Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
13 июль 2018, 12:19

Бәхеткә юллар салучылар

Иртән иртүк кайсы предприятие хезмәткәрләре эшкә тотынган дисәң, кишер сары төстәге киемнән «ДорСтройРемонт»ныкылар инде.

Иртән иртүк кайсы предприятие хезмәткәрләре эшкә тотынган дисәң, кишер сары төстәге киемнән «ДорСтройРемонт»ныкылар инде.
Аталган предприятие юллар төзү буенча шәһәребездә иң яхшылар сафында. Күп еллар буе предприятиедә тупланган тәҗрибә нигезендә, юл салучылар Октябрьскийның иң җаваплы объектларында эшли. Менә әле дә алар шәһәрнең иң күркәм урыннарының берсен төзекләндерүгә керешкән.
Предприятие мастеры Габдрахманов Роман Әмир улы җитәкчелегендә 11 кешедән торган бригада Горький урамындагы тротуарны яңарту эшләре белән мәшгуль. Яңартуга юл читендәге ташларны алмаштыру, юл өслеген җәю керә. Садовое кольцо урамыннан Островский урамына кадәр арада тиздән менә дигән җәяүлеләр сукмагы булачак.
«ДорСтройРемонт» югары җитештерүчәнле эш алымнарын кулланып эшли, шуңа да алар һәрвакыт яхшы сыйфатлы нәтиҗәгә ирешә.
— Сукмак кына яңартылып калмаячак, янәшәдәге карт агачлар да киселеп, җир өслеге дә тигезләнәчәк, — диде Роман Әмир улы. — Барлык хезмәткәрләребез дә тәҗрибәле, шәһәребез тагы да күркәмләнсен, халыкка уңайлы булсын өчен алар бар осталыгын куеп хезмәт сала.
Димәк, якын-тирәдә яшәүчеләр тиздән өр-яңа сукмаклардан йөриячәк. Өлкәннәр бирегә һава суларга, яшьләр яңа танышларын очратырга, балаларын йөртергә алып чыгар... Һәм аларның барысы да матур һәм тигез юллар өчен төзүчеләргә рәхмәт әйтер. Шундый рәхәт бит ул тигез юлдан, пычракка батмыйча, чокырга төшмичә генә йөрүләре.
Эшләрегез уң, һава торышы һәрчак әйбәт булсын сезгә, бәхет юлларын салучылар!

Ю. Дәүләтбаева
Автор фотосы


Читайте нас: