Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
13 июль 2018, 12:18

Калдыклар буенча... төбәк операторы

2019 елның 1 гыйнварыннан торак-коммуналь өлкәдә каты коммуналь калдыклар (ККК) белән эш итүче төбәк операторлары пәйда булачак. Әлеге яңалык бу тармактагы хәлләрне җайга салу максатыннан кертелә.

2019 елның 1 гыйнварыннан торак-коммуналь өлкәдә каты коммуналь калдыклар (ККК) белән эш итүче төбәк операторлары пәйда булачак. Әлеге яңалык бу тармактагы хәлләрне җайга салу максатыннан кертелә.
Операторның төп вазифасы — калдыклар белән эш итү өлкәсендәге төбәк сәясәте таләпләрен гамәлгә ашыру. Шул рәвешле, төбәк операторы бу өлкәдәге мәсьәләләрне дәүләт тарафыннан экологик һәм икътисади яктан җайга салучы ролен үти. «Сәнәгать һәм куллану калдыклары турында» Федераль законына ярашлы, ККК белән эш итүче операторга түбәндәге вазифалар йөкләтелә:
¡ ККК белән эшне «БР экологик һәм табигый ресурслары» дәүләт программасына һәм төбәк схемасына ярашлы гамәлгә ашыру;
¡ ККК буенча хезмәтләр башкаруга торакларда яшәүчеләр, идарәче компанияләр, торак милекчеләре берләшмәләре белән килешүләр төзү;
¡ кагыйдәләргә ярашлы, калдыкларны җыючы, ташучы, эшкәртүче компанияләр белән килешүләр төзү;
¡ хәвеф тудыручы калдыкларны җыю, тапшыру мәсьәләсен аерым игътибар үзәгендә тоту,
¡ контейнер мәйданчыкларын төзекләндерү, арытаба чүп-чарны полигоннарда урнаштыру, һ. б.
Гомумән алганда, оператор контейнердан полигонгача әйләнеш өчен тулысынча җаваплы, дигән сүз. Әйткәндәй, калдыклар урнаштыруга бәйле яңалык һәркемгә кагылачак. Шәхси йорт хуҗаларына, күпфатирлы йорт милекчеләренә дә, бакчачыларга, идарәче оешмаларга да, барлык юридик затлар һәм малтабарларга да, каты коммуналь калдыкларны эшкәртү, урнаштыру хезмәтендәге предприятиеләргә дә.
Башкортостанда калдыкларны җыю, саклау һәм утильләштерүнең яңача тәртибе калдыклар белән эш итү төбәк схемасы нигезендә төзеләчәк. Республика биш өлешкә (зонага) бүленә. Һәркайсына конкурс нигезендә үз төбәк операторы сайлана. Агымдагы елның апрелендә Башкортостанның табигатьтән файдалану һәм экология министры Илдар Хадыев конкурс үткән операторлар белән килешүләр төзегән дә инде. Безнең Октябрьский шәһәре дүртенче зонага керә. Төбәк операторы тарафыннан «Экология-Т» җәмгыяте билгеләнгән. Ун елга килешү дә төзелгән. Шәһәрдә калдыкларны ташу, утильләштерү хезмәте белән элеккечә «СпецЭкоТранс» һәм «Полигон» җәмгыятьләре шөгыльләнәчәк. Әлеге вакытта төбәк операторы хезмәте өчен халыкка тариф тәгаенләү мәсьәләсе хәл ителә. Квитанцияләрдә ул түләм 2019 елның гыйнварында теркәләчәк.
Тирә-як мохиткә зыян салучы оешма-предприятиеләргә мотлак түләү салына. Каты коммуналь калдыкларны урнаштыру барышында алар белән эш итүче операторлар да түләргә бурычлы. Хуҗалык яки башка төр эшчәнлекне оештыру нәтиҗәсендә барлыкка килгән калдыклар (каты коммуналь калдыклардан тыш) өчен җаваплы юридик затлар һәм малтабарлар да читтә калмый, әлбәттә. Югарыда бәянләнгәннәргә кагылышлы тулырак белешмә тулысынча расланганның соңында биреләчәк.

Читайте нас: