Туган як
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
7 Май 2018, 17:36

«Бел син чит телне һәм онытма үз телең»

Шәһәребезнең нефть колледжы студенты — кыргыз егете Самат Кубанычбек өч телдә сөйләшә: кыргыз, урыс һәм татар телләрендә.

Шәһәребезнең нефть колледжы студенты — кыргыз егете Самат Кубанычбек өч телдә сөйләшә: кыргыз, урыс һәм татар телләрендә.
«Туган телемә бик охшаш булганга татарчаны аеруча якын күрәм», — ди егет үзе. Самат белән без нефть колледжы нигезендә үткән «Электромонтер» белгечлегенә укучылар арасындагы республика һөнәри осталык олимпиадасында таныштык.
Конкурска Уфа, Октябрьский, Туймазы, Бәләбәй, Стәрлетамак һәм башка шәһәрләрдән барысы 23 студент җыелган иде. Олимпиада ике өлештән торды, беренчесендә бәйгечеләр теоретик сорауларга җавап бирсә, икенчесендә гамәли бирем үтәде. Соңгысы үз эченә резервлы электр двигателен автоматик рәвештә эшләтеп җибәрү схемасын җыю-көйләүне алды. Техник инструктаждан соң егетләр һәркайсы үзенә тәгаенләнгән эш урынына юнәлде. Биремне үтәүгә өч сәгать вакыт бүленде. Студентларның гамәли эше сыйфаты, техник һәм технологик таләпләргә ярашлылыгы, эш гамәлләренең вакытында һәм төгәл башкарылуы, хәвефсезлек кагыйдәләре үтәлешенә карап бәяләнде.
Гамәли биремгә керешер алдыннан Самат белән әңгәмәләшеп алдык.
Тумышы белән Кыргызстаннан ул. Өч ел элек Октябрьский нефть колледжына укырга кергән.


— Самат, эшче һөнәрне сайлавың нәрсәгә бәйле?
— Туганнарым, әти-әнием (әйткәндәй, алар икесе дә педагоглар) киңәше буенча «электромонтер» белгечлегенә укырга кердем. Якын кешеләремнең фикере белән тулысынча килешәм: дөрестән дә, эшче һөнәрләргә һәрвакытта да ихтыяҗ булачак, бүгенге көндә икътисадчы, хисапчы, банкирлар дөнья тулы, ә менә оста куллы электриклар, эретеп ябыштыручылар, төзүчеләр һәм башка эшче белгечлекләргә кытлык.

— Олимпиадада катнашырга ничек базнат иттең?
— Төрле төбәкләрдән килгән көндәшләр белән тәҗрибә уртаклашу файдалы булыр дип исәплим. Мондый бәйгеләр үз-үзеңне сынау һәм яңа мәгълүмат туплау чарасы да ул. Миңа ышаныч белдереп, олимпиадада катнашу мөмкинлеге биргән остазларыма рәхмәтемне җиткерәсем килә.

— Самат, чит мохиттә туган телне онытмас өчен нишлисең?
— Дусларым, туганнарым белән гел туган телдә сөйләшәм. Бу ана телемне, милләтебезгә хас гореф-гадәтләрне онытмаска ярдәм итә. Шулай ук чит телләрне дә өйрәнәм, чөнки бу — башка милләт халыклары белән бәйләнеш булдыру, аралашу өчен кирәк. Әйткәндәй, татар телен урысчадан яхшырак та беләм әле, чөнки ул 40 процентка туган телемә охшаш.

— Татар халкының милли йолалары белән таныштыңмы әле?
— Күпчелек гореф-гадәтләрне беләм, алар миндә бары уңай хисләр генә тудыра. Аеруча Сабантуй, Ураза-бәйрәм ише гомумхалык чаралары ошый, аларда катнашканым да бар.
Татарча ике авыз сүз дә белмәгән (яки белергә теләмәгән) милләттәшәләргә Самат ише яшьләрне үрнәк итеп куяр идем мин. Үзаллы яшәп, тормышта файдалы һөнәр алуы өстенә ул башка халыкларның мәдәниятен, йолаларын, телен камил дәрәҗәдә өйрәнүгә дә вакытын җәлләми. Алай гына да түгел, ул моны зур ихласлык белән эшли һәм шул рәвешле хөрмәтен күрсәтә. Саматка исән-имин укуын тәмамлап, киләчәктә сайлаган һөнәре буенча Ватанына файдалы хезмәт итүен телибез.
Читайте нас: