Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
21 июнь 2018, 13:41

Тусын җирдә сабыйлар!

Шәһәребездә хәзер ветераннар һәм геройлар аллеясе генә түгел, сабыйлар аллеясе дә булачак!

Шәһәребездә хәзер ветераннар һәм геройлар аллеясе генә түгел, сабыйлар аллеясе дә булачак!
Шушы көннәрдә тормышның яме-бизәге булган нәни дусларыбыз хөрмәтенә бала тудыру йорты биләмәсендә тантаналы чара оештырылды. Биредә сабыйлар аллеясе ачылды. Биләмәдә агач үсентеләре утырту тәкъдимен иң тәүгеләрдән булып яшь әти-әниләр керткән. Алар шул рәвешле перинаталь үзәк хезмәткәрләренә рәхмәтен белдерергә, ул-кызлары дөньяга аваз салган урынны тагы да ямьләндерергә тели. Тәкъдимгә бала тудыру бүлегендә хезмәт куючылар, шулай ук 1нче хастаханәнең баш табибы Сергей Иванов та ихлас кушылды.
Исегезгә төшерәбез: перинаталь үзәк шәһәребездә 2015 елдан гамәлдә. Бүгенге көндә биредә туучылар саны меңнән артып киткән. Бу сабыйлар — шәһәрнең киләчәге, нәкъ алар төбәкне үстерү, тагы да күркәмләндерү эшен дәвам итәчәк.
Тантананы ачу бурычын Сергей Петрович башкарды. Ул аллеягә нигез салуга өлеш керткән кешеләргә, шул исәптән гаиләләргә рәхмәтен җиткерде. Сергей Иванов киләчәктә дә перинаталь үзәкне яңа туган сабыйларның шатлыклы авазлары, бәхетле әниләрнең елмаюлы йөзләре нурландырып торуын теләде. «Шушы агачларның тамырлары ата-бабаларыбызны, кәүсәләре — безне, ата-аналарны, ә инде ботаклары балалар һәм оныкларыбызны гәүдәләндерә кебек, — диде баш табиб. — Бердәм көч белән утыртылган чыршылар куәтле, мәһабәт булып үсәр, бернинди җил-давылларга да бирешмәс дип ышанам».
Аллеяне булдыруда ярдәм итүчеләр арасында аеруча «Май» фирмасын билгелисе килә. Бу оешма ландшафт дизайны, чәчәк түтәлләре ясау, су сибүне автоматка көйләү һәм бакчачы хезмәтләре күрсәтә. Фирма эшчеләре үзәккә яхшы сыйфатлы, бәясе буенча да кулай үсентеләр кайтарышкан, җирдә куышлар әзерләүдә булышкан. Бүген инде алар яшь гаиләләр, медицина белгечләре белән бергәләп 40 төп агач утыртырга чыкты. Әйткәндәй, фирманың җитәкчесе Динар Исламов үзе дә яңарак әти булу бәхетенә ирешкән!
«Смайл» вокал төркеме, «Радуга» хореография студиясенең яшь артистлары башкаруындагы җыр-биюләр бу көнне тагы да ямьләндереп җибәргәндәй тоелды.
Агачларны утыртканнан соң сүз баш табиб урынбасары Людмила Василевскаяга бирелде. Людмила Ивановна яшь гаиләләргә, хезмәткәрләргә рәхмәт белдереп, Мактау хатлары тапшырды. Үз чиратында чарада катнашучылар киләчәктә дә үсентеләрне карап-тәрбияләп торачакларын, аллеягә үсеп килүче ул-кызларын да алып киләчәкләрен белдерде.
Зәңгәр чыршы озын гомер һәм сәламәтлекне, бетмәс-төкәнмәс көч-куәтне чагылдыра. Ул 800 яшькә кадәр яшәргә сәләтле. Әмма агачлар да сабый балалар сыман тәрбия, наз һәм җылы карашка мохтаҗ. Шуңа күрә без, кешеләр, аларга карата игътибарлы, сакчыл мөнәсәбәттә булырга тиеш. Шул вакытта гына яшь үсентеләр ныклап тамыр җәеп, киләчәктә мәһабәт агачларга әвереләчәк, ә зәңгәр чыршылар тезелеп киткән сабыйлар аллеясе балалар-оныкларыбызның бәхетле киләчәге билгесе булып шәһәребезне ямьләндереп торачак!
Фикерләр:
Эльвира Исхакова:
— Агач утыртуда яраткан әниебез — Фәридә Миңнуллинаның делегатлары буларак катнашабыз. Ул шушы үзәктә өлкән шәфкать туташы булып эшли. Кызганычка каршы, авырып китү сәбәпле, әнием безнең белән килә алмады. Аңа тизрәк савыгуын телибез! Ә инде без үз чиратыбызда чыршыларыбыз матур булып үссен өчен аларны гел тәрбияләп торачакбыз.
Алсу, Илнар һәм кызлары Рания:
— Аллея ачуны оештыручылар арасында сыйныфташым да бар. Чарада катнашырга ул тәкъдим итте. Бүген гаиләбез белән биредә булуыбызга бик шатмын. Сабыебызның исән-сау, сәламәт булып тууына үзәк хезмәткәрләренә рәхмәт белдерү мөмкинлеге дә ул. Әйткәндәй, яңа бала тудыру йортындагы уңайлыклар, шулай ук шәфкать туташлары, табибларның игътибарлы мөнәсәбәте җылы хисләр калдырды.
Рәфыйковлар гаиләсе:
— Ике сабыебыз да шушы үзәктә дөньяга аваз салды. Бүген инде кечкенәбезгә 7 ай тула. Агачлар утыртуда бик теләп катнаштык, мондый гамәлләр тәү чиратта балаларыбыз, аларның имин киләчәге өчен кирәк. Купшы чыршыкайлар тирә-якны ямьләп, сулар һаваны сафландырып торачак.


Л. ГАБИТОВА, автор фотолары.
Читайте нас: