Туган як
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
14 июнь 2018, 13:14

«Бәйрәм ишек шакый — кертегез тизрәк!»

Музыка колледжы. Керә-керешкә һәркемне ягымлы егет-кызлар каршылый.

Музыка колледжы. Керә-керешкә һәркемне ягымлы егет-кызлар каршылый.
Яшьләр сарае активистлары бәйрәм чарасына килүчеләргә Русия символикасы сурәтләнгән флагчыклар тапшыра.
«Агачлар да без үскәндә зур-биек, матур иде...»
Фойеда шәһәрдәшләрне тирән-бай эчтәлекле китап күргәзмәсе һәм дә үзенчәлекле фотосурәтләр экспозициясе каршылый. «Данлан, илебез! Синең белән горурланабыз!» исемендәге күргәзмәдә (Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре) Русия тарихын, мәдәниятен, халыклар дуслыгын чагылдырган әсәрләр урын алган. «Китаплар төрле яшьтәге әдәбият сөючеләргә тәгаенләнгән, — ди хезмәтләндерү бүлеге җитәкчесе Елена Латыйпова. — Кечкенәләрдән башлап өлкәннәргә кадәр үзләрен кызыксындырган байтак сорауларга җавап таба алыр, мөгаен. Өстәвенә басмалар искиткеч матур, зәвыклы бизәлеше белән дә җәлеп итә. Тарихи сәхифәләрдә мөкиббән китеп «гизү» форсаты бар, кыскасы». Кайбер китап исемнәренә дикъкать юнәлтү дә җитә. «Рюриктан Путингача Русия тарихы», мәсәлән. Тәэсирләндерәме? Әлбәттә! «Бөек Русия шәхесләре», «Русия елъязмасы юбилей һәм истәлекле даталарда», «Русия халыклары. Энциклопедия». Атаклы тарихчы Н. Карамзинның мәшһүр «Русия дәүләте тарихы»на хәтле тәкъдим ителгән күргәзмәдә. Мәктәп укучылары өчен бигрәк тә файдалы, фәһемле булыр ул әсәр белән танышу...
«Яшь Октябрьский шәһәре. Гаилә архивыннан» фотокүргәзмә (тарихи-туган якны өйрәнү музее) дә тамашачыларда зур кызыксыну уятты. Инде онытылып барган каралы-аклы фотолардан замандашларга әле яңа төзелеп килүче «үсмер» Кала галиҗәнәпләре бага. Бер үк вакытта үтә таныш та, таныш түгел дә сыман урамнар, биналар... «Карале, бу бит бала табу йорты тирәсе!» «Юк ла, ялгышасың. Бөтенләй охшамаган, ниндидер икенче урам ахрысы...» Сурәтләргә бәйле бәхәс куерганнан-куера. Әйе, вакыт узу белән шәһәр дә үзгәрә, яңача төсмер ала. Саклыйсы иде шулай да кабатланмас мирас — архитектура өлгеләрен... «Әлеге фотоларның авторы — якташыбыз Леонид Андреевич Соломинов, — дип ихлас аңлата фәнни хезмәткәр Юлия Вахрамова. — Ул эшләрне музейга оныклары бүләк итте. Леонид Андреевич заманында 17нче мәктәптә, Яшь натуралистлар станциясендә фототүгәрәкләргә җитәкчелек иткән... Менә бу фотога карагыз әле. Таныйсызмы? Дөрес, тап өстенә бастыгыз, безнең тарихи-туган якны өйрәнү музее бинасы!» Яшеллеккә ифрат мул булган шулай да ул чор урамнары, проспектлары... «Агачлар олы — зур чакларда». Фотокүргәзмәнең икенче атамасы», дип өсти уйларымны сизгәндәй Юлия Михайловна.
Ил куәтле халкы белән
Тантаналы мизгелләр якынлаша. Русия, Башкортостан Гимннары яңгырый. Күңелләрне һични белән чагыштырмаслык, иксез-чиксез горурлык хисе биләп ала. Без — бергә. Тиңдәшсез илебез, сөекле Ватаныбызның тугры гражданнары... Арытаба тәбрикләү өчен сүз шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Шмелевка бирелә. «Бүгенге бәйрәм — Русия Көне янә шул хакыйкатьне раслый: Дәүләт фәкать үз халкы белән көчле-куәтле, — дип ассызыклый Алексей Николаевич. — Элек-электән иң авыр мәлләрдә илебезне ватандашлар дуслыгы, бердәмлеге, рух ныклыгы саклап калган. Туган җир азатлыгы-иреге анда яшәүче гражданнарның ныкышмалы хезмәте, фидакарьлегенә, тирән сөю хисенә турыдан-туры бәйле. Иң куанычлысы — ирешелгән уртак казаныш-уңышларда безнең шәһәрдәшләр өлеше дә, һичшиксез, шактый зур. Горурланырга хаклыбыз! Барчабызны берләштергән изге теләк — Русияне киләчәктә дә көчле, шаулап чәчәк атучы дәүләт сыйфатында күрү. Шушы якты максатка һәрдаим ирешергә тырышыйк, якташлар. Яңадан-яңа хезмәт биеклекләре, бәхет-иминлек, халык мәнфәгатендәге башланычларда уңышлар юлдаш булсын сезгә! Русия көне белән!»
Алексей Николаевич бер төркем шәһәрдәшләргә хакимиятнең Мактау кәгазьләрен тапшырды. Озак еллар дәверендә намуслы хезмәт иткән предприятие-оешма вәкилләре арасында — төрле һөнәр ияләре. Таныш булыгыз. Оксана Казакевич — «Альтернатива» җәмгыятенең административ-хуҗалык бүлеге начальнигы. Иван Касьянов «Октябрьский электр челтәрләре»ндә транспорт участогы водителе вазифаларын башкара. Тарихи-туган якны өйрәнү музее директоры Ирина Медведева исеме дә якташларга яхшы таныш. Психоневрологик диспансерның стационар бүлегендә табиб-психиатр сыйфатында хезмәт куючы Анна Наливкина; «Октябрьсккоммунводоканал» предприятиесе вәкиле — су җибәрү цехы начальнигы Николай Сорокин һәм «ПетроТул» җәмгыятенең энерго-механика участогы белгече Валентин Ямаевлар да хаклы рәвештә лаек булды хакимият бүләгенә.
Төрле мәртәбәле бәйгеләрдә танылу алган абруйлы шәһәрдәшләребезне дә исемләп үтик. «Үрнәкле балалар бакчасы» бөтенрусия смотр-конкурсында җиңү сәбәпле, 5нче балалар бакчасы мөдире Асия Закировага махсус диплом тапшырылды. Хакимият башлыгы премиясенә «Иң яхшы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе» шәһәр конкурсында җиңү яулаган Роза Газиева (34нче балалар бакчасы) шулай ук Диплом белән билгеләнде. Бүләкләнүчеләр арасында «Иң яхшы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе» шәһәр бәйгесендә җиңгән 27нче балалар бакчасы мөдире Надежда Соколова да бар иде. Котлыйбыз!
Тагын да гаять әһәмиятле вакыйгаларның берсенә тукталыйк. Ул да булса — ун яшь шәһәрдәшкә паспорт тапшыру тантанасы. Русия Федерациясе гербы төшерелгән паспорт — ил гражданины шәхесен раслаучы мөһим документ. Русия гражданины хокукларын, бурычларын билгеләп кенә калмый ул, ә бәлки Ватан мәнфәгатендә тырыш, намуслы-гадел хезмәт итү, ил куәтен ныгытуга лаеклы өлеш кертү җаваплылыгы турында кисәтә. Гамьсез-уйсыз балачак көннәре артта калды, дигән сүз... Алексей Шмелев егет-кызларны әлеге истәлекле көн уңаеннан җылы тәбрикләде. Изге теләкләргә без дә кушылабыз. Киләчәгебез ышанычлы кулларда булсын, дуслар. Яшь көчләр сынатмас, һәрчак алгы сафларда атлар, дип өметләник.
«Җырла, бие, гүзәл Русиям!»
Бәйрәмне концерттан тыш күзаллавы мөмкин түгел, әлбәттә. Ватан, Русиягә багышланган әсәрләр тамашаның төп балкыш-нурына әверелде.
Слайдларда бер-берен алыштыра килгән гаҗәеп табигать күренешләре ирексездән төптән уйланырга мәҗбүр итә. «Нинди киң вә иркен син, туган ягым! Мондый җирләр кайда бар тагын?!» Русия — могҗизага бәрабәр ил. Ә иң мөһиме — ул безнең уртак Ватаныбыз. Башкасы юк һәм булмас та. Ата-анадай газиз, кадерле, бердәнбер төбәгебез. Ил бәхете, иминлеге, дан-шөһрәте һәркайсыбызга бәйләнгән. Сәхнәдә яңгыраган патриотик әсәрләр, халыкчан җырлар бу хакта әледән-әле искәртә кебек.
Мәгълүм ки, Ватаныбыз, республикабызда бихисап милләт вәкилләре үзара дус-тату, аңлашып гомер кичерә. Сәләт ияләре чыгышында кат-кат дәлилләнде әлеге бәхәссез фикер. Күптән инде тамашачы сөюен яулап өлгергән «Аяз» егет-кызлары башкорт, татар җыр-биюләреннән соклангыч сәхнә күренеше тәкъдим итсә, «Щедрый вечер» озайлы да, шаян-шук та урыс халык моңнарына тиендерде. «Эксклюзив» вокал ансамбле башкаруындагы мул сулы, бер ярыннан икенчесе шәйләнмәгән мәһабәт Иделгә арналган әсәр мәшһүр тавыш иясе Людмила Зыкинаны искә төшерде. «Кечкенә йолдызчыклар» туган төбәккә кайнар мәхәббәт хисе белән сугарылган җырлары белән илһамландырды.
Һәрвакыттагыча, сәнгать коллективлары күзләрне камаштырырлык, шаккаттыргыч сәхнә киемнәре белән күңелләрне арбады. Әнә, «Фортуна» биючеләре. Заманча төсмерле милли күлмәкләр ничекләр килешә үзләренә. Сихри-тылсымлы курай моңы биюче кызларга аеруча нәзакәтлелек, серлелек өсти сыман... «Кызыл Тау», «Калинка» ансамбльләре ишеттергән дәртле-дәрманлы көйләр исә теләсә нинди шыксыз, эчпошыргыч уйларны читкә «куарга» сәләтле.
Тик шулай да көчле затлар — «Бэби-ритмы» егетләре (гәрчә яшьләре төрле булса да) хакында аерым бәянләмичә ярамастыр. Чын мәгънәсендә аптырашка калдырды очкындай җитез биючеләр чыгышы. Әкиятләрдә, риваятьләрдә сөйләнгән пәһлеваннар җанланды мени! «Баһадирларча бездәге көч. Рух көче һәм ихтыяр көче!» Ватанны дошманнардан уяу саклаган, тәнен-җанын фида кылырга әзер торган батырларга лаеклы алмаш җитешеп килә, болай булгач... Биючеләрнең хәрәкәтләренә күз иярми. Шактый катлаулы акробатик алымнарга кадәр кулланыш тапкан композициядә. Дәррәү алкышлар бик озак тынмый торды. Афәрин егетләргә!
Хәер, могҗизалар моның белән тәмамланмады әле. «Вакыт ритмнары» ансамбле осталары залдагыларны кисәк бөтенләй үзгәчә мохиткә — 19нчы гасырга «күчерде» дә куйды! Күз алдына китерегез. Затлы-купшы киемле, кулларына җилпәзә тоткан назлы туташ-ханымнар тәмам түземлеген җуяр дәрәҗәдә. Бүген — бал! Кайчан башланыр икән инде биюләре?! Ниһаять, көяз-төз гәүдәле, илтифатлы кавалерлар пәйда була. Мәңге яшь, ымсындыргыч вальс күңел кылларын тибрәтә. Аккошлардай бәхетле парлар «бөтерелә».
Моң-җыр, шигърият, төрле жанрдагы биюләр гөлләмәдәй үрелеп барган күләмле бәйрәм концертына соңгы аккорд — Ватаныбыз йөрәге Мәскәүгә арналган күмәк музыкаль әсәр яңгырый. «Чәчәк атсын Җиребез. Безнең туган илебез!» Һәркем өчен аваздаш юллар. Туган көнең белән, мәңге яшь, гүзәлләрдән-гүзәл Русиям!
... Мәкалә ахырында шуңа да игътибар юнәлтмәкчемен. Тантаналы чарага килүчеләр арасында кечкенә кыз-малайлар шактый иде. Әти-әниләргә, әби-бабайларга аерым рәхмәт. Яшь буын вәкилләрен ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләргә омтылалар, димәк. Бик мәслихәт. «Иң әһәмиятле уйлар, югары максатлар гадәттә балачакта шытым алучан», дигән бер гакыл иясе. Туган илгә мәхәббәт, тугрылык — нәкъ шундыйлардан. Дәлилләр артыннан ерак барырга да кирәкмидер. Әнә, янәшәдә генә, кулына шарчыклар тоткан кызчык анасына дәшә: «Әнием, теге матур рәсемле китапларны алып укырбыз әле, яме?» Сүз бүгенге күргәзмәдәге әсәрләр хакында, аңлагансыздыр. Ана кеше нарасыен тыңлар, теләген кире какмас, мөгаен. Очраклы гына килмәгәндер, шәт, нәние белән бәйрәмгә. «Бала күңеленә Ватанга карата сөю тойгысы индерүнең иң отышлы чарасы — ул сөюнең мотлак ата-ананың үзендә булуы». Бөек француз язучысы, гыйлем иясе Шарль Луи Монтескье сүзләре. Унсигезенче гасырда теркәлгән фәлсәфи фикерләрдән. Гаҗәп. Бүген генә әйтелгән, диярсең...


С. ГАРИФУЛЛИНА.

Читайте нас: