Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
28 июнь 2018, 12:41

Алда иң озын дәрес — олы тормыш юлы көтә!

... Балалар һәм үсмерләр иҗаты сараена гөл-чәчәктәй гүзәл кызлар, ыспай егетләр җыелган.

... Балалар һәм үсмерләр иҗаты сараена гөл-чәчәктәй гүзәл кызлар, ыспай егетләр җыелган.
Бүген биредә өлгергәнлек аттестатларын тапшыру, медалистларны хөрмәтләү тантанасы уза. Чыгарылыш сыйныф укучылары танылган кино йолдызлары кебек, «кызыл келәм»нән үтә, йөзләрендә елмаю, кулларында гөлләмәләр...
Бу егет-кызларның һәркайсысы унбер ел дәвамында тырышып укулары, актив җәмәгатьче булулары белән аерылып торган, олимпиадаларда, фәнни-тикшеренү эшләрендә, спорт һәм сәнгать бәйгеләрендә — гомумән, бөтен эшләрдә даими җиңүгә ирешкән. Мәктәпнең горурлыгы булган шушы яшьләр өчен оештырылган бәйрәм чарасы истә калырлык булды.
Быел шәһәребез мәктәпләрен 402 чыгарылыш класс укучысы тәмамлады. Аларның 72се — медалистлар! Мәктәпне тәмамлаучыларга тәбрикләү сүзләре белән шәһәр хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы Михаил Черкашнев мөрәҗәгать итте.
11 ел бергә укыган дәвердә егетләр-кызлар шатлыкларны да, уңышларны да, борчылуларны да бергә кичергән. Алар эчкерсез дуслыкларын еллар буе саклап калган һәм киләчәктә дә шулай булыр дип ышанасы килә. Һәрвакыт укучыларының янәшәсендә булган сыйныф җитәкчеләре, педагоглар өчен дә бу көн дулкынландыргыч, бераз моңсу да. Әле кайчан гына тәүге тапкыр сыйныф ишекләрен ачкан нарасыйлар бүген инде гомернең иң самими, кабатланмас өлешеннән аерылып, олы тормышка аяк баса...
Тантаналы мизгелләр — укуда, спортта зур уңышларга ирешкән, җәмәгать эшендә актив катнашкан бер төркем укучыларга өлгергәнлек аттестатлары, медальләр, «Медалистлар слеты-2018» гроссмейстерлар кубоклары тапшырыла.
Эчкерсез, изге теләкләр мулдан яңгырый бу көнне. Яшьләр дә үз нәүбәтендә үзләренә белем биргән бер генә укытучыны да игътибарсыз калдырмый, иң ихлас рәхмәт сүзләрен яудыра.
... Унберенче сыйныфны тәмамлаган егетләр-кызларыбыз аллы-гөлле чәчәкләрдәй тезелешеп, кулга-кул тотынышып, серле дә, гаҗәеп мавыктыргыч та олы тормышка аяк басты. Алда — иң озын «дәрес»ләр, яңадан-яңа казанышлар, сынау-ачышлар. Яшьләребез бу юлда да сынатмас, уңышлары белән шатландырып торыр дип ышанабыз. Ак юл сезгә, кадерле дуслар!
Фикерләр:
Аделина, 12нче мәктәп:
— Искиткеч матур көн бүген! Хәтта табигать тә безнең белән шатлана сыман... Тантаналы чара бары тик уңай тойгылар калдырды. Бүген без кулларыбызга өлгергәнлек аттестатлары алдык. Күпләрбез белемнәрен дәвам итәр, кайберләребез эшкә урнашыр. Ничек кенә булса да, һәрберебез тормышта үз урынын табар дип ышанам.
Альбина, 3нче гимназия:
— Бүгенге уңышларым өчен иң тәү чиратта әти-әниемә рәхмәтлемен. Унбер ел буена алар һәрчак янымда булды, нинди генә мәсьәлә туса да ярдәмгә ашыкты. Сабырлыкларын, мәхәббәтләрен мәңге онытмаячакмын. Шушы алтын медальдә аларның өлеше зур. Әти-әниемнең, укытучыларның ышанычын акларга тырышачакмын.
Л. ГАБИТОВА
Автор фотолары

Читайте нас: