Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
10 июль 2018, 14:02

«Дин әһеле күпкырлы белемгә ия булырга тиеш»

Шулай дип исәпли Октябрский шәһәре ахунды Рөстәм хәзрәт Шакиров.

Шулай дип исәпли Октябрский шәһәре ахунды Рөстәм хәзрәт Шакиров.
Моңа җирлек тә бар. Ни генә димәгез, дин әһеле һәрчак игътибар үзәгендә. Халык күпчелек фәкать аның шәхесенә карап фикер йөртүчән. Димәк, багланган өмет-ышанычны мотлак аклау зарур. Җиңел генә яуланмый абруй-хөрмәт дигәнең.
Һәркемнең — үз юлы
... Мәчет ишеген ачып керүгә үк, төрле яшьтәге, килеш-килбәттәге ир-егетләргә, хатын-кызларга тап булдык. Һәркемнең — хәл ителәсе соравы, мәшәкате. Кулына сабыен күтәргән сылу ханым балага исем куштыру мәсьәләсе белән кызыксына. Бәгъзеләр уку тәртибе-вакыты хакында белешә. Хәер-сәдака бирергә килүчеләр өстәл янәшәсендә урын ала... «Шөкер, кеше өзелгәне юк, — дип билгели Рөстәм хәзрәт. — Мәчет тәүлек әйләнәсенә ачык. Даими кизү тору оештырылган. Дингә кагылышлы теләсә нинди сорау, гозер-үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Биш вакыт намазын калдырмаучы мөэминнәребез дә җитәрлек. Җомга намазы мәлендә исә халык аеруча күп җыела, мәчет тула. Никах укытырга, сабыйга исем куштырырга теләүчеләр шактый. Шәһәрдән генә түгел, Туймазы, Шаран, Бакалы, Ютазы, Баулы кебек төбәкләрдән дә киләләр. Әйткәндәй, ел дәвамында 200ләп никах укыла. Шөкер, бу җәһәттән гыйлемле, тәҗрибәле ярдәмчеләрем — Исмәгыйль һәм Фәнил хәзрәтләр булыша».
Әлбәттә, мәчеттә дини белем бирүгә
зур игътибар бүленә. Дәресләр башлыча октябрь-апрель айларында үткәрелә. Ислам дине нигезләре, гарәп теле, шәригать кануннары, Коръән, намаз уку, гыйбадәт кылу тәртибе буенча сабакларны ир-егетләр Исмәгыйль хәзрәттә һәм Мансур карыйда ала. Хатын-кыз мөгаллимәләргә килгәндә. Рәйхана ханым өлкәнрәк, Гөлнур ханым исә кечерәк яшьтәге гүзәл затлар белән дәресләр уздыра. «Аңлашыладыр, шимбә-якшәмбе көннәрендә гыйлем эстәүче шәкертләр саны арта төшә, — ди Рөстәм хәзрәт. — Хезмәт кешесенә шулай кулайрак бит... Әйткәндәй, дингә тартылучы яшьләр шактый. Укымышлы, кыюлар, дини мәсьәләләрне тирәнтен өйрәнергә омтылалар, төпченүчәннәр. Җомга намазына килүчеләрнең 80 проценты диярлек яшьләр. Бу безне ихлас куандыра, әлбәттә».
Мәгълүм ки, күпчелек мәчет-мәдрәсәләрдә балалар өчен җәйге ял лагерьлары уңышлы эшләп килә. Зает мәчете дә искәрмә түгел. «Әле яңа гына ун көнлек сменада 70ләп бала сабак алды, сәламәтлеген ныгытты, — дип бәянли әңгәмәдәшебез. — 7дән 12 яшькәчә кыз-малайлар карамагына шактый фәһемле, шул ук вакытта кызыклы программа тәкъдим ителде. Фәнил хәзрәт оештыру эшләре белән мәшгуль булды. Исмәгыйль, Радик хәзрәтләр, Җәмал шәкертебез ир балаларны укыту-тәрбияләүгә байтак көч куйды. Рәйхана һәм Ләйлә ханымнар, билгеле, шәфкатьле «канаты астына» кызларны туплады. Төрле һөнәр вәкилләре белән очрашулар да күркәм гадәткә әйләнгән. Быел, мәсәлән, теш табибы катнашлыгында әһәмиятле чара үткәрелде. Табиб әңгәмәсе, ул җиткезгән файдалы киңәшләр беркемне дә битараф калдырмады».
«Бәй, көннәр буе сабак ятларга, үгет-нәсихәт тыңларга мәҗбүр булган икән укучылар», дип уйлый күрмәгез тагын. Һич юк. Җәйге ял мавыктыргыч уеннарсыз булмый ла. Лагерь мәйданчыгында төрле ярышлар, конкурслар, викториналар оештырылган. Замана шаукымы — аквагрим дигәннәре дә онытылмаган хәтта. Җете-ачык буяулар ярдәмендә туйганчы «бизәнгән-ясанган» үсмерләр. Әлбәттә, тапкырлыкта-зирәклектә дә көч сынашкан кыз-малайлар. Ислам дине тарихы буенча викторина сорауларына җавап эзләгәннәр. Ә инде Гает чын мәгънәсендә тәм-том бәйрәменә әверелгән. Шикәрле «мамык», татлы туңдырма белән туйганчы сыйланган тәмлетамаклар... Туклануга килгәндә, бары тик хәләл ризыклар гына тәкъдим ителә лагерьдагыларга. «Ташкент», «Көнчыгыш ашханәсе» кафелары зур ярдәм күрсәткән бу җәһәттән.
Гомумән, иганәчеләр, хәйриячеләр, миһербанлы кешеләр ярдәме шактый сизелерлек. «Дини бәйрәмнәрдә мәчет эченә сыймаган халык тышкы якта урын ала хәтта, — дип ихлас елмая Рөстәм хәзрәт. — Инде унөч ел дәвамында Рамазан аенда 100-150 ураза тотучыны авыз ачтырабыз. Ир-атлар, хатын-кызлар аерым, билгеле. Ризык әзерләүне чиратлап башкарабыз. Аерым сандык булдырылган. Кем нәрсә китерә, азык-төлекме, акча-мазармы, шунда җыелып килә. Гает тәмамлануга, гадәттә олы казаннарда пылау пешерелә. Корбан бәйрәме дә шул рәвешле зурлап үткәрелә, билгеле. Моннан тыш, махсус ярдәм фонды яшниге булдырылган. Анда җыелганны мохтаҗларга таратабыз. Тик тәүдә тикшерәбез, чыннан да мохтаҗлык кичерәме бу кеше, яисә мутлашуга, ялганлауга барамы. Нишлисең, тормыш бу...»
Шул да мәгълүм булсын, Октябрьский шәһәре ахунды олуг дини бәйрәмнәрне шәһәр күләмендә уздыру яклы. «Зур мәйдандамы, иркен залдамы, барча халыкны, бүтән дин әһелләрен дә бергә җыеп, вәгазь укып ишеттергәндә, мәдәни программа тәкъдим иткәндә, авыз ачтырганда яхшы булыр иде. Менә дигән аралашу форсаты бит бу. Күрше Татарстанда андый тәҗрибә бар, өйрәнергә мөмкин». Кем белә, бәлки берзаман гамәлгә ашып та куяр хәзрәт тәкъдиме. Дустанә-тату мөгамәләгә ни җитә...
«Җанлы аралашуны һични
алмаштыра алмый»
Зает мәчетенә йөрүчеләрнең байтагы моны яхшы аңлый. Интернет челтәрендә аралашу даирәләре шактый киң. Кемнең нидә хаҗәте, гозере бар, кем нәрсә тәкъдим итә ала — кирәкле белешмә белән танышырга, тиешле ярдәм-хуплауга өметләнергә мөмкин. Бик тә уңайлы, килешәсездер. «Мөселман кардәшләр» дигән төшенчәнең буш-ялтыравык сүз түгеллегенә күпләр шул рәвешле инанадыр...
Һәр пәнҗешәмбе мәчеттә эчтәлекле лекция-әңгәмәләргә дә вакыт бүленә. Борчыган сорауларыңны бирергә, икеләнүләрең белән уртаклашырга да була, димәк. Кирәкле, урынлы гамәл бу. «Чөнки халык диннән ифрат ерак тора, — дип хәвефләнә Рөстәм әфәнде. — Үтә җиңел, өстән-өстән генә мөнәсәбәт яшәп килә дингә карата. Бөтенләй диярлек әһәмияте булмаган сораулар «яудыра» кайчак замандашлар. Мәсьәләнең тышкы ягы белән генә кызыксыналар. Мисалга, хәерне сул яклап бирергәме, уңнанмы, дип төпченәләр... Наданлык бәласе! Белешмә бихисап югыйсә, махсус әдәбият тә җитәрлек, Интернет киңлекләре дә... Тик дөресен-асылын сайлап алу бик тә читен. Халык арасында эзлекле, даими аңлату эше булырга тиешле. Яшерен-батырын түгел, адәм баласының исенә дин авыр чакларда төшә, шулай
бит? «Нишләргә?!» Шушы сорауны бирә дин әһеленә күз төбәп килгән кеше. Әңгәмәләшә башлыйсың. Нәтиҗәдә шул ачыклана: бәндә һич үзгәрергә теләми, гаепне читтән эзли. Ә бит: «Син үзгәрми торып, Мин синең хәлеңне үзгәртмәм», ди Аллаһы Тәгалә... Безнең максат — халыкның дин өлкәсендәге гыйлем дәрәҗәсен арттыру. Моның өчен, билгеле, тәү нәүбәттә хәзрәтләргә карата яшәп килгән тискәре мөнәсәбәттән арыну зарур. Сер түгел, дин эшлеклесенә ничектер шикләнеп-сагаеп карый кеше. 26 ел дәверендә хәзрәт вазифаларын башкару сәбәпле, еш очрашырга насыйп булды мондый хәлләр белән... Мисалга, мәҗлестә иң башлап киеренкелек халәтен юкка чыгару мотлак. «Акыл өйрәтергә» кирәкми. Җанлы-гади аралашуны һични алыштыра алмый. Үзен башкалардан өстен куйган, тәкәббер-масаючан дин эшлеклесен халык өнәми. «Син каты бәгырьле булган булсаң, кеше синең тирәңнән бөтенләй качып бетәр иде», дигән Аллаһы Тәгалә Мөхәммәт пәйгамбәребез (с. г. в.) турында. Һәммәсе белән уртак тел табуга омтылу кирәк». Әлбәттә, халык арасында рухи яктырту-агарту эшенә мөмкин кадәр иртәрәк керешү хәерле. Бу җәһәттән Зает мәчете биләмәсендә төзелеп килүче мәдрәсәгә өмет баглый хәзрәт. «Фәкать гади кеше мәнфәгатендә хезмәт итәргә тиешле уку йорты, — дип ассызыклый әңгәмәдәшебез. — Кечкенәләрдән, 5-6 яшьлек сабыйлардан башлап, өлкәнрәкләргә хәтле гыйлем тупласын рухи аң-белем тарату, мәгърифәтчелек үзәгендә. Бу очракта гомум белем бирү мәсьәләсе дә алга килеп баса, билгеле. Спорт белән шөгыльләнү шулай ук эзлекле нигездә, җитди уйланылган булырга тиеш. Иң мөһиме — зыян китермә! Медицина өлкәсендәгедәй. Ата-бабалар мирасына таяну отышлы гына булачак. Мәшһүр көрәшчеләребез белән гомер-гомергә горурланган ич халкыбыз! Милли гореф-гадәтләрне, йолаларны тергезү мөһим. Шуңа бәйле, хәләл татар-башкорт ризыклары тәкъдим итүче кафе-зал оештырганда шәп булыр иде. Мөселманнарга табиб хезмәте (аеруча хатын-кызлар өчен әһәмиятле бу) күрсәтү дә яхшы гамәлләрдән, минемчә. Ниятләр зурдан инде ул, артык кабаланмый, акрынлап тормышка ашыру хәерле». Хәзрәтнең ата-аналарга җиткезергә теләгән киңәше — балаларны мәчет-мәдрәсәдән читләштермәү. Яшьләргә исә һәр эштә алдан башлап йөрү ихтималлыгын тәэмин итәргә кирәк, дигән фикердә ул. Тәвәккәллек таш яра! Шул чакта егет-кызларыбыз төрле агымдагы шикле оешмалар тозагына да эләкмәс, хак-туры юлны сайлар...
Бәхетле Гаилә — сәламәт җәмгыять
Ни генә димә, тәрбия, әхлак, әдәп төшенчәләре турыдан-туры Гаиләгә барып тоташа. Шулай булган һәм дә булачак. Бала ата-ана үрнәгендә яшәешне таный, олы тормыш юлына туган йортында алган «багаж» белән чыга. «Бөтен тормыш тармакларына да кагыла бу, — дип басымлый әңгәмәдәшебез. — Киләчәк буын рухи яктан сау-сәламәт, ныклы-ышанычлы булсын өчен, тәү башлап өлкән гаилә әгъзаларын дәвалау-сихәтләндерү зарури. Таза агач тамыры гына яхшы үсентеләргә гомер бирүчән. Ир-ат кеше гаиләсе өчен тулысынча җаваплы. Хатын-кыз исә йортта тынычлык-иминлек тәэмин итүче. Сабыйларын тәрбияләү, хәстәрләү нигездә аның вазифасында бит. Шуңа да нәфис җенес әдәбе, әхлакы иң мөһим кыйммәтләрнең берсеннән санала. Ике юл чатында калган замана хатын-кызларына сайларга туры килә: гаиләме яки «карьера»мы... Онытмыйк, кыз-улларыбыз нәкъ әти-әни мөнәсәбәтеннән чыгып фикер йөртә, шәхси тормышын төзи. Бәхетле Гаилә — сәламәт җәмгыять нигезе. Барысы да үтә тыгыз бәйләнештә!» Шәхси тәҗрибәсеннән чыгып сөйли Рөстәм әфәнде. Сөйгән гаиләсе — аның ышанычы-терәге. Хәләл җефете — тугры тормыш юлдашы, гаилә учагын сүндермичә саклаучы. Олы кызлары табиблык һөнәрен үз иткән. Кечесе мәктәптә укый. Инсафлылар, тәрбиялеләр. Олыны олы, кечене кече итәргә күнеккәннәр. Йөзгә кызыллык китерерлек түгелләр!
... «Хәзрәт, Сезнең киңәшегез кирәк иде». Ишектә яшь кенә ир-егет шәйләнә. Димәк, озайлы сөйләшүебезне, ниһаять, төгәлләргә вакыт җиткән. Форсаттан файдаланып калырга ашыгыйк. «Гафу, соңгы сорауга җавап бирсәгез иде. Бүгенге дин әһеле нинди сыйфатларга ия булырга тиешле?» «Динне тулаем кабул итү, аның кануннарын яшәеш кагыйдәсе буларак төгәл-җентекле, тәфсилләп үтәү. Диндә сайлану, «монысы миңа ошый, бусы күңелгә ятмый» ише фәлсәфә сатуга урын юк! Акыл-зирәклек, сабырлык, мәрхәмәтлек-шәфкатьлелек кебек сыйфатларны үзеңдә тәрбияләү мөһим. Дин һәм Акыл бергәлектә булырга тиеш. Язмыш юлыңда очраган һәркемнең йөрәгенә, күңеленә ачкыч таба белергә кирәк. Һәр нәрсәдә алтын урталыкка омтыл. Камилләшү өстендә гомер бакый хезмәт ит. Кыскача шул. Гади дә, катлаулы да кагыйдәләр. Тормышның үзе кебек». Дөрес сүзгә җавап юк!
Хәтерлисездер, җәмәгать, мәкалә башында дин әһеленең күпкырлы белемгә ия булырга тиешлеге ассызыкланган иде. Рөстәм хәзрәтнең үзенә тап килә ул фикер, минемчә. Аның белән тарихи, фәлсәфи, мәдәни, әдәби мәсьәләләр буенча әңгәмәләшергә, хәтта ки бәхәсләшеп алырга да мөмкин. «Хакыйкать бәхәстә туа», дигән әйтемне инкар итми ул... «Мулла бер үк вакытта психолог та, остаз да. Хисап, төзелеш, сәүдә, медицина, һ. б. өлкәләрдән азмы-күпме хәбәрдарлык та комачауламый. Хәстәрлекле гаилә башлыгы буларак мәхәллә халкына өлге булу мәҗбүри. Бүтәнчә мөмкин дә түгел. Имамнан күп сорала, таләп ителә. Исем-абруйга тап төшерү ярамый!»
Көнбатыш төбәк казые, Башкортостан мөселманнары Диния Нәзараты Президиум әгъзасы, Октябрьский шәһәре ахунды, мөхтәсибе, Зает мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт бәянләгәннәр дин юлында тәүге кыяр-кыймас адымнарын ясаган, киләчәген халык мәнфәгатендә хезмәт куюга арнарга ниятләгән яшьләргә аеруча фәһемле, гыйбрәтле булыр, мөгаен. Халыкны изге гамәлләргә өндәүче тәү чиратта үзе бик тә гадел һәм намуслы адәми затлардан булырга тиештер. Дөнья байлыгына алданып, зиннәтлектән аң-зиһен томаланып, дөресне ялган, ялгышны хак итеп күрүдән Аллаһы Тәгалә үзе сакласын...


С. ГАРИФУЛЛИНА, автор фотосы.
Читайте нас: