Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
31 Май 2018, 18:12

Чик сагында — безнең солдат

28 май Русиядә чик сакчылары көне буларак билгеләнеп үтә. Быел күркәм бәйрәмгә чик буе гаскәрләренең 100 еллык юбилее дә кушылды.

28 май Русиядә чик сакчылары көне буларак билгеләнеп үтә. Быел күркәм бәйрәмгә чик буе гаскәрләренең 100 еллык юбилее дә кушылды.
Бу уңайдан шәһәрнең Җиңү паркында яугир-пограничниклар хөрмәтенә ике метр озынлыктагы монумент ачылды. Чарага хәрби ветераннар, предприятие җитәкчеләре, «Гвардия» һәм «Юнармия» клублары отрядлары, хакимият вәкилләре, шәһәрдәшләр җыелды.
Монумент төзелеше чик буе гаскәрләре ветераннары тәкъдиме белән башланды. 2017 елның 5 августында Җиңү паркында аңа тәүге нигез ташы салынды. Төзелеш эшләре битараф булмаган шәһәрдәшләр, предприятиеләрнең хәйрия ярдәмендә башкарылды.
Истәлекле көнне хакимият башлыгы А. Шмелев чик сакчыларына ихлас тәбрикләүләрен җиткерде. «Монумент ачылуы — шәһәребез өчен бик әһәмиятле вакыйга. Бүген күпьеллык тарихыбыз яңа сәхифә белән тулыланды. Без, ниһаять, төрле буын чик сакчыларының каһарманлыгын, Ватанга тугрылыгын мәңгеләштерүгә ирештек. Шул рәвешле Брест крепосте геройлары, Кавказ һәм Ерак Көнчыгыштагы чик буе отрядлары батырлыгы халык күңелендә сакланачак», — диде Алексей Николаевич.
Котлау сүзләренә хәрби комисссар Р. Таҗетдинов, шулай ук хәвефсезлек органнары һәм чик буе гаскәрләре ветераннары советы рәисе Р. Гыйззәтуллин да кушылды. Алар чик сакчылары хөрмәтенә ачылган монументның дәүләтебез бердәмлеген, мөстәкыйльлеген чагылдыруын билгеләде; аны төзүдә катнашучыларның барчасына рәхмәт белдерде. Ришат Мөнәвир улы һәм
Рим Гыйбадулла улы ветераннарга чик буе гаскәрләренең 100 еллык юбилеена багышланган медальләр дә тапшырды. Үз чиратында ветеран-пограничниклар берлеге рәисе Дмитрий Золотухин хакимияткә, предприятиеләр җитәкчеләре һәм монументны төзүдә ярдәм күрсәткән барлык шәһәрдәшләргә рәхмәтен җиткерде.
... Чик буе хезмәте — иң авыр һәм җаваплылардан санала. Биредәге шартлар да, куелган йөкләмәләр дә гадәттәгедән җитдирәк, катлаулырак. Ил тынычлыгын хәвеф-хәтәрдән, көтелмәгән бәла-казалардан саклаучы ир-егетләр ихлас горурлык хисе уята. Чик буе хезмәтен узган алтмыштан ашу шәһәрдәш «Октябрьскийның пограничниклар җәмгыяте»ндә тора. Алар җәмәгать тормышында актив катнаша, яшь буында Ватанга мәхәббәт тәрбияләү өстендә эшли. Монументка нигез дә шушы тәвәккәл кешеләр ярдәме белән салынды.
Чик сакчыларына, аларның гаиләләренә күркәм бәйрәм көннәрендә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, тыныч күк йөзе телибез!

Читайте нас: