Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
7 июнь 2018, 18:03

Мөселман лагеренә рәхим итегез!

«Нурул-Ислам» мәдрәсәсендә балалар өчен ел саен түләүсез җәйге лагерь оештырылды. Агымдагы елда ул 18-28 июньдә, 9.00-16.00 сәгатьләрдә (ялларсыз) эшләячәк.

«Нурул-Ислам» мәдрәсәсендә балалар өчен ел саен түләүсез җәйге лагерь оештырылды. Агымдагы елда ул 18-28 июньдә, 9.00-16.00 сәгатьләрдә (ялларсыз) эшләячәк.

Лагерьда яшь шәһәрдәшләр гарәп телен, әхлакый тәрбия һәм Ислам нигезләрен өйрәнә. Әхлак, әдәп дәресләреннән тыш, сәламәтлек, физик үсеш өчен файдалы уеннар үткәреләчәк, волейбол, теннис, шашка-шахмат ише спорт төрләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге тудырылачак.
Мөселман лагеры балаларга төрле яклап үсеш алырга ярдәм итә. Алар күп вакытны саф һавада уздырып, сәламәтлекләрен ныгыта, ислам дөньясына бәйле фәһемле фильмнар карый, фикерләре белән бүлешә, яңа дуслар таба. Мондый лагерь оештыруның максаты — спорт һәм уеннар аша балаларга физик, рухи-әхлакый тәрбия бирү, гарәп теленә, дингә кызыксыну уяту, яшь буынны эчкечелек, наркомания, зина кылу ише начар гамәлләрдән тыю.
Лагерьга йөрүче кызлар өчен аш хәзерләү осталыгы, бәйләү-чигү, кул эшләре дәресләре оештырыла. Балаларга җылы аш, яшелчә-җимешләр һәм тәмле нигъмәтләрдән торган меню төзелгән.
Дәресләр татар, башкорт һәм урыс телләрендә бара. Лагерьда белем алучылар «хәләл», «хәрәм» төшенчәләрен аңлый башлый, ислам нигезләрен тирәнтен өйрәнеп, киләчәктә ата-аналарының, якыннарыныңтерәге була. Мәдрәсә балаларда ватанпәрвәрлек хисләр, башка милләт халыкларына, аларның диненә ихтирам тәрбияләү максатын күзаллый.
Мөселман лагеры битараф булмаган шәһәрдәшләр, ата-аналар, мәхәллә кешеләре көче белән оештырыла. Бу игелекле эштә һәр теләгән кеше катнаша ала.
Баланы тәрбияләү эшен кече яшьтән үк башлау зарур. Вакытында бирелгән дөрес тәрбия генә тиешле нәтиҗәгә китерә. Ул сабыйлар күңелендә миһербанлылык, шәфкатьлелек сыйфатларын үстерүгә сәбәпче була. Ислам кануннарында тәрбияләнгән бала киң күңелле, ярдәмчел, ата-анасына, укытучыларына ягымлы, җәмгыятьтә үрнәкле булачак.
Хәрмәтле шәһәрдәшләр! Ул-кызларыгызны җәйге лагерьда көтеп калалар.
Тулырак белешмәләрне 8 (34767) 6-69-64, 8-937-485-26-30 телефоннары яки medrese_nurul-islam@mail. ru электрон почтасы аша алырга мөмкин.


Л. ГАБИТОВА.
Читайте нас: