Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
7 июнь 2018, 17:58

Мөһим мәсьәләләр хәл ителәчәк

Идел буе федераль округында РФ Президентының тулы хокуклы вәкиле М. Бабичның 2018 елның 23 апрелендәге № А53-15Р күрсәтмәсенә ярашлы урындагы үзидарәне үстерү буенча округ белешмә советы составы һәм эшче төркемнәр билгеләнгән.

Идел буе федераль округында РФ Президентының тулы хокуклы вәкиле М. Бабичның 2018 елның 23 апрелендәге № А53-15Р күрсәтмәсенә ярашлы урындагы үзидарәне үстерү буенча округ белешмә советы составы һәм эшче төркемнәр билгеләнгән.
Бу исемлеккә янәдән Октябрьский хакимияте башлыгы, «Башкортстанның муниципаль берәмлекләр советы» берләшмәсе идарәсе рәисе Алексей Шмелев керде.
Округ белешмә советының төп бурычлары: Идел буе федераль округында урындагы үзидарәне үстерү буенча дәүләт сәясәтен тормышка ашыруга, Русия Федерациясенең һәм РФ субъектларының бу өлкәдәге хокукый актларын камилләштерүгә кагылышлы тәкъдимнәр әзерләү; үзидарә органнарын үстерүгә юнәлтелгән федераль һәм төбәк программаларын формалаштыруда катнашу; үзидарә органнары җитәкчеләренең һөнәри осталыгын күтәрү, муниципаль хезмәткәрләрне әзерләү һәм яңадан укыту системасын үстерү буенча тәкъдимнәр кертү; урындагы үзидарәгә җитәкчеләр сайлау буенча тәҗрибә уртаклашу, муниципаль дәрәҗәдә кадрлар резервы формалаштыру; үзидарә эшчәнлегенә халыкны җәлеп итү; мөһим мәсьәләләрне хәл итү буенча иң яхшы алымнарны туплау, өйрәнү һәм тарату, алдынгы идарәчелек ысулларын кертү; галимнәр һәм белгечләр катнашлыгында муниципальара хезмәттәшлекне үстерүгә кагылышлы тәкъдимнәр әзерләү.
Мондый берләшмәләрдә катнашу республиканың урындагы үзидарә органнарына федераль дәрәҗәдә муниципаль берәмлекләрнең мәнфәгатьләрен яклау, проектлар һәм тәкъдимнәрен алга чыгару мөмкинлеге бирә. Моннан тыш, бу БР муниципаль берәмлекләре советы һәм шәһәребезнең хакимият башлыгы А. Шмелевның хезмәтенә лаек бәяләмә бирү буларак күзаллана.

Читайте нас: