Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
24 июль 2018, 12:01

Иң тәмлесе — «Green Park»та!

Тәмле ризыклар пешерергә, алар белән сыйланырга кем генә яратмый икән?!

Тәмле ризыклар пешерергә, алар белән сыйланырга кем генә яратмый икән?!
Борын-борыннан халкыбызда гаилә белән җыелып, төрледән-төрле сый-нигъмәтләр әзерләү, туганнарны чакырып, кунак итү йоласы яшәп килә. Бүгенге көндә бу гамәлләр аеруча уңайлашты, чөнки хәзер тәм-томны өйдә пешереп тормасаң да була. Үзенчәлекле ризык ашыйсың килә икән, тормышыбызда көннән-көн зуррак урын ала барган, һәркемнең зәвыгына туры килердәй ашамлыклар тәкъдим иткән кафе-рестораннарга юлланасың...
Шушы көннәрдә шәһәрнең сәүдә һәм җәмәгать туклануы тармагында хезмәт куючы предприятиеләр эшчәнлеген бәяләү форсаты да чыкты. Моны мәдәният йортында үтүче «Октябрьский — сәүдә шәһәре» фестиваль-конкурсы барышында эшләү мөмкин булды. Фойеда кунакларны Октябрьскийның танылу алган предприятиеләре вәкилләре каршылады. Биредә «Золотой рог» ит комбинаты, «Саниев кондитер йорты» җәмгыятендә җитештерелгән яңа төр ризыкларны тәмләп карарга, ошаганнарын сатып алырга мөмкин иде.
Фестиваль кысаларында оештырылган «Тәм тылсымы» бәйгесендә үз продукциясен «Байкал-сервис» производство-сәүдә фирмасының «Тет-а-Тет» кафесы, «Nautilus» балык рестораны, «Green Park» рестораны, «PRONTO» итальянча гаилә рестораны, «Juice Cream» кафесы тәкъдим итте. Бәйгечеләр һәр елдагыча сынатмаска тырышкан: затлыдан-затлы ризыклар тәме буенча да, бизәлеше ягыннан да сокландырырлык иде. Аларга сүз бирик:


Антон Сенкин, «Green Park»
рестораны шеф-повары:
— Фестивальгә француз язучысы Антуан де Сент-Экзюпери иҗат иткән «Маленький принц» әкияте буенча композиция әзерләдек. Нигә нәкъ шушы әсәрне сайладык дисезме? Чөнки ул тәү нәүбәттә гаилә кыйммәтләренә, тормыштагы иң кадерле мизгелләргә, тугрылык һәм туганлык төшенчәләренә бәйле. Күрүегезчә, өстәлебездә башкорт милли ашларының яңача күзалланган эшләнмәләре урын алган. Бу нигъмәтләр кешеләрне ямьле балачак көннәренә алып кайтсын, аның кабатланмас минутларын хәтердә яңартсын өчен бар тырышлыкны салдык.

Максим Масленников,
«PRONTO» рестораны идарәчесе:
— «Кыскалыкта — осталык» диләрме әле? Шушы гыйбарәне истә тотып, бүген бәйгегә тәкъдим ителгән ризыкларның гомум алганда бер темага — «Гаилә елы»на багышлануын билгелисем килә. Ягъни, алар арасында олыларның да, балаларның да күңеленә хуш килердәйләре бар. Әйтик, сырдан ясалган шушы шарчыклар нәни кунакларыбызның игътибарыннан читтә калмас дип уйлыйм. Ә инде күркә итеннән әзерләнгән кайнар кабымлык өлкәннәрнең зәвыгын канәгатьләндерердәй булачак.

Анна Холкина, шәхси эшкуар, «Juice Cream» кафесы җитәкчесе:
— 2012 елдан эшчәнлек алып барабыз. Башта кечкенә барлардан башлаган идек, бүген инде берничә ноктабыз бар. «Плаза» сәүдә үзәгендәге кафе ике ел элек барлыкка килде һәм бүгенгәчә уңышлы эшли. Агымдагы елда «Rico» сәүдә үзәге биләмәсендә балалар өчен «ТроллиЛяндия» исемле уен бүлмәсен, шулай ук «Juice Cream» кафесын ачтык, ә балалар хастаханәсендә кислород коктейльләре, салкын һәм кайнар эчемлекләр сатучы «Juice Bar» уңышлы эшләп килә. Конкурска килгәндә, анда күпчелектә нәни дусларыбыз яраткан тәмлекәйләрне әзерләдек.
«Тет-а-Тет» кафесы «Тәм тылсымы» конкурсында даими катнашучыларның берсе. Быел да кафеның шеф-повары Дмитрий Ногицкий һәм аның ярдәмчесе Марсель әзерләгән ризыклар үзенчәлеге белән игътибарны җәлеп итә алды. Алар иҗатындагы композиция «Бронза туй» дип атала. Ул гадәти булмаган нигъмәтләрдән тыш, бизәлеш ягыннан да югары бәяләмәгә лаек булды.
Гомумән, «Тәм тылсымы» бәйгесендә катнашучыларның һәрберсе үз композициясен бар күңелен биреп, зур тырышлык белән әзерләгән. Әмма конкурс булгач, җиңүчене билгеләү тиешле. Шулай итеп, нәтиҗәләр буенча, 1нче дәрәҗә дипломга «Green Park» рестораны (идарәчесе Д. Хафизова) лаек булды. «Тет-а-Тет» кафесы (директоры Г. Шәфыйгуллина) — икенче, «PRONTO» гаилә рестораны (директоры М. Масленников) өченче урынга иреште. «Nautilus» балык рестораны һәм «Juice Cream» кафесы «Югары һөнәри осталык» һәм «Иң үзенчәлекле ризык» төркемнәрендә билгеләнде.
Кулинар бәйгедән соң сатучылар арасында «Һөнәре буенча иң яхшысы» конкурсы үтте.
Иң тәүдә шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары С. Литов сәүдә хезмәткәрләрен якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде. Сергей Васильевич күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен бер төркем шәһәрдәшләргә хакимиятнең Мактау кәгазьләрен тапшыру йөкләмәсен дә башкарды.
Бүләкләнүчеләр исемлеге: кассир-операционист Зиләрә Әхмәтова («Октябрьский шәһәре базары»); кладовщик Гөлнара Гайнуллина («Мәктәп туклануы комбинаты»); икмәк пешерүче Наталья Копейкина («Байкал-сервис» производство-сәүдә фирмасы); баш инженер Виктор Лазарев («Плаза» сәүдә-күңел ачу үзәге); администратор Ирина Санникова («Нарышево» сәүдә комплексы»); сатучы Айсылу Сафина («Башспирт» сәүдә йорты» кибете); идарәче Азат Сәяхов («Чиста су — Имангол чыганагы» компанияләре); директор урынбасары Елена Таушева («Аструм» сәүдә үзәге); бухгалтер Ирина Шанина («Молочные реки» җәмгыяте).
Һөнәри осталык бәйгесе өч өлештә үтте. Иң башта теоретик белем тикшерелде. Арытаба бәйгечеләр җыр-биюле концерт номерлары, әдәби һәм иҗади композицияләр ярдәмендә үз хезмәтләренең үзенчәлекләрен тасвирлады, сәүдә нокталары белән таныштырды. Ниһаять, җиңүчеләрне билгеләү вакыты да җитте. 1нче дәрәҗә диплом белән «Верба» сәүдә-күңел ачу үзәге администраторы Анжела Жулинская бүләкләнде. Шәхси эшкуар, «Плаза»ның «Зарга SHOP» бүлеге җитәкчесе Юлия Бикметова — икенче, «Октябрьский шәһәре базары» контролеры Рима Плаксина өченче урын алды. Ангелина Галиева («Гаилә» сәүдә комплексы), Альбина Төхвәтуллина («Аструм»ның «Много мебели» салоны) һәм Максим Масленников («Саниев кондитер йорты» җәмгыяте) дипломнар белән билгеләнде. Бәйге кысаларында шәһәрнең иң яхшы сәүдә предприятиеләре дә ачыкланды. «Азык-төлек белән сәүдә итү предприятиесе» төркемендә «Апельсин-СИТИ» кибетләр челтәре; «Азык-төлек булмаган товарлар белән сәүдә итү предприятиеләре» арасында «Плаза» үзәге; «Җәмәгать туклануы предприятиесе» номинациясендә «Байкал-сервис» фирмасы иң яхшылар булды.

Л. ГАБИТОВА, автор фотолары.

Читайте нас: