Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
28 апрель 2018, 17:14

Янгын сүндерүчеләр әзер, әмма сүндерергә язмасын!

Шәһәр хакимияте башлыгының 20 апрельдә кабул ителгән 1685нче карары нигезендә, Октябрьский шәһәр округы биләмәсе урманнарында чыккан янгыннарны сүндерүгә җәлеп ителүчеләр һәм чаралар исемлеге расланган.

Шәһәр хакимияте башлыгының 20 апрельдә кабул ителгән 1685нче карары нигезендә, Октябрьский шәһәр округы биләмәсе урманнарында чыккан янгыннарны сүндерүгә җәлеп ителүчеләр һәм чаралар исемлеге расланган.
Шул уңайдан Октябрьскийда ирекле янгын сүндерүчеләр дружиналары һәм янгын сүндерүдә кулланылучы техниканың, оешмаларның әзерлеге тикшерелде.
Хакимият башлыгының беренче урынбасары, шәһәр округында янгын хәвефсезлеген тәэмин итү һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия рәисе М. Черкашнев белән Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе начальнигы М. Хаҗипов язгы-җәйге чорда янгын чыккан очракта аны сүндерүгә җәлеп ителәчәк предприятие-оешмаларның әзерлеген карады.
35нче төбәкнең янгын сүндерү бүлеге янында махсус техника күргәзмәсе һәм оешмаларның ирекле янгын сүндерү дружиналары белән урманда янгын сүндерү кагыйдәләре буенча аңлату-методика күнекмәләре үткәрелде. Шәһәрнең транспорт предприятиеләре һәм тормыш-көнкүреш хезмәтләре махсус кием-салым, җиһазлар белән ничек тәэмин ителүен күрсәтте.
«Благоустройство» предприятиесенә шәһәр округы биләмәсендәге урман-агачлыкларны тикшерү маршрутын расларга кушылды, аларны ут-янгыннан саклау, янгын чыккан очракта вакытында сүндерүне тәэмин итү йөкләтелде.
Муниципаль контроль бүлегенә урман-агачлыкларны саклау-яклау буенча эшләрне күз уңында тоту бурычы куелды. Нинди милек төрендә булуга карамастан, барлык оешма-предприятиеләрнең җитәкчеләренә беркетелгән биләмәләрне чүп-чардан тазартырга, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәргә, хезмәткәрләре белән аңлату эшләре оештырырга кирәк булачак.
Моннан тыш бакча ширкәтләре һәм гараж кооперативлары рәисләренә янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәүне тәэмин итәргә кушылды. Хакимият башлыгы урынбасары М. Черкашнев билгеләвенчә, «Октябрьский урман-полосаларында нинди хәл торышы булачагы, беренчедән, һава торышы нинди булуга бәйле һәм, икенчедән, шулай ук шәһәр халкының янгын хәвефсезлеге таләпләрен үтәүдән. Әзер булырга кирәк, әмма янгын сүндерергә язмасын».

Ю. ДӘҮЛӘТБАЕВА, автор фотолары.

Читайте нас: