Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
14 август 2018, 17:00

Халык мәнфәгатен кайгыртып

Шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Шмелев «Башнефть» компаниясе вәкилләре белән эшлекле очрашу үткәрде.

Шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Шмелев «Башнефть» компаниясе вәкилләре белән эшлекле очрашу үткәрде.
Чара барышында нефтьчеләр тарафыннан социаль һәм инфраструктура проектларына булышлык итү мәсьәләләре каралды. «Башнефть-Добыча» җәмгыятенең баш энергетигы Вячеслав Кожевников җитәкчелегендәге делегация хакимият коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашып, агымдагы елның беренче яртыеллыгында шәһәрнең социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре белән танышты.
Утырыштан соң Алексей Шмелев нефтьчеләр белән ике яклы хезмәттәшлек хакында фикер алышты. Атап әйткәндә, 2011-2017 елларда Башкортстанның социаль максатчан программалары фонды аша «Башнефть» компаниясе тарафыннан Октябрьскийның социаль өлкәсен финанслауга 84,5 миллионнан ашу акча юнәлтелгән. Бу үз чиратында шәһәрдә «Спартак» спорт-савыктыру комплексын төзекләндерү проектын гамәлгә ашырырга, универсаль хоккей мәйданчыгын төзергә һәм җиһазландырырга, 15нче балалар бакчасы һәм балигъ булмаганнарга социаль ярдәм күрсәтү үзәге өчен уен мәйданчыклары ясарга, 1нче дәваханәгә медицина җайланмалары кайтарырга, үзәк китапханәгә начар күрүче балалар өчен махсус җиһазлар һәм китаплар сатып алырга, шулай ук эзтабарлар төркеменә Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларның җәсәдләрен эзләү эшен оештырырга мөмкинлек бирде. Моннан тыш, нефть компаниясе булышлыгында шәһәрнең су системасын яңарту буенча эшләр үткәрелде.
Очрашу ахырында киләчәктә ике арадагы хезмәттәшлекне дәвам итү мөмкинлекләре каралды.

Читайте нас: