Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
26 июнь 2018, 13:35

Тыныч йоклагыз, батырлар...

Илебездә РФ Президентының 1996 елның 8 июнендәге Указы нигезендә ел саен 22 июньдә Хәтер һәм матәм көне билгеләп үтелә.

Илебездә РФ Президентының 1996 елның 8 июнендәге Указы нигезендә ел саен 22 июньдә Хәтер һәм матәм көне билгеләп үтелә.
Нәкъ шушы көнне немец илабасарлары совет халкына каршы сугыш башлаган. 1418 көн һәм төнгә сузылган, 27 миллионлап ватандашны һәлак иткән сугыш...
Агымдагы елның 22 июнендә дә шәһәребездә батыр совет яугирләре, тыл эшчәннәре истәлегенә багышланган митинг үтте. Бу көнне укучы балалар, яшьләр, ветераннар, оешма-предприятие хезмәткәрләре «Солдат уйлары» һәйкәле янына җыелды.
Илебезне дошман әсирлегеннән азат иткән, имин, бәхетле тормыш өчен көрәшкән ата-бабаларыбызны онытырга хакыбыз юк. Яугирләр батырлыгы турындагы якты хатирәләрне киләчәк буыннарга да тапшырырга бурычлыбыз. Хакимият башлыгы вазыйфасын башкаручы М. Черкашнев, шәһәрнең ветераннар советы рәисе Ю. Корольков, Бөек Ватан сугышы ветераны Н. Судничников чыгышларында нәкъ шушы фикерләр кайтаваз тапты.
... Тантаналы да, моңсу да мизгелләр: апа-абыйлар, яшьләр, сабыйлар һәйкәлгә чәчәкләр сала. 32нче «Золушка» балалар бакчасында тәрбияләнүче Ильядан тәэссоратларын уртаклашуын сорыйм.


— Бүген нинди көн икәнлеген беләсеңме?
— Әйе, Хәтер көне...22 июньдә явыз фашистлар безнең илгә каршы сугыш башлаган.

— Митингка ни өчен җыелдык?
— Сугышта һәлак булган батыр егетләрне искә алырга, чәчәкләр салырга...
Өлкән буын вәкиле — Зинаида Вафа кызы Гәрәева белән дә әңгәмәләшеп алдык.
— Күзләргә яшь китерүче, күңелләрдә моңсу хатирәләр уятучы көн бу. Әти-әниләрем сугыш дәһшәтен үз күзләре белән күргән, ул чордагы бар авырлыкларны кичергән. Әткәй — Вафа Шәрәфетдин улы Мифтахов өч сугышта катнаша. Совет-фин, Бөек Ватан сугышларында була. Алардан соң Япония белән сугышка алына. Әнкәй өч кыз бала белән ялгызы кала. Иң кече апам нәкъ сугыш башланыр алдыннан дөньяга килә. Якыннарыма бик авыр була, әмма алар исән-сау Җиңү көнен каршылый. Бәхеткә, әткәйгә дә туган җиргә әйләнеп кайту насыйп була. Мин үзем сугыштан соң туганга, ул еллардагы михнәтләрне күрмәдем, әтием сөйләгән хатирәләр генә истә калган. Ул разведрота командиры булган. «Кызыл Йолдыз» ордены, «Берлинны алган өчен» һәм башка медальләр белән бүләкләнгән. Әтиебез турындагы якты истәлек йөрәкләребездә гел сакланачак. Ел саен туганнар җыелып, 9 май көнне «Үлемсез полк» сафларына кушылабыз. Бу Бөек Ватан сугышы батырларына хөрмәт билгесе... Ата-бабаларыбызның дәвамчылары буларак, бүген инде балалар, оныклар Ватан иминлеген саклый. Өлкән оныгым әлеге вакытта Таҗикстанда хәрби хезмәтен үтә. Аңа шалтыратачакмын, истәлекле көнне фикерләшәсе сүзләр күп җыелды. Оныгыма һәм армиядәге барлык егетләргә хезмәтләрен лаеклы үтәп, исән-имин туган якларына кайтуын телим.
Әмин, шулай булсын! Без дә якташларның игелекле теләкләренә кушылып, ил-җиребезгә тынычлык, сугыш-афәтләрсез бәхетле киләчәк телибез! Ил азатлыгы хакына җанын аямаган батырларга мәңгелек дан. Тыныч йоклагыз...

Л. ГАБИТОВА, автор фотолары.
Читайте нас: