Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
19 июнь 2018, 13:13

Ураза гаете мөбарәк булсын!

Ураза гаете — иң күркәм бәйрәмнәребезнең берсе.

Ураза гаете — иң күркәм бәйрәмнәребезнең берсе.
Барлык мөселманнар Рамазан аенда күңелләрен пакъләп, начар гамәлләрдән тыелып, үзләрендә иң уңай сыйфатлар тәрбияләп, яхшы гамәлләр кылып, Аллаһыга якынайды. Мөселман кардәшләр Рамазан ае дәвамында ураза тотты, тәравих намазына йөрде, ифтар мәҗлесләре оештырды. Мөбарәк Рамазан айлары да күз ачып йомганчы үтеп китте.
«Нурул-Ислам» мәдрәсәсенә иртәнге сәгатьләрдән үк халык агыла, барчасының күңелендә бәйрәм рухы. Ходай каршында без барыбыз да бертигез, Ислам дине шуны дәлилли, мәдрәсәгә төрле милләттә, дәрәҗәдә булган кешеләр фитр сәдакасын бирергә, бәйрәм хөтбәсен тыңларга һәм гает намазын укырга ашыга. «Нурул-Ислам» мәдрәсәсендә ай дәвамында көн саен 100 кешелек ифтар мәҗлесләре, тәравих намазлары уздырылды. Мөселман кардәшләр күңелләрендә сабырлык, миһербанлылык, түземлек кебек сыйфатлар тәрбияләде.
Гает бәйрәме изге Коръән сүрәләрен укудан башланды. Намазга кадәр имам-ахунд Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин барча мөселманнарны күркәм Ураза бәйрәме белән котлады һәм вәгазь укыды. «Иман китерүче һәр бәндәгә ураза фарыз, — диде Мәүлемҗан хәзрәт. — Ураза тотуның файдасы бик күп: 70 шайтаннан көчле булган нәфесне пакьләү, кеше бары Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ураза тотса, аның гөнаһлары гафу ителә, хәтта ураза тотучыга табын әзерләүчегә дә бик күп саваплар ирешәчәк. Ә инде чын күңелдән ураза тоткан мөселман кардәшләр җәннәткә керәчәк, Аллаһ боерса. Шулай ук Рамазан аенда укыган Коръән ахирәт көнендә иманлы бәндәләргә шәфәгатьче булачак. Моңа ирешү өчен Рамазан аенда тулы Коръән чыгу — бик файдалы гамәлләрдән».
Вәгазендә Мәүлемҗан хәзрәт фитр, фидия сәдакасы турында аңлатма биреп узды. Гаеттән соң җәмәгать белән бәйрәм намазы укылды. Бәйрәмгә килгән Наилә апа белән фикерләшеп алдык:
— Көн дә ифтар мәҗлесләренә чакырып тордылар, зур шатлык белән тәравих намазына йөрдек. Мәүлемҗан хәзрәт һәм Нәсимә абыстай мәдрәсәдә бик яхшы итеп ифтарлар оештырды. Рамазан айлары шундый дустанә һәм җылы мөнәсәбәттә үтте. Бүгенге бәйрәм дә бик матур, күп сандагы ир-ат, хатын-кыз, балалар килгән. Барысының да кәефе күтәренке, бәйрәм рухы сизелә. Барыбыз да бик канәгать бәйрәмнән. Мөселман кардәшләргә теләкләрем шул: бер-берегезне хөрмәт итеп, аңлап яшәгез. Чөнки без туганнар кебек якын булырга тиеш.
Игътибарымны тагы бер кеше — Әлфия апа җәлеп итте:
— Шөкер Аллаһы Тәгаләгә, күркәм айлар бик җиңел үтте. Ай буе ураза тоттык, тәравих намазына йөрдек, Коръән тыңладык. Инде өстебездән бурычларыбыз төшсен. Мәдрәсә хезмәткәрләренә, шәкертләргә Ходай ныклы сәламәтлек бирсен; киләсе елда да бергә-бергә изге Рамазан айларын каршы алырга язсын!
Рамазан ае — көч алу, начарлыклардан чистарыну өчен искиткеч вакыт. Быел ураза тота алмаганнарга киңәшем шул: икенче елга бу изге айны кулыгыздан ычкындырмагыз, бәлки ул сезнең язмышыгызны үзгәртүче бер могҗиза ае булыр.
Нарыш бистәсенең яңа мәчетенә бәйрәм намазына 50дән артык кеше килде. җыелды. Быел биредә үткән елга караганда ифтар мәҗлесләре күп үткәрелде. Тәравих намазлары да елдагыча укылып килде. Имам-ахунд Мәүлемҗан хәзрәт ел саен Рамазан аенда шәкертләрне республика районнарына практикага җибәрә. Быел Нарыш мәчетендә тәравих намазы укырга «Нурул-Ислам» мәдрәсеннән Әмин исемле шәкерт билгеләнде. Барча гыйбадәтләрне дә бик күркәм үткәрде ул.
Гает вәгазендә Нарыш мәчетенең имам-хатыйбы Илнур хәзрәт Нуруллин уразаның әһәмияте турында сөйләде; халыкка Русия мөселманнарының Үзәк Диния Нәзарәте рәисе Тәлгать Сафа улы Таҗетдиннең котлау сүзләрен җиткерде.


З. НУРУЛЛИНА.
Читайте нас: