урыннар күп бит ул. Бу юлы Курчак театры кырындагы чәчәкләр аллеясына сокланып туялмадык. Ниндиләре генә юк! Гел җәннәт бакчасы инде менә... Киләсе елга, Сибгатулла хәзрәт белән сөйләшеп, Г. Камал театры янәшәсендә, нәкъ шәһәр уртасында кунакханә сайламакчыбыз. Инде Болгар төбәгенә килгәндә. Андагы гүзәллек, хозурлык! Суга карыйсың — пароходта тауар алып килүче галәмәт бай сәүдәгәрләр гәүдәләнә хәтта... Үзгәрешләр адым саен, һәр елны нидер тергезелә, төзелә. Ислам академиясе ачылу тантанасында булу бәхетенә дә ирештем. Үз динебез, гореф-гадәтләребез саклана, димәк. Тәлгать Таҗетдин хәзрәтләренә чиксез рәхмәтлемен. Тәү башлап ул күтәреп чыкмаса оештыру, мирасны яңадан тергезү мәсьәләсен, белмим... Фәкать аның тырышлыгында халкыбыз үткәне белән танышу ихтималлыгына иябез. Болгар җирендә һәр кирпеч, һәр манараның үз тарихы. Чиркәү нигезендә исә — борынгы язулы кабер ташлары. Искиткеч! Тарих күз алдында җанлана. Элеккеге эш кораллары мисалында гына да гасырлар шаукымы шәйләнә, минемчә. Һәммәсенең күз карасыдай кадерләп саклануы — зур шатлык... Болгарга һәркем үз нияте белән килә, әлбәттә. Тәүбәгә, Изгеләр чишмәсенә ниятләп баралар. Сувенирлар, ядкарьләр эзләп килүчеләр дә очрый. Тарихи, мәдәни чыганакларга мөкиббәннәр җитәрлек. Бәгъзеләр сәүдә рәтләренә кызыгадыр. Кемдер табигатькә гашыйк. Мондый урыннарга йөргән кеше шәфкатьлерәк, әдәпле-инсафлырак була бара. Теләгебез — изге җирдә адәм баласы үзен дөрес тотсын, хәрәм кертүгә юл куймасын иде. Үрнәк алырдайларга тигезләник. Мисалга, Чувашстаннан килгән милләттәшләребезгә сокланам. Җыелышып алалар, пылау, чәй әзерлиләр, һәммәсен бушлай сыйлыйлар. Кадерле, зарыгып көткән кунакларын хөрмәтлиләр, диярсең. Гадәтләре шундый. Күңеле киңнең табыны да мул ич аның.

... Йомгаклап, шуны әйтер идем. Һичшиксез, Шәһре Болгар илаһи тарту көченә ия. Уртак нигезебез чакыруыдыр ихтимал. Бөек ата-бабалар рухына тугрылык саклау теләгедер...».

С. ГАРИФУЛЛИНА, М. СИБГАТУЛЛИН фотолары.
Читайте нас: