Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
5 июль 2018, 13:25

«Безнең көч — бердәмлектә!»

Кызык кына бу Табигать дигәнең. Балаларны яклау көнендә көйсезлеген күрсәткән иде, бүген килеп «төзәлергә» ниятләде ахрысы. Хәер, моңа җитди нигез дә бар ич. Беренчедән, чәчәкле июнь аеның соңгы көне. Икенчедән, галәмәт чара — Яшьләр көне!

Кызык кына бу Табигать дигәнең. Балаларны яклау көнендә көйсезлеген күрсәткән иде, бүген килеп «төзәлергә» ниятләде ахрысы. Хәер, моңа җитди нигез дә бар ич. Беренчедән, чәчәкле июнь аеның соңгы көне. Икенчедән, галәмәт чара — Яшьләр көне!
Ачык йөзле, ягымлы ханымнар белән танышабыз. Күп юнәлешле һөнәрчелек колледжы педагоглары: Филүзә Буриева һәм Зилә Сабирова. «Бездә студентлар җәмгыятьтә бик кирәкле эшче һөнәрләргә ия була, — ди алар зур горурлык хисе белән. — Ягъни мәсәлән, электр монтеры, автомеханик, чәчтараш, аш-су остасы, тегүче, банк контролеры, цифрлы белешмә эшкәртү буенча мастер. Егет-кызларыбыз төрле бәйгеләрдә дә җиңү яулый. Мисалга, агымдагы елда гына да чәчтарашлар халыкара конкурсларның берсендә икенче урын яулауга иреште!» Бик мәслихәт. Алтын куллы шөгыль ияләренә хаҗәт кимеми, киресенә, арта гына бара...
«Мин рәсем төшерергә бик яратам», — ди әнә курчактай матур, теремек кызчык. Дүрт яшьлек Кристина Мерзлякова бәйрәмгә әнисе Эльвира белән килгән. «Мавыктыргыч күренеш, — дип бәһалый ханым. — Нәниләрне генә түгел, олыларны да әвәрә итәрлек». Чыннан да, «аквагрим» исемендә танылу алган үзенчәлекле хәрәкәт төрле яшь, һөнәр вәкилләрен берләштерерлек. Кыска вакыт эчендә, тиз юыла торган буяулар ярдәмендә, теләсә кайсы яраткан кино, әкият героена әйләнергә мөмкин. Мәзәк тә, сәер дә. Танышларыңны кисәк төсмерләмәвең дә ихтимал хәтта! Рәхәтләнеп күңел ачарга, бер-береңне туйганчы шаяртырга, көлдерергә була. Юкка гына үтә җитди, катмарлы шөгыль ияләре дә чын-чынлап мавыкмыйдыр «аквагрим» дигәннәре белән...
Янә бер яңалык — «фримаркет». Колак бик күнекмәгән сыман әлеге атамага. Ләкин тора-бара безнең шәһәрдәшләр үз итеп өлгерер аны, дигән ышаныч бар. Нилектәнме? Чөнки фримаркет — түләүсез әйберләр ярминәсе ул. Ягъни һәркем инде хуҗалыгында кулланыш тапмаганны бирегә китерергә, үзенә ошаган тауар-мазарга ия булырга хокуклы... Чираттагы әңгәмәдәшләрем, яшь гаилә әгъзалары белән нәкъ шул хакта сөйләшәбез дә. «Фримаркетка бәйле белешмәгә Интернетта тап булдык, — дип бәянли Ромез һәм Җәмилә Достдар. — Әмир улыбызга бер яшь тулды. Бер ише кием-салымыннан тәмам «үсеп чыкты» сабый. Сыйфатлы, өр-яңа диярлек әйберләр. Кечкенә балалы гаиләләр өчен ярап куяр мөгаен... Үзебезгә дә кием караштырабыз, сайлыйбыз, билгеле. Күңелгә хуш килгәннәре бар! Гомумән, халык өчен бик тә кулай гамәл бу, дип исәплибез».
Үзенчәлекле «Эко-мәйданчык»ка да битараф калмады кунаклар. Чүп-чарны аерым җыю буенча акциядә (оештыручылары — Ксения Григорян, «Грин» җәмгыяте) катнашудан читләшмәде, көнкүрештә кулланырдай файдалы белешмә туплады. Башлангыч якын киләчәктә лаеклы дәвамын табар, дигән өметтә калыйк.
... «Әйдә инде тизрәк, әнә тегендә автомат җыярга өйрәтәләр». Аксыл чәчле «почтык борын» дустының күлмәк җиңеннән тарта. Малайларга башка таныш-белешләре дә иярә. Чыннан да, үзен олыларча тотучы, хәрби киемле үсмер атаклы Калашников автоматын сүтү-җыю серләре белән бүлешә. Булачак солдатлар исә тын да алмый күзәтә. «Үзең инде йомык күз белән дә җыя аласыңдыр автоматны», дим егеткәйгә. Ризалык белдереп, баш кага. 18нче мәктәп укучысы Вячеслав Сергеев Яшьләр сарае карамагындагы «Гвардия» хәрби-патриотик клубында актив шөгыльләнә икән. «Канәгатьмен, — ди хәрбиләрчә җитди. — Остазларыбыз әйбәт, күп нәрсәгә өйрәтәләр безне. Армиягә барасы кеше яхшы әзерлек үтәргә тиеш бит!»
Әйткәндәй, клубка малайлар гына түгел, кызлар да бик теләп йөри. «Егетләрдән калышырга уйламыйлар да! — «Гвардия» җитәкчеләренең берсе, Руслан Әбделкаюмов, соклануын яшерми. — Бездә башлыча 7-18 яшьлекләр шөгыльләнә. Төп таләп сәламәтлек торышына кагыла. Тазалык ягыннан чикләүләр юк икән, рәхим ит! Максатыбыз — үсмерләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү, армия хезмәтенә әзерләү. Сүз дә юк, зур әһәмияткә ия агалы-энеле Руслан һәм Рөстәм Әбделкаюмовларның фидакарь хезмәте. Кыз-малайларга менә дигән үрнәк-өлге бертуганнар.
Бәйрәмгә килүчеләрне хакимият башлыгы Алексей Шмелев тәбрикли. «Яшьлек — хыял-өметләр, тормышта үз юлыңны эзләү, бар дөньяны кыю ниятләрең белән шаккаттыру теләгеннән гыйбарәт гүзәл чор ул, — дип ассызыклый Алексей Николаевич. — Олыгайгач та, без еш кына шушы онытылмас мизгелләргә хыял канатында әйләнеп кайтабыз. Яшерен-батырын түгел, өлкән буын кайчак яшьләрне тәнкыйтьли. Ә бит егет-кызларыбыз белән хаклы рәвештә горурланырга мөмкин. Яшь шәһәрдәшләр һәрдаим әүдем гражданлык юнәлешендә. Спорт, иҗат, фән, мәгариф өлкәләрендә, һөнәри эшмәкәрлек һәм малтабарлык тармагында яуланган казанышлары исә республика, ил күләмендә, чит тарафларда да киң билгеле. Бигрәк тә ватанпәрвәрлек, волонтерлык хәрәкәте белән шөгыльләнүче, хәйрия эшендә мәшгуль егет-кызлар булуы куандыра. Бүгенге бәйрәм Иреклеләр экваторы елы кысаларында уза. Шул җәһәттән барлык шәһәр волонтерлар хәрәкәтенә, аны туплаучы үзәк вазифасын үтәгән Яшьләр сарае вәкилләренә, ихлас рәхмәтемне юллыйм. Киләчәк сезнең кулда, яшьләр. Фәкать сезгә өлкән буын нигез салган гореф-гадәтләрне дәвам итү бурычы йөкләтелә. Ышанам, шәһәр, республика, ил мәнфәгатендә кулдан килгәннең барын да эшләячәксез!»
1 июль, якшәмбе көн Русия футбол командасы тиңсез-көчергәнешле алышта испанлыларны җиңде! Шатлык-тантана шаукымы урамнарга, мәйданнарга ургылып чыкты. «Тулы бер ил, Ватан гражданнары икәнлегебезгә кабат инандык, сүз белән аңлатудан гаҗиз бәхет тойгысы кичердек. Күз яшьләре аша. Чын мәгәр!» Күпчелек таныш-белешләрдән ишетергә туры килгән фикер бу. Әйе, ватандашлар, замандашлар, нинди буын вәкиле булуга карамастан, без бергә, без — бердәм. Һәм шуның белән көчлебез!


С. ГАРИФУЛЛИНА, автор фотолары.
Читайте нас: