Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
17 июль 2018, 13:39

Классика тыңлап яшик!

«Сәламәт буласың килсә, классик музыка тыңла».

«Сәламәт буласың килсә, классик музыка тыңла».
Җыр-моң дөньясы белән әзме-күпме таныш булганнар шушы әйтем белән килешәдер. Галимнәр дә нәкъ менә классик музыка тыңлау стресс, депрессия ише халәтләрдән чыгарга ярдәм итә дип фаразлый. Классик музыка кешенең эчке дөньясын тәрбияләргә, аның хисләре белән идарә итәргә дә сәләтле. Ишеткәнегез бардыр, медицинада «музыка терапиясе» дигән юнәлеш тә бар. Ул сабыйлар белән эшләгәндә аеруча яхшы нәтиҗәләр бирә. Классик көйләр баланың эчке дөньясын, нерв системасын формалаштыра, акыл һәм иҗади сәләтен ачарга, аны үстерергә булыша.
Һәр дәвернең үз тарихы, данлыклы композиторлары, кабатланмас әсәрләре бар. Теләгән кеше үзенә ошаган әсәрләрне телевидение, интернет аша тыңлый ала. Әмма тере тавышка җитми инде! Аны берни белән дә чагыштырып та, алыштырып булмый; ул күңел күтәренкелеге, шатлык-сөенеч, тынычлык бирә.
Шушы көннәрдә шәһәрдәшләр дә серле һәм сокландыргыч классик музыка иленә сәяхәт итү мөмкинлегенә ия булды. Октябрьский күркәм гадәт буенча күләмле мәдәният чарасын — «Классик музыка марафоны»н кабул итте. «Ян» продюсерлык үзәге һәм «Уфанет» компаниясе оештыруындагы чара агымдагы елда «Нефтьче» паркында үтте. Шәһәребездә инде 5нче тапкыр узучы җыр-моң бәйрәме өлкәннәрнең дә, кечеләрнең дә ихлас мәхәббәтен яуларга өлгерде. Быел марафонда Октябрьскийның муниципаль оркестры (җитәкчесе — Ф. Харисов) һәм А. Юлтимиров җитәкчелегендәге 12нче инженер бригадасының хәрби оркестры чыгыш ясады. Музыкаль композицияләр исемлегендә хәрби марш, дөнья классикасы, шулай ук Русия, Советлар Союзы чоры һәм башкорт композиторлары әсәрләре яңгырады.
Марафонның тәүге мизгелләреннән үк кечкенә җыр-моң сөючеләр дә, олыраклар да бәйрәм халәтенә «чумды». Берәүләр иҗади остаханәләр белән танышты, икенчеләр яңа дуслары белән аралашты, уйнады, күңел ачты. Сәхнәдән агылган классик көйләр тирә-юньне илаһи моң дәрьясына күмде.
Иҗади остаханәләргә күз салыйк. Биредә фикерләү сәләтен, белем дәрәҗәсен, сәләт-мөмкинлекләрне ачыклау өчен төрле биремнәр әзерләнгән. Мәсәлән, фотосурәтләр буенча композиторны танырга, ребуста яшерелгән музыка коралларын билгеләргә кирәк. «Примавера» студиясе тәкъдимендәге осталык дәресләре биергә яратучыларны үз янына җыйды. «Антресоль» театр студиясе миниатюралары, артистлар җанландырган «тере сыннар» беркемне дә битараф калдырмады: һәркем алар белән фотога төшәргә омтылды. Үзәк китапханә хезмәткәрләре оештыруындагы «Әдәби мәйданчык» иҗатчыларны җәлеп итте. Акыл уеннарын үз итүчеләр шахмат-шашкада көч сынады. Күпләр өчен иң истә калган осталык дәресләренең берсе — шаржчы һәм портретчы рәссамнарның сурәт ясавын күзәтү булгандыр. Сәнгать осталарының җиңел, җитез хәрәкәтләр белән тиз арада шундый күркәм иҗат өлгеләрен булдыруы ихлас соклану тудырды. Ә инде аларга модель булып торучылар аеруча онытылмас кичерешләр алгандыр...
... Классик музыка марафоны шаулап-гөрләп үтеп тә китте. Ул анда катнашучыларның һәрберсенең күңелендә ел әйләнәсенә җитәрлек илаһи моң, матур тәэссоратлар калдырды дисәк, һич ялгышмасбыз! Бөек композиторларның, сәнгать ияләренең кабатланмас бай иҗатын онытмыйк, классика тыңлап яшик, дуслар! Киләсе очрашуларга кадәр!

Л. ГАБИТОВА.


Читайте нас: