Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
7 Май 2018, 17:26

Барыгыз да — язгы балга!

«Язгы бал» алтынчы ел рәттән шәһәребезнең чыгарылыш сыйныф укучыларын бергә җыйнаячак.

«Язгы бал» алтынчы ел рәттән шәһәребезнең чыгарылыш сыйныф укучыларын бергә җыйнаячак.
25 майда, 15.00 сәгатьтә Үзәк мәйданда соңгы кыңгырауга багышланган зур бәйрәм — «Язгы бал-2018» уздырылачак. Тантана, шәһәр хакимияте белән берлектә, «Уфанет» компаниясе тарафыннан оештырыла.
Гадәт буенча, бал «Чыгарылыш сыйныфлары аллеясы» белән ачыла. Анда 11нче сыйныфларның кем булырга теләүләре хакында сүз барачак. Иң яхшы бию коллективлары, студияләре осталык дәресләре үткәрәчәк. Тематик мәйданчыкларда төрле бию хәрәкәтләренә өйрәнү мөмкин булачак.
Иң дулкынландыргыч мизгел — чыгарылыш сыйныфлар башкаруында биюләр: полонез, полька, сиртаки, вальс, флешданс, һ. б. Моннан ары һавага меңәрләгән чагу төстәге шарлар очачак.
Шәһәрдәшләрне һәм кунакларны Яз һәм Яшьлек бәйрәмендә катнашырга чакырабыз!

Читайте нас: