Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
26 июль 2018, 17:11

Игътибар үзәгендә – пенсия реформасы

Күптән түгел шәһәрдә пенсия системасы реформасына кагылышлы фикер алышу узды. Дискуссиянең башлап җибәрүчесе – «Бердәм Русия» партиясе.

Күптән түгел шәһәрдә пенсия системасы реформасына кагылышлы фикер алышу узды. Дискуссиянең башлап җибәрүчесе – «Бердәм Русия» партиясе.
Чарада Шаран, Туймазы, Благовар, Бүздәк, Дәүләкән, Бәләбәй, Ярмәкәй, Бишбүләк районнарыннан вәкилләр, Октябрьскийдан урындагы сәяси берләшмә әгъзалары, башлангыч бүлекчә секретарьлары, партия яклылар һәм активистлар катнашты.
Залдагылар каршында Дәүләт Думасы депутаты Рафаэль Мәрданшин, РФ Пенсия фондының Октябрьскийдагы идарә начальнигы Илдар Шакиров чыгыш ясады. Ике спикер да ассызыклаганча, пенсия реформасы мәсьәләсе кичектергесез чишелеш таләп итә. «Киң мәгълүмат чараларында, мәйданчыкларда нигездә пенсия яшен арттыруга бәйле сораулар, фикер алышулар ишетәбез, – диде Рафаэль Мирхәтим улы. – Әмма үзгәртүләрнең гомумән нәрсә өчен эшләнгәнлеген онытабыз. Беренче чиратта үзгәрешләр хаклы ялдагылар лаеклы пенсия алсын, ул пенсия яхшы тормыш көтү өчен җитәрлек дәрәҗәдә булсынга кирәк. Икенчедән, әлегәчә яшәп килгән пенсия системасын саклап калу да мотлак».
Аннары сүз БР Дәүләт Җыелышы Корылтай депутаты Р. К. Фәхретдиновка бирелде. Раил Камил улы әйтүенчә, кертеләчәк үзгәрешләр өч үзәккә кагыла: дәүләт, эш бирүчеләр һәм иң мөһиме – халык. Һәр якның да мәнфәгатен күз уңында тоту, эш барышында катнашучы һәркемнең таләпләренә җавап бирердәй чишелеш табу мөһим. Арытаба залда әһәмиятле тема буенча фикер алышуларга урын бирелде; нигезләнгән, көнүзәк тәкъдимнәр яңгырады. Парламентарий һәм Пенсия фондының шәһәр идарәсе башлыгы чарада катнашучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Халык тарафыннан белдерелгән барлык тәкъдим-теләкләр арытаба эш өчен кабул ителде.

Читайте нас: