«Хәрәкәттә һәрчак, юлда мин». Күптәнге җыр сүзләре хәтергә килде әле. Сәбәбе — хаклы ялга чыгу яшен арттыру турындагы хәбәргә бәйле бәхәс, фикер алышулар. Проект гамәлгә аша калса, ир-егетләр пенсиягә 65, гүзәл затлар 63 яшьтән чыгу «бәхетенә» ирешәчәк. Шәһәрдәшләр ни уйлый икән бу хакта? Кайбер фикерләргә тукталыйк. Бәлки «алтын урталык» дигәннәре калкып чыгар әңгәмә барышында...
Елена Мартынова, клиник психолог, 47 яшь:
— Пенсия яшен арттыру мәсьәләсе байтак халыкны борчый, әлбәттә. Безнең эш урыны да искәрмә түгел. Башлыча хатын-кызларга бәйле пункт сорау тудыра. Өстәмә сигез ел! 63 яшькәчә кайсы нәфис зат чыдар икән? Дөрес, шактый еллар сөйгән хезмәтеннән аерылмаганнар да юк түгел. Сәламәтлек торышы рөхсәт иткәндә, теләк булганда, нигә эшләмәскә ди?! Тик тазалык дигәнең бөтен кешедә дә «ташып» бармый. Гадәттә олылар пенсиягә чыгу мәлен зарыгып көтеп ала. Аеруча авыр физик эштә мәшгульләр, хезмәт төренә бәйле киеренкелек халәте кичерергә мәҗбүр булганнар. Аннан соң, хаклы ялдагылар, ниһаять, фәкать үзләренә вакыт бүлү мөмкинлегенә ия. Бакчада, хуҗалыкта мәш килә, оныкларын карый. Күбесенең шөгыль-мавыгулары да җитәрлек. Минем каенанам, мәсәлән, хорга йөри. Картаерга исәбе юк! Шәхсән үземә килгәндә. Элек барыбер тынычрак, киләчәк өметлерәк иде. Ә хәзер... 63 яшькәчә эшләп йөрүне күзаллавы читен шулай да. Һәрхәлдә, ни буласын вакыт күрсәтер.
Газинур Вәлиуллин, капиталь ремонт төзелеше тармагы водителе, 56 яшь:
— Пенсия яшен арттыруга мин кырка каршы! Беренчедән, күпләр болай да хаклы ялга чыгарга өлгерми, бакыйлыкка күчә. Икенчедән, хезмәткә яраклылыкның да билгеле чиге бар бит. Алтмыш яшь бәндә өчен аз түгел. Аныңчы ничек «сузарга», дип йөрисең... Өченчедән, бездә эш шартлары мактанырлык түгел. Кул хезмәтенә корылганы байтак. Хезмәт хакы түбән. Дүртенчедән, халыкның күпчелеге эшсез. Хезмәтемә бәйле байтак җирдә булырга туры килә миңа. Республика буйлап та, ил буенча да. Ташландык авыллар күпме! Аларны күреп, җан әрни. Ә бит ул авылларда гомер кичергән кешеләр кайдадыр, ничектер җан асрарга тиеш... Балалар кызганыч. Яшьләргә болай да эш юк. Ә киләчәктә ни булыр? Сорау артыннан сорау. «Хатын-кызларны 63 яшьтә пенсиягә озатырга» диюләре бөтенләй аптырашка калдыра. Танышлардан, туган-тумачадан беләм: түземсезләнеп көтеп ала күпләре хаклы ялга китүне. «Пенсиягә чыксам, бер көн дә эшләмим», дип антлар итәләр. Һәм сүзләрендә торалар. Кеше түгел, техника да сафтан чыга. Ә кеше бит тимер түгел... Уйлап утырам да, үземчә шундый нәтиҗә ясыйм: бу реформа байларга, түрәләгә, артык җәфаланмый гына зур акча алып ятучыларга кулай булачак. Безнең ише гап-гади, кул хезмәте белән көн күрүче халыкка түгел!
Фәүзия Рамазанова, сәнгать мәктәбе укытучысы, 62 яшь:
— Минем фикерем — пенсия яшен арттыру әлегә вакытсыз гамәл. Бүгенге көндә эшләп йөргән пенсионерларны гына мисалга китерик. Рәхәтлектән эшләми алар, чарасызлыктан! Бездәге педагоглар, мәсәлән, ифрат аз күләмдә хезмәт хакы ала. Лаеклы тормыш көтәр өчен шактый тир түгәргә мәҗбүрләр. Адәмчә яшәргә, киенергә дә кирәк. Сер түгел, укучыларыбызның байтагы остазларыннан күпкә затлырак, яхшырак киенә хәзер. Мул тормышлы гаиләләрдән чөнки... Аннан соң, кем кайда хезмәт куя, шунысын да исәпкә алу мотлак. Тышта, көйсез һава шартларында эшләгәннәр, көннәр буе аягүрә булганнар... Кешегә тиешле ялы да кирәк ләбаса! Хатын-кызга сигез хезмәт елы өстәү дә урынсыз, минемчә. Артык күп. Һәркемнең дә тазалыгы җитәрлек түгел. Чит ил пенсионерларын мисалга китерүдән ни файда! Европадагы яшәү шартлары, эш хакы, медицина хезмәтләндерүе безнеке белән чагыштырмалы түгел лә. Тәү чиратта адәм баласына лаеклы яшәеш тәэмин итү зарур. Югыйсә, байлар-ярлылар катламы арасындагы аерма зурдан хәзер. Ризасызлык тудырмый калмый бу. Яшьләр аз акчага тир түгәргә җыенмый хәзер. «Себергә барсыннар, эшләсеннәр», дияр кайберәүләр. «Озын» акчаны тикмәгә генә түләмиләр. Ул тарафларда көч салганнар, кырыс табигать шартларында тазалыгын югалтканнар үзләре генә беләдер...
Рәфилә Булатова, хаклы ялда, 58 яшь:
— Ирем өчен кайгырам. 1959 елгы ул. Бер ел элек инсульт булды үзенә. Инвалидлык рәсмиләштермәде. Барыбер пенсиягә чыгасы, диде. Көчкә эшләп йөри, бик интегә. Хаклы ялга чыгу яшен чыннан да арттырсалар, нишләр, белмим...
Артем Мишин, электрчы, 38 яшь:
— Халыкның күпчелеге мондый үзгәртүләргә каршыдыр, дип уйлыйм. Хөкүмәт гади халык исәбенә үз проблемаларын хәл итәргә җыена кебек. Ә бу инде яхшыга алып бармый...
Динар Муллагалиев, эшче, 33 яшь:
— Миңа ул 65 яшькә җиткәнче... Күз күрер. Әлегә тиктомалга сүз куертасы, баш ватасы килми. «Нейтралитет» саклыйм бу мәсьәләдә.
Илнур Зәйнуллин, төзүче, 55 яшь:
— Әйтәсе фикерем күпләргә ошамас, аңлыйм. Минемчә, проблема кузгатылган икән, димәк вакыты җиткән. Күңелле хәбәр түгел, билгеле... Нишлисең, пенсионерлар бихисап, эшләүчеләр саны аз. Әмма мәсьәләнең уңай ягын танымый да ярамас. Иң мөһиме - халыктан яшермиләр, үзара фикер алышуга ирек бирелә. Һәркем теләгәнен әйтергә хокуклы. Прогресс бит бу! Өметсезлеккә бирелмик, якташлар. Түзәрбез, ничек тә җиңеп чыгарбыз. Әллә ниткән хәсрәт-кайгы түгел лә. Илләр генә тыныч-имин булсын...
Әйе. Никадәр кеше — шул хәтле фикер. Уендагын белдереп-сиздереп калырга ашыгучылар шактый булып чыкты, бер гәзит санында бәянләп бетермәле түгел. Куанычлы хәл. Сөйләшү арытаба да дәвамын табар, ихтимал. Битарафлык күрсәтми замандашлар. Хакыйкать бәхәстә туа, диләр. Шулай булырына өметне өзмик. «Халык әйтсә, хак әйтә». «Югарыдагылар» ишетми калмас, шәт. Ишетми чара юк чөнки...