Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
2 июль 2018, 18:10

Сабан туен бәйрәм иттек Яшьләр көнендә

Июнь аенда гадәттәгечә бар тарафларда шаулап-гөрләп Сабан туйлары үтә.

Июнь аенда гадәттәгечә бар тарафларда шаулап-гөрләп Сабан туйлары үтә.
Безнең халык та көтә икән ул бәйрәмне. «Быел Сабан туе кайчан була?», — дигән сорау белән редакциягә мөрәҗәгать итүчеләр күп булды. Шуңа күрәдер дә 30 июньдә, Яшьләр көнендә, Нефтяник паркында алма төшәрлек тә урын юк иде. Көне дә бик матур торды. Төркем-төркем булып агылды халык паркка. Бәйрәмгә сусаганбыз икән. Парк чын мәгънәдә гөрләп торды бу көнне. Һәрбер почмагында ниндидер чара, ярыш, күңел ачу чарасы, сәүдә...
Сәгать 11.00дә аттракционнар янындагы мәйданда инвалидлар җәмгыяте әгъзалары коляскаларда ярышты, озынлыкка һәм скакалкада сикерде. Бу кешеләр өчен һәр хәрәкәт авырлыкларны җиңү, яшәүгә омтылу булуын аңласак, аларның мондый ярышларда катнашуы батырлыкка тиң. «Йөрәктән йөрәккә» дигән өндәмә белән үтте ярыш. Инвалидлар җәмгыяте ярдәмсез яши алмый, бу юлы да изге йөрәкле кешеләр ярдәменнән ташламады аларны. Русия Патриотлары сәяси партиясе әгъзалары Руслан Галимов белән Александр Кравцов ярышта катнашкан инвалидлар өчен бүләкләр әзерләп, оештыру өчен кирәкле җиһазлар алуда хәйрия ярдәме күрсәтте. Форсаттан файдаланып, бүгенге көндә шәфкатьлелек, хәйрия ярдәме турында яшь буын вәкилләре нинди фикердә икән дип, Александр Кравцов белән сөйләшеп алдык.
— Даими рәвештә шәһәрдә әле теге, әле бу чараларны үткәрүдә ярдәм итәргә тырышабыз. Хәйрия ярдәме күрсәтергә кирәк, чөнки моны без чын күңелдән эшлибез. Шул рәвешле дөньяны бераз үзгәртүгә өлеш кертәбез. Мөмкинлекләре чикләнгән шәһәрдәшләр дә үзләрен шундый ук кешеләр, шундый ук җәмгыять вәкиле итеп тойсын өчен, аларның көндәлек тормышын ямьләндерергә тырышабыз. Ә моны без эшләмәсәк тагы кем соң эшләр? Хәзер тормыш болай да кырысланды, бер беребезгә, якындагы күршебезгә, якты кояшны күрергә өмет итеп көннәр буе бикле яткан яшьтәшебезгә игътибарлы, миһербанлы булсак иде. Хәйрия ярдәме күрсәткәннән генә беребез дә бөлмәячәк, ә кемдер җылы тәэссоратлар туплап, иптәшләре белән аралашып, бер көнен чын кешеләрчә үткәрә алачак.
Афәрин, Александр! Шундый фикер йөртә белгән яшьләребез булганга чын күңелдән сөендем.
Әнә бит кайчандыр бөтенләй хәрәкәтсез булган Марина Ермолаева да бүген ярыш сызыгына басты. Аның өчен шәхсән шәһәрдәшебез Илдар Дәүләтгәрәев вело-коляска ясаган. Коляскасын Марина үзе аяклары белән хәрәкәтләндерә. Бу аның өчен зур җиңү! Ә билгеләнгән араны үткәннән соң аеруча шатланды ул. Һәрберсе бу көнне түземсезлек белән көтте ич. Бу ярышларны оештырырга һәм үткәрергә ярдәм иткән хәйриячеләргә рәхмәт хаты тапшырды инвалидлар җәмгыяте рәисе Татьяна Борисовна.
Яшьләр көне дигәч яшьләр генә булгандыр дип уйламагыз. Өлкән буын кешеләре дә оныклары, балалары белән җитәкләшеп, кайберләре матур итеп парлашып килгән иде паркка. Сәүдә рәтләре иртәнннән үк солдатлардай тезелеп басты. Кыздырылган иттән, хуш исле пылаудан һәркем авыз иткәндер. Туңдырма һәм су сатучыларга акча эшләү өчен эссе көн бик кулай булды: парк капкасыннан кергән һәркем иң элек алар янына ашыкты. Бу хакта бушаган су һәм туңдырма тышлары белән шыгрым тулы чүп савытлары да раслый иде.
Хәл җыеп алырга дип эскәмияләргә утырышкан абый-апалар яшьләрне күзәтте. «Ииии, бар иде бит безнең дә яшь чаклар!» — дип тирән хатирәләргә чумып утырадыр кебек тоелды алар миңа. Озакламый үзебез дә шулай дип утырырбыз, Аллаһы боерса. Ә яшьләр алар дәртле, хәрәкәтчән, кызык, маҗара эзләүчән. Әнә буяулар фестивалендә катнашучыларны гына карыйк. Буяга батмаган бер урыннары да калмаган. Бер берсенә карап көлә үзләре.
Хакимият башлыгы Алексей Николаевич бер төркем алдынгыларга, волонтерларга мактау кәгазьләре тапшырды. Бу эшләрен җиренә җиткереп, хезмәттән ләззәт алып эшләүчеләр инде. Алар һичшиксез мактауга лаек. Арабызда шактый андыйлар. Тагы озак еллар сау-сәламәт булып, эшләргә дә эшләргә насыйп булсын, 63 һәм 65 яшь тулганчы!
«Дайс-бокс» бию төркеменең чыгышын бик җылы кабул итте тамашачы. Аларның дәртле көйләренә 2-3 яшьлек нәниләр дә арбаларында тыелып утыра алмады, биюгә төште. Бик күп бәйгеләрдә җиңү яулады инде алар, оста биюләреннән ук күренеп тора.
Шәһәребездә яшьләр игътибар үзәгендә, бу бәхәссез. Чөнки шәһәребезне яшьләр ярата, читтән күчеп килүчеләр дә үз итә. Ә яшьләр булган җирдә һәрвакыт тормыш кайный ул, бу мәгълүм. Безнең Октябрьскийдагы кебек. Бәйрәм белән, яшьләр!

Ю. ДӘҮЛӘТБАЕВА.


Читайте нас: