Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
7 июнь 2018, 17:59

Игътибар үзәгендә — халык мәнфәгатьләре

БР Дәүләт думасы депутаты Рифат Шәйхетдинов төбәк атналыгы кысаларында очрашулар үткәрде.

БР Дәүләт думасы депутаты Рифат Шәйхетдинов төбәк атналыгы кысаларында очрашулар үткәрде.
Рифат Габделхак улы Башкортстанда 29 майдан 2 июньгә кадәр булды. Депутат ике тапкыр халыкны кабул итү оештырды, республика һәм муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре белән очрашты. Нефтекама шәһәрендә халыкны кабул итү 31 майда узды. Депутат белән сөйләшүгә утыздан артык кеше килде. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге төзекләндерү, торак-коммуналь хуҗалык, медицина хезмәте, пенсия тәэмины сорауларына кагылышлы иде.
2017 елда урындагы тәкъдимнәргә булышлык итү программасы кысаларында, Рифат Габелхак улы «Светлое» күлен төзекләндерү проектына булышлык итте. Инициатив төркем әгъзалары депутатка рәхмәт сүзләрен һәм агымдагы елда да хезмәттәшлекне дәвам итүгә ышанычын белдерде.
Урындагы проектларга Рифат Шәйхетдиновның «Уртак эш» хәйрия фонды аша ярдәм күрсәтелә. Мисалга, күптән түгел фонд ярдәмендә Шаран районының Базгыя авылы клубына музыка җиһазлары кайтарылды. Моннан тыш Рифат Габделхак улы Нефтекама хакимияте башлыгы Рәшит Дәүләтов белән халыкны борчыган мәсьәләләр турында сөйләште.
1 июньдә Рифат Шәйхетдинов Башкорт дәүләт университетының Нефтекама филиалы педагоглары һәм укучылары белән очрашты. Биредә ул уку йортының тарихы, казанышлары, киләчәккә планнары белән танышты. Бүгенге көндә учреждение каршында торган беренчел йөкләмә — Нефтекама машиналар төзү колледжын филиалга кушу. Бу мәсьәләдә Рифат Габделхак улының да булышлык итүе көтелә.
Депутат белән очрашуга җир участокларына ия булучылар да килде. Җир бүлгәндә ялгышлыклар киткәнгә, аны кире муниципаль милеккә кайтаруны таләп иткәннәр. Авыр хәлдә калучылар шәһәр хакимияте, республика Хөкүмәте һәм хокук саклау органнары белән берлектә шушы мәсьәләне чишү юлларын эзли. Рифат Шәйхетдинов бу проблеманы хәл итү өстендә инде күптәннән эшли.
Депутат Нефтекаманың эшкуарлар берләшмәсе вәкилләре белән дә очрашты. Актив эшкуарлар бу өлкәдәге законнарны камилләштерү буенча тәкъдимнәр кертте. Рифат Габделхак улы әлеге мәсьәләне дә игътибарга алачагын белдерде.
Төбәк атналыгы ахырында Рифат Шәйхетдинов Туймазы районында үткән Сабантуй бәйрәмендә катнашты. Депутат шәһәр халкы һәм кунаклар белән берлектә зур күләмдәге концерт программасы, ярминкәләр, сәнгать күргәзмәләре белән танышты.

Читайте нас: