Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
7 Май 2018, 17:39

«Без — сезнең дәвамчыларыгыз!»

«Солдат уйлары» һәйкәле биләмәсендә Бөек Җиңүгә 73 ел тулуга һәм Иреклеләр елына багышланган «Сафларга тезелеп җырлау смотры-2018» узды. Ватанпәрвәрлек рухтагы чара шәһәребездә 14нче тапкыр оештырыла һәм елдан-ел күркәмрәк, тантаналырак төс ала.

«Солдат уйлары» һәйкәле биләмәсендә Бөек Җиңүгә 73 ел тулуга һәм Иреклеләр елына багышланган «Сафларга тезелеп җырлау смотры-2018» узды. Ватанпәрвәрлек рухтагы чара шәһәребездә 14нче тапкыр оештырыла һәм елдан-ел күркәмрәк, тантаналырак төс ала.
Агымдагы елда смотрда гимназия һәм мәктәп укучылары, шулай ук коммуналь-төзелеш, күпюнәлешле һөнәри, нефть колледжлары студентлары катнашты. «Яшь армиячеләр» һәм «Гвардия» хәрби-патриотик клубы әгъзалары да сафка тезелеп, җыр башкару мөмкинлегенә иреште.
... Хәрби-диңгез флоты, артиллерия, гвардия, һава-десант гаскәрләре һ. б. төр хәрби киемнәрдәге яшьләрнең тантаналы маршын бар халык тын да алмыйча, зур горурлык хисе белән күзәткәндер. Җитди төс-кыяфәт, хәрбиләрчә туры гәүдә-сын, үзләренә ышанып тапшырылган йөкләмәгә чиксез җаваплылык — яшь буын вәкилләренең һәр хәрәкәте, ишарәсе шушы сыйфатларны чагылдырды.
Смотрда хөрмәтле кунаклар — хакимият башлыгы А. Шмелев, аның урынбасары О. Латыйпов, хәрби комиссар Р. Таҗетдинов, спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе И. Рамазанов, урындагы «ДОСААФ» авиация-техник клубы җитәкчесе А. Хәмитов, Бөек Ватан сугышы ветераны Н. Судничников чыгыш ясады.
— Быел илебез халкы Бөек Җиңүнең 73 еллыгын билгели, — диде Алексей Николаевич. — Ул чордагы вакыйгалар тарихыбызда мәңгелеккә эзен салды. Кызганыч, әмма арабызда яшәүче хөрмәтле ветераннарның саны елдан-ел кими бара. Яшь буын вәкилләре каршындагы төп бурыч — яугирләрнең каһарманлыгын онытмау, ил азатлыгы хакына һәлак булганнарның истәлеген кадерләп саклау, исәннәрне ихтирам итү.
Шәһәребезнең иҗат коллективлары, яшь артистлар чыгышыннан соң «Сафларга тезелеп җырлау смотры»ның җиңүчеләрен билгеләү вакыты җитте. Нәтиҗәләр буенча, гомум белем бирү учреждениеләре арасында 8 һәм 22нче мәктәпләр — беренче, 2 һәм 3нче гимназия — икенче, 9 һәм 17нче мәктәп өченче урын яулады.
Кече төркемдә 8 һәм 13нче мәктәпләр икенче һәм өченче булды. 2нче гимназия — җиңүче. Һөнәри учреждениеләр арасында күпюнәлешле һөнәри һәм нефть колледжлары беренчелекне алды. Коммуналь-төзелеш колледжы һәм «Гвардия» клубы — икенче, «Яшь армиячеләр» өченче булды.
Командалар диплом һәм бүләкләрдән тыш, Җиңү парадында катнашу хокукы алды.
... Без — киләчәк буыны, илебезнең данлы тарихын дәвам итүчеләр, Ватан азатлыгы өчен көрәшкән яугирләрнең, тыл ветераннарының оныклары, оныкчыклары. Һәм без аларның изге мирасын сакларга, аны киләчәк буынга тапшырырга бурычлыбыз. Халкыбызның фидаркарь батырлыгы мәңгегә күңелләрдә яшәячәк!

Читайте нас: