Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
10 Май 2018, 17:09

Атна саен бүләкләр өләшәбез, килегез!

Алдан хәбәр итүебезчә, 2018 елның икенче ярты елына язылучылар өчен «Атна саен бүләк» акциясе оештырдык.

Алдан хәбәр итүебезчә, 2018 елның икенче ярты елына язылучылар өчен «Атна саен бүләк» акциясе оештырдык.
Тәүге җиңүчеләребез билгеле дә булды. Кимендә 6 айга язылу шарты белән, бүләкле булу ихтималыгыз бар. 437,40 сумга гәзиткә язылсагыз, менә дигән бүләк тә алаласыз. Узган атнада, мәсәлән, Зает бистәсендә яшәүчеләр югары активлык күрсәтте. Нәтиҗәдә, Рәмзия Хәбирова, Светлана Кадыйрова, Рузилә Закировалар — савыт-саба җыелмасына, ә Сәрия Гыйльманова стена сәгатенә лаек булды. Гәзит укучыларыбыз көтелмәгән мондый бүләкләргә бик сөенде, әлбәттә, безнең өчен дә сезнең йөзләрегездә елмаю, шатлык чаткылары күрү икеләтә куаныч. Әйдәгез шулай
бер-беребезне аңлашып, ярдәмләшеп, килешеп, шатлык-куаныч өләшеп, бергә калыйк, бердәм булыйк.
Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында да без ярдәмгә килергә, үтенеч-сорауларыгызга җавап бирергә әзер.
Тәүлек әйләнәсенә эшләүче кесә телефоныбызның номеры: 8-937-359-71-78 (WhatsApp).
Моннан тыш сайтка, социаль челтәргә язып та мөрәҗәгать итә аласыз.
Безнең сайт: http://tugan-yak.rbsmi.ru/.
Социаль челтәрләр: https://ok.ru/group/54189168525388, https://vk.com/id317964226.

Читайте нас: