Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
26 июнь 2018, 13:32

Почта белән кибетнең аермасы нидә?

Әйе, игътибар иткәнегез бардыр, почта элемтәсе бүлекчәләрендә хәзер нәкъ кибеттәге кебек. Тауарларның ниндие генә юк. Чәй, орлык, носки, юрган, порошок, прәннек, кәнфит, консерва, көнбагыш мае... һәм тагы әллә ниләр. Барысын да санарга гәзит мәйданы кызганыч.

Әйе, игътибар иткәнегез бардыр, почта элемтәсе бүлекчәләрендә хәзер нәкъ кибеттәге кебек. Тауарларның ниндие генә юк. Чәй, орлык, носки, юрган, порошок, прәннек, кәнфит, консерва, көнбагыш мае... һәм тагы әллә ниләр. Барысын да санарга гәзит мәйданы кызганыч.
Кибет — ул әйбер сатып алу урыны. Ә почта гәзит-журналларга язылу, посылка, телеграмма жибәрү-алу, утка-суга-газга түләү урыны. Шулаймы? Шулай кебек тә, әмма соңгы елларда почта зур үзгәрешләр кичерде. Ул да хәзер шул әйбер сату урынына әйләнде. Өстәвенә азык-төлекне дә бүлеп саталар. Чисталык мәсьәләсе дә борчымый һичкемне. Ә бит почтаның төп бурычы — халыкка матбугат тарату һәм яздыру. Гәзит тарату өчен аз акча түләмибез — бер гәзитне укучының өенә илтеп биргән өчен 5 сум 57 тиен. Ә менә шул гәзит ни өчендер безнең укучыга вакытында барып җитми, яисә бөтенләй эләкми. Безнең мескен телефоннар көн буена тынып тормый. «Кызым, бу атнада гәзит чыгармадыгызмы әллә?» — дип ачыргаланып сорый кайбер апа-абыйлар. Кадерлеләребез, гәзит сезгә көне-сәгате белән барып җитсен өчен, хәтта иртәрәк тә чыгарабыз. Әмма безнең көч җитмәслек сәбәпләр аркасында гәзитләр җәяүләп Шаран һәм башка районнар аша урап килә күрәсең. Гәзиткә язылмаганнар сатып алып укый алсын өчен почта бүлекләрендә безнең идарә махсус киштәләр урнаштырды. Шунда Башкортстанда һәм шәһәребездә нәшер ителгән матбугат басмалары сатуга куела. Бүген без сезнең ярдәмгә мохтаҗ, почтага йомышыгыз төшсә, зинһар өчен карагыз әле, «Туган як» гәзите сатуда бармы-юкмы. Булмаса, зинһар өчен бу хакта хәбәр итсәгез иде. Телефоннарыбыз: 5-03-26, 5-12-51. Бу җанга тигән мәсьәләне ничектер хәл итү өчен гәзит таратуның башка ысулларын да эзлибез. Предприятие -оешмаларга — «Урал-Пресс», халыкның күпчелегенә «Октябрьский нефтяник» почтальоннары тарата.
Инде гәзит килми калса, һич тә кыенсынып тормагыз, шалтыратыгыз. Дөнья буталдымы, ни булгандыр, барыбыз да сәүдәгәргә әверелдек бит. Уйлап карасаң, башка сыймаслык хәл. Интернет мәгълүматлары буенча, 2016 елда «Почта России»нең товар сату күләме 2 тапкырга арткан. Әллә гәзит саткан дип уйлыйсызмы, юк ла. Аеруча авыл халкы исәбенә байый инде почта. Пенсия таратканда, коммуналь хезмәтләргә түләгәндә бичара авыл халкының акча янчыгын шактый бушатырга өлгерә почта. «Иң сыйфатлысы, иң очсызы, иң тәмлесе» — дия-дия сәүдә итә почта хезмәткәрләре. Аның каравы, товарларының сыйфатына сертификат, санитария кагыйдәләре турында уйлап караучы да юк. Авыл халкы кызганыч, беркатлы ич алар, «тәмле, сыйфатлы» — дигәнгә ышана да ала. «Кая киттең? — Почтага, ашарга алырга барам» — дигән кебек сүзләр хәзер ул кадәр колакны да ярмый кебек. Күнегәбез бит, сыйфатсыз ризык белән тукланып, кибеткә түгел, азык-төлек алырга почтага йөрүгә дә күнектек. Һәр кеше үз эшен җиренә җиткереп башкарса, ничек рәхәт булыр иде кебек! Укытучы табиб булалмый, китапханәче бала укыталмый, монысы инде көн кебек ачык. Түземле бит безнең халык, җайланыр әле дип көтәргә кала, почта да берәр заман халыкны гәзит-журналларга яздырып, гәзит тарату белән генә шөгыльләнер, дип өметләник. Ә әлегә почтальоннарның гәзит яздырырга вакыты да, теләге дә юк. Яздыргач бит аны таратасы да була. Югары очтагы Шәмсия апа ике пачка чәй, бер көнбагыш мае сораган, шунда ашыга ул.


Ю. Дәүләтбаева.
Читайте нас: