Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
19 июнь 2018, 13:08

Изге бәйрәм рухи көч һәм тән сихәтлеге өстәсен

Рамазан Шәриф тәмамлангач, Шәүвәл аеның өч көне тулысынча иман-әхлак, изге гамәлләр бәйрәменә әверелә. 15 июньдә бөтен Ислам дөньясы зурлап Гайдел-фитрны (Ураза гаете) билгеләп үтте.

Рамазан Шәриф тәмамлангач, Шәүвәл аеның өч көне тулысынча иман-әхлак, изге гамәлләр бәйрәменә әверелә. 15 июньдә бөтен Ислам дөньясы зурлап Гайдел-фитрны (Ураза гаете) билгеләп үтте.
Ай буена ураза тоткан, сәхәргә торган, саваплы гамәлләр кылган, дога, намаз укып, гөнаһлардан тәүбә иткән мөселман кардәшләр иртәнге сәгатьләрдә мәчет-мәдрәсәләргә агылды. Ир-атлар, хатын-кызлар, нәни балалар бәйрәмне сафланып, пакьләнеп каршы алды. Күркәм гадәт буенча, Ураза гаете көнендә мөэмин-мөселманнар якын туганнарын кунакка чакырды, өлкәннәрнең, авыруларның хәлен белеште, мәрхүмнәрне хәер-догалар белән искә алды, мохтаҗларга булышты.
Зает җәмигъ мәчетендә һәр елдагыча, гает намазына бик күп кеше җыелды. Октябрьский шәһәре ахунды һәм имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Шакиров барча халыкка бәйрәм уңаеннан изге теләкләрен җиткерде. Арытаба хөрмәтле дин әһеле гает намазын укыды, тәрбияви, иман-әхлакка өндәүче бай эчтәлекле вәгазь сөйләде. Рәсми өлештән соң мөселман кардәшләр кайнар пылаудан авыз итте, бер-берсенә матур теләкләр теләде. Ә инде 17 июньдә мәчет биләмәсендә балалар өчен бәйрәм чаралары оештырылды. Биредә битараф булмаган кешеләр, иганәчеләр көче белән күңелле спорт уеннары, бәйгеләр уздырылды, малайлар-кызларга тәмле күчтәнәчләр таратылды.
Мулла авылында да Ураза гаете зур бәйрәм итеп оештырылды. Кояшлы матур иртәдә йортлар өстендә азан моңы яңгырады, Коръән сүрәләре күңелләргә тынычлык, киләчәккә өмет-ышаныч өстәде. Иртәнге тугызда мәчет биләмәсе сабантуйны хәтерләтә иде инде. Өлкәннәр, бала-чагаларның йөзендә шатлык нурлары балкый, һәммәсе бер-берсен бәйрәм белән тәбрикли. Илгиз хәзрәтнең үгет-нәсыйхәт вә киңәш-табышка бай вәгазен тыңларга килүчеләр мәчет бинасына гына сыймыйча, ишек алдында да урнашты. Вәгазьдән соң барча халык рәт-рәт тезелеп, намаз укыды.
Балалар өчен дә күркәм уен чаралары оештырылды. Малайлар-кызлар рәхәтләнеп аллы-гөлле батутларда сикерде, тирда тоз белән атты, татлы «мамык» тан авыз итте. Бәйрәмгә Серафимовка интернатында тәрбияләнүчеләр дә килгән иде. Алар ихлас күңел ачып, яшьтәшләре белән аралашты. Сабыйлар спорт ярышларында көч сынады, дини белемнәрен күрсәтте, ахырдан һәркайсына бүләкләр тапшырылды.
Рамазан ае дәвамында Мулла авылы мәчетеннән кеше өзелмәде, тәравих намазына халык җыелды, зур казанда тәмледән-тәмле ризык әзерләнде, самавырда чәй кайнады… Әйткәндәй, быел биредә ифтар бүлмәсе төзелде, бу уңайлыкларның арта баруын аңлата.
Мулла авылы халкы Ураза бәйрәменнән бик канәгать калды, оештыручыларга рәхмәтләрен әйтеп, башкаларны сөендергәннәре өчен, Аллаһы Тәгаләнең аларга зур шатлык-сөенечләр бирүен теләде.


Л. ГАБИТОВА, автор фотосы.
Читайте нас: