Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
17 Май 2018, 13:33

Тату гаиләдә яшәү — бәхет

Гаилә кыйммәтләре кешеләр өчен һәрвакыт иң мөһим төшенчә булып кала бирә. Нык, тату гаилә — җәмгыятьнең нигезе, ул рухи-әхлакый кыйммәтләрне, милли гореф-гадәтләрне сакларга булыша.

Гаилә кыйммәтләре кешеләр өчен һәрвакыт иң мөһим төшенчә булып кала бирә. Нык, тату гаилә — җәмгыятьнең нигезе, ул рухи-әхлакый кыйммәтләрне, милли гореф-гадәтләрне сакларга булыша.
Шәһәребездә тормыш юлыннан гомер буе матур итеп атлаучы, пар канатлы, бер-берсен кайгыртып, яратып яшәүче гаиләләр бик күп. Алар белән берлектә гаилә ныклыгын, өлкән буын белән мөнәсәбәтләрне чагылдыручы чаралар даими үткәрелә килә. Гаилә көне уңаеннан Халыклар дуслыгы йортында да шундый чараларның берсе оештырылды.
Көнбатыш районара гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү үзәге директоры Розанна Әхмәтҗановадан «Гаилә белән ял» проекты турында мәгълүмат бирүен сорадык:
— Гаилә елына багышланган чаралар бүген республиканың һәр шәһәр-районында үтә. Октябрьский, әлбәттә, алардан читтә калмады. Төп игътибар үзәгендә — инвалид балалар тәрбияләүче, шулай ук авыр тормыш хәлендәге, аз керемле, күпбалалы гаиләләр. Мондый төрдәге чараларны ай саен үткәрергә планлаштырабыз. Алар төрле темаларга кагылышлы булачак. Бүген инде кунаклар хозурына күңелле уеннар, остаханәләр тәкъдим ителде. Һәр теләгән кешегә медицина белгечләре, адвокат һәм психолог киңәшен алу, шулай ук күчмә медицина үзәгендә маммография тикшерүе узу, кардиограммага төшү, күз басымын үлчәтү мөмкин булды. Яшьләр сарае һәм көнбатыш районара гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү үзәге психологлары белән очрашу барышында аеруча игътибар гаиләләрне саклап калуга, балаларның тату, имин мохиттә тәрбияләнүенә бирелде. Бу эштә ЗАГС белгечләре өлеше дә зур. Алар аерылышулар саны буенча мәгълүмат туплый, яшь төркемнәре буенча иң күп очракларны билгели, гаиләләр таркалуны булдырмау максатында даими эшчәнлек алып бара.
Бәйрәмдә катнашкан белгечләр һәм кунакларның да уй-фикерләрен ишетик.


Гүзәл Шәрифуллина, 2нче поликлиникадагы хатын-кызлар консультациясенең медицина психологы:
— Безнең бүлек каршында торган төп бурыч — әни булачак хатын-кызлар белән аңлату эше алып бару, йөклелек чорын җиңелрәк кичерү, курку-шөбһәләрне тарату максатында психологик ярдәм күрсәтү. Бу исемлеккә психологик диагностика, лекцияләр уку, тестлау керә. Хөрмәтле хатын-кызларыбызга шуны әйтәсе килә: киңәш-белешмәләр кирәк икән, килегез, сорашыгыз. Без һәркем өчен ачык, барлык мөрәҗәгатьләрне кабул итәргә, тиешле ярдәмне күрсәтергә әзер.

Александра Голубь, гаилә планлаштыру кабинеты акушеркасы:
— Балалар бәхетле, сәламәт гаиләдә туарга тиеш. Аларның сөю-назга тулы, җылы-дустанә мохиттә тәрбияләнүе зарур. Һәм без моңа ирешер өчен барысын да эшлибез. Икенче мөһим мәсьәлә — бала төшерү очракларын киметү, аларны бөтенләй булдырмау өчен көч салу. Бу уңайдан яшьләр арасында тәрбия эше алып бару зарур. Шуңа күрә дә без даими рәвештә шәһәрнең белем бирү йортлары укучылары белән очрашулар оештырабыз. Әмма очрашу гына аз, аудиторияне кызыксындыру кирәк. Әгәр игътибарны җәлеп итәлмисең икән, бу инде лекция укуның файдасы юк дигән сүз. Әлбәттә, яшьләр беренче мәлдә мондый темаларга җиңелчә карый. Тик бераздан, мәсьәләнең асылына төшенә башлагач, җитдиләнә, үзләре үк сорау бирә башлыйлар, очрашуга киләләр.

Рената, 11 яшь:
— Мин рәсем төшерергә бик яратам, сурәт ясаганда хыялга батам, иҗат эше илһамландыра, уйланырга, фикерләргә этәрә. Шуңа күрә бүген дә иҗади остаханәне сайладым. Тозлы камырдан эшләнмә ясыйм. Бу магнитикны әти-әниемә бүләк итәчәкмен, анда гаиләбезнең татулыгы, бердәмлеге чагылган.

Наилә, 5 яшь:
— Төсле кәгазь, чагу рәсемнәр ярдәмендә «Бәхет агачы» ясадым. Ул шундый матур! Нәкъ гаиләбез кебек. Агачымны әтием һәм әнием ошатыр дип уйлыйм. Шәп бүләк булачак!

Люба ханым, игезәк кызлар — Вика һәм Настяның әнисе:
— Гаиләбездә өч кыз үсеп килә. Игезәкләрем быел 1нче сыйныфка барды. Алар гел бергә: күрәсездер — киемнәре дә, чәчләре дә бертөсле. Үзләре шулай тели. Холыклары буенча гына аерылалар: Настя — тыныч, күп сөйләшми, ә Вика киресенчә, кызыксынучан, аралашырга ярата. Гаиләбез бик тату, ял вакытларын гел бергә үткәрәбез, төрле чараларда катнашабыз, саф һавада йөрибез.

Вика, 7 яшь:
— Бәйрәмгә әнием һәм игезәк туганым белән килдем. Диплом ясадык, уйнадык, хәзер иҗади эшкә тотыначакбыз.

Бакировлар гаиләсе:
— «Гаилә тормышы пазллары» дип исемләнгән бәйрәм чарасында катнашып, бик күп уңай тәэссоратлар алдык. Биредә остаханәләр шундый күп, һәммәсе белән дә танышып чыктык. Балаларыбыз кулдан эшләнмәләр ясады, уеннарда катнашты, безгә дә «өлеш» тиде — иң үрнәкле әти-әни дигән дипломга лаек булдык. Шуңа кәефләр күтәренке, рәхәтләнеп ял иттек. Бу чарага күп итеп «лайк» куябыз, чөнки ул гаиләләрне тагы да ныграк берләштерә, татулаштыра... Гаилә бәхетенең сере нидә дисезме? Иң тәү чиратта үзара аңлашып яшәү, бер-береңне һәм балаларны хөрмәт итүдәдер. Әлбәттә, мәхәббәтнең дә булуы мөһим, ансыз һич мөмкин түгел...
Без дә үз чиратыбызда һәр гаиләгә бәхет һәм иминлек телибез. Өйләрегездә һәрчак җылылык һәм ярату хөкем сөрсен, балаларыгызга якты киләчәк насыйп булсын!
Читайте нас: